Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

«Сабантуй»ны укыйм!» фотобәйгесе

2024 елда «Яшь ленинчы», хәзерге «Сабантуй» журналы 100 еллыгын бәйрәм итә! Бик күп буын әлеге газета-журналларны укып үсте. Синең әби-бабайларың, әти-әниләрең дә яхшы хәтерлидер. Ә бәлки әле элеккеге газета-журналлар сезнең дә өйдә сакланадыр? Юбилей уңаеннан, «Сабантуй»ны укыйм!» фотобәйгесен игълан итәбез!

Бәйге шартлары:

1. «Яшь ленинчы»,«Сабантуй» газеталары, яки «Сабантуй» журналлары белән фотога төш.

2. 2024 елның икенче яртыеллыгы өчен «Сабантуй» журналына языл.

3. Квитанция күчермәсе белән фотоңны 1 сентябрьгә кадәр «САБАНТУЙНЫ УКЫЙМ ФОТОБӘЙГЕ» тамгасы белән Sabantui@bk.ru адресына юлла.

Барлык катнашучыларның да фотолары безнең вконтакте төркемебездә урнаштырылачак. Иң кызыклы, иң креатив фотолар «Сабантуй» журналы битләрендә урын алачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев