Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Вакыйф Нуруллин

“Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары.

Узган гасырның 80 нче еллары башы. «Яшь ленинчы» газетасында эшләп йөрим. Мамадышка командировкага җибәрделәр. Барып кайттым. Мәктәпләрдә булдым. Укучылар  белән очраштым. Мәкаләләр язарга материал җыйдым.  Кайткач Мамадыш районындагы  бер кыздан хат килеп төште. Конвертына “Казан. “Яшь ленинчы” редакциясе. Корреспондент Вакыйф Нуруллинга” дип язган бит бичаракай. Моны бездә эшләүче Зөлфәт, Госман Садә, Нияз Акмал күреп алдылар бит инде. Моны редакциядән чыкмыйча ятучы Мөдәррис Әгъләм, 9 нчы каттагы (без 8 нче дә) “Чаян” журналыннан алар янына төшеп йөрүче Мәгъсүм Хуҗин, Фаил Шәфигуллин күрмәде дисезме. Барысының авызында бер сүз: “Ах, син анда Вакыйф Нуруллин булып йөргәнсең!” Көзнең әбиләр чуагы кайнаган көннәренең берсендә  озак еллар “Яшь ленинчы”да җаваплы сәркатип булып эшләгән Саимә Ибраһимованың Займищедагы бакчасында өй түбәсен ябып ятканда Вакыйф Нуруллин үзе килеп чыкты. Әдипне беренче күрүем. Зөлфәт абый: “Менә Мамадышта Вакыйф Нуруллин булып йөргән Вакыйф Нуриев бу!” – дип әйтеп тә салды. Мин фамилияләрне бер кызның бутаганын искәртеп өлгергәнче, адаш абый: “Мин исән вакытта йөреп кал, энем. Кем белә, бәлки әле,  киләчәктә миңа син булып йөрергә туры килер”, - дип куймасынмы.

Вакыйф абый белән аралашып яшәдек. Татарстан китап нәшриятында бергә эшләргә дә туры килде. Гомер буе аның иҗатына мөкиббән булдым. Беркөнне телевизорны кабызсам, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан бер вәкил сөйли: ”Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби конкурс үткәрәбез. Жюридә - күренекле кешеләр, мәсәлән, әдәбиятыбызның аксакалы, олпат язучыбыз Вакыйф Нуруллин”, - ди. Жюридә мин фәкыйрегез идем.

“Казан утлары” журналы редакциясе “Татмедиа” бинасының сигезенче катына күченеп, Татарстанның халык язучысы Камил Кәримов белән миңа 37 елдан соң “Яшь ленинчы” редакциясенең үзебез утырган бүлмәләренә әйләнеп кайтырга насыйп булды. Бу истәлекне дә күңелебезгә якын бүлмәбездә яздым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев