Мәсьәлә әйтәм, кем чишә?
Бүген мәктәпләрдә читтән торып укулар башланды. Беренче сынау һәм беренче нәтиҗәләр.
«Ике укучы һәм бер офис хезмәткәре бер компьютерны ничек бүләчәк?» Йә, кайсыгыз бу мәсьәләне чишә ала? Яки менә монысын: «Кәримнең онлайн дәресе кичке 4тә башлана, ә Ралинәгә бу вакытка кадәр технологиядән өй эшен эшләп бетерергә кирәк. Әниләренең шушы сәгатькә язма әзерләп тапшырырга тиешлеген исәпкә алып, бу гаилә өчен иң кулай расписание төзегез».
Мондый мәсьәләләрне тагын дәвам итәргә була әле. Бүген, мәктәпләрдә читтән торып укулар башлану белән, һәр гаиләнең үз башваткычы барлыкка килде. Бездә, ике укучы һәм бер журналист булган өйдә, мәсьәләнең беренчесе аеруча актуаль. Гадәти уку вакытында өчебезгә бер компьютер җитсә дә, хәзер хәл шактый үзгәрде. Компьютер барыбызга да кирәк! Иң кызыгы – бер үк вакытта! Кемнеңдер онлайн дәресе, икенче берәүгә уку буенча өстәмә мәгълүмат табарга кирәк, өченчебезнең эше бар. Беренче көн тәҗрибәсе шуны күрсәтә: компьютер янына график элеп куярга туры киләчәк. Аның каршында кем, кайчан, ничә минут утырачагын төгәл билгеләп!
Әлегә без сорауларны мөмкин кадәр телефон ярдәмендә хәл итәбез. Компьютерны балаларга онлайн дәрес һәм Учи.ру платформасындагы мәҗбүри өстәмә эшләр өчен генә бирәм. Сүз уңаеннан, читтән торып уку өчен безнең укытучылар Zoom сервисын сайлады. Узган атнада ук, сынау дәресләре үткәреп, әлеге платформаның бөтен мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Шуңа да бүген балалар бернинди кыенлыксыз укый алды.
Бераз ялганлыйм үзе. Кыенлык бар ул, ләкин мөгаллимнәр эшенә кагылышлы түгел. Интернет, онлайн дәресләр үткәрелә торган порталлар бу кадәр кулланучыга исәпләнмәгән, күрәсең. Балаларча әйтсәк, алар «аңгырая». Укытучыларыбыз безгә мондый очракларда борчылмаска кушты. Теманы дәреслекләр буенча үзләштерергә, нидер аңлашылмаган очракта, укытучыга шалтыратып сорарга яки язып җибәрергә була.
Өй эшләрен без махсус электрон почтага юллыйбыз. Анда һәр фән буенча аерым папка бар. Файлны баланың исеме белән тамгалап, тиешле папкага салырга кирәк. Өй эшләрен тапшыру вакыты буенча артык кырыс чикләүләр булмаса да, укытучыларыбыз аларны кичке 9га кадәр җибәреп бетерергә киңәш итте.
Бүген Кәримнең дә, Ралинәнең дә дүртәр дәрес иде. Улым өй эшләрен тапшырып бетерде инде. Хәтта берсен алдагы көнгә дә эшләп куйды. Ралинә үзе генә эшләргә кыенсына. Аның янында берәүнең: «Әйе, кызым, дөрес, шулай яз», ‒ дип торуы кирәк. Шуңа да аныкын кичкә кадәр калдырып тордык. Минем эш көне тәмамлангач, дәрес әзерләргә керешербез, дип планлаштырабыз.
Бүген без шуны аңладык: үз-үзеңне читләштерү вакытында үз-үзеңне оештыру бик мөһим икән. Иртәнге сәгать сигезгә мәктәпкә барып утырасы булмагач, озаграк йоклыйсы, дәресләр кыңгырау чыңы белән башланып, шулай ук тәмамланмагач, 15 минут саен чәй эчеп, нидер капкалап киләсе, янда укытучы басып тормагач, әнигә иркәләнәсе килгән вакытлар да булырга мөмкин. Артык иркенәеп китсә, баланы «тәртәгә кертү» шактый авыр. Шуңа да мин үземнекеләргә читтән торып укуның мәктәпкә барып белем алудан аерылмавын бер атна буе «тукыдым». Шөкер, «тукуымның» файдасын күрәм.
Үзем өчен ясаган икенче бер мөһим нәтиҗә: бүгенге эшне иртәгәгә калдырма! Бала белән бүген нәрсәнедер үзләштерергә өлгермисең икән, иртәгә аңа яңасы өстәләчәк. Шуңа да һәр эшне вакытында тапшырып баруың хәерле.
Таныш-белешләрем арасында: «Хай, ничекләр укырбыз, бала белән бик озак утырырга туры килә!» ‒ дип зарланучылар да бар. Балаларыбызны күрмәскә, белмәскә өйрәнеп, укытуны да, тәрбияне дә мәктәпкә тапшырып күнеккән идек шул. Мөгаллимнәрнең кадерен белергә яхшырак булыр! Аларның эшләре кимеде, дип уйлаучылар бик ялгыша. Укытучыларга икеләтә авыр хәзер. Аларга ихластан сабырлык телим!
Сүземнең ахырында тагын бер мәсьәлә язасым килә. Анысының чишелешен белмим. Җавабын әйтә алсагыз, зинһар, хәбәр салыгыз әле! Ә мәсьәлә мондый: «Бер әнинең башлангыч сыйныфларда укучы ике баласы бар. Үзе әлегә читтән торып, ягъни өйдә эшли. Әгәр бу әнигә эш бирүче офиска чыгып эшләргә кушса, ике бала өйдә нишләп бетәчәк? Аларның укуын кем контрольдә тотачак? Иминлекләре өчен кем җавап бирәчәк?»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев