Абдулла Алишның «Ана әкиятләре»: татарча һәм русча

Абдулла Алишның «Ана әкиятләре» сериясе 1939 елда башлана. Моңа кадәр инде ул, шактый санда әкият һәм хикәяләр язып, балаларның яраткан язучысы булып таныла.

1934 елда «Пионер каләме» журналының 2 нче санында басылган «Капкорсак патша» исемле беренче әкиятеннән соң, Абдулла Алиш 25 ләп әкият яза һәм авторлаштырып тәрҗемә итә. Алар төрле газета-журналларда басылалар, «Неч-кәбил» (1937), «Әкиятләр» (1937, 1939), «Ана әкиятләре» (1940-1941) исемнәре белән аерым китаплар булып та чыгалар.
1939 елның 1 февралендә «Яшь ленинчы» газетасында басылган «Каз белән Аккош» һәм «Куян кызы» - «Ана әкиятләре»нең беренчеләре. Нәниләргә атап язган кереш сүзендә автор болай ди: «Рөстәм әле бик кечкенә, аңа бары биш кенә. Шулай булса да, ул үзе песи баласы кебек бик шаян: җитмәгән җире, сөйләмәгән сүзе, эшләмәгән эше юк. Әнисе Рөстәмне бик ярата. Береннән-бере кызыклы әкиятләр сөйли, матур-матур көйләр көйли. Рөстәм бу әкиятләрне бик яратып тыңлый, кайберләрен отып та ала, бакчага баргач, иптәшләренә дә сөйли. Ул әкиятләрне минем дә тыңлаганым бар. Миңа да ошыйлар. Сезгә ошармы икән соң алар, кадерле балалар?»
Болардан соң Абдулла Алиш, «Ана әкиятләре» бәйләменнән» дип, кече яшьтәге балалар өчен тагын берничә әкият язып бастыра. «Чукмар белән Тукмар», «Бик яхшы сабак алды Ябалак», «Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык», «Песиләр һәм күселәр», «Тырышлык - зурлык, ялкаулык - хурлык» - шундыйлардан.

Бу әкиятләр балаларга аңлаешлы йөгерек телдә язылуы белән дә, тәрбияви әһәмияте белән дә шул вакытларда ук игътибарны җәлеп иткәннәр һәм яратып укылганнар. Тиздән аларны аерым китап итеп чыгару һәм рус теленә тәрҗемә итү мәсьәләсе күтәрелгән. Бу хакта шул елларда Татарстан китап нәшриятында яшьләр-балалар редакциясе мөдире булып эшләгән, соңыннан тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме булып танылган Хәсән Хәйри үзенең истәлекләрендә болай язды: «...Ниһаять, әкиятләр җыентыгын чыгару кирәклеге туды. Бу тәкъдимне без хуплап каршы алдык. «Ана әкиятләре»нең татарча китап булып чыгуын көтеп тормыйча, бер үк вакытта русчага тәрҗемә итәргә бирдек. Рус теленә тәрҗемәне, чын күңелдән бирелеп, Александр Бендецкий эшләде. Шулай итеп, Алишның иң атаклы, хәзер инде күп тапкырлар басылган, укучылар арасында киң танылган «Ана әкиятләре» китабы ике телдә бер үк вакытта (1940-1941 елларда) дөньяга чыкты. Русчасы хәтта алдарак та басылган иде...»
Шунысын да әйтергә кирәк: бу китапта 1938 елда язылган «Сертотмас Үрдәк» әкияте дә бирелгән һәм «Ана әкиятләре» циклына кереп киткән (русчасы - Александр Бендецкий тәрҗемәсендә).
Баласын һәрьяктан тәрбияле итеп күрергә теләгән ана исеменнән сөйләтелгән бу әкиятләр әниләр өчен дә, нәниләр өчен дә кыйммәтле бүләк булды. Әкиятләре аша автор балаларны табигать һәм тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар формалаштыру бурычын куеп, аларны төрле матур гадәтләргә, хезмәткә өйрәтү, ата-аналарны һәм олыларны хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык, тыйнаклык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбияли.
Күренекле язучы һәм тәнкыйтьче Гази ага Кашшаф, Алиш әкиятләренең һәрберсен «энҗе бөртекләре»нә тиңләп, 50 нче елларда ук аларга югары бәя биреп язган иде: «...Абдулла Алиш та түземлелек белән баласына тәрбия бирүче ана кебек, баланың рухын сафландыра, күңелен нурландыра торган фикерләрне әкият теленә салып бирә. Аның «Ана әкиятләре» сериясенә кергән әсәрләре шундый изге максат белән язылганнар.
«Ана әкиятләре» гаҗәп киң программаны эченә алырга тиеш иде. Язучы әле шул юлда илһамланып эшли иде...» (А.Алиш. «Сайланма әсәрләр» китабына язылган кереш мәкаләдән. 1957.)
Әмма дәһшәтле сугыш Абдулла Алишның иҗат планнарын өзә. 1941 елның июлендә ул Бөек Ватан сугышына китә. Шул ук елның октябрь аеннан башлап, аннан хатлар туктала, Алиш хәбәрсез югала. Берничә еллар буе аның язмышы билгесез кала. Сугыш бетеп, «дөнья тынып калгач» кына, аның язмышы ачыклана. Газаплы әсирлек шартларында да ул дошман алдында тез чүкмәгән, көрәшчеләр сафында булган, тирән лирик кичерешләр белән сугарылган шигырьләр иҗат итәргә дә үзендә рухи көч тапкан. Соңгы сулышына кадәр газиз халкына һәм Ватанына тугрылык саклап, көрәштәш иптәшләре белән бергә, илебез азатлыгы өчен гомерен биргән...

Сугышка кадәр балаларга атап язган әсәрләре һәм тоткынлыкта иҗат иткән ялкынлы шигырьләре белән Абдулла Алиш бүген дә халык күңелендә яши. Әсәрләре кат-кат басыла, яратып укыла. Алар арасында тәрбияви әһәмияте ягыннан «Ана әкиятләре» аерым урын тота.
Әйтеп үтелгәнчә, бу әкиятләр, китап булып тупланып, 1940-1941 елларда рус һәм татар телләрендә басылганнар. 1956 елда китапның рус телендә икенче басмасы дөнья күрә. Шуннан бирле алар язучының «Сайланма әсәрләр»ендә һәм төрле җыентыкларда басыла киләләр, кайберләре үзләре генә аерым бер китап булып та чыктылар: «Песиләр һәм күселәр», «Бал корты һәм Шөпшә», «Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык» һ.б.
«Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» әкияте «Лошади» дигән исемдә Г.Кәримова тәрҗемәсендә бирелде. «Куян кызы», «Мактанчык Чыпчык һәм Тыйнак Сыерчык» кебек әкиятләрне дә камилрәк тәрҗемә итүчеләр табылса, тагын да яхшы булыр иде...
«Ана әкиятләре»нең А.Алиш үзе төзегән беренче басмасыннан соң 60 елдан артык вакыт үткәч чыгарылган бу китап татарча икенче басма буларак кабул ителер. Традиция буенча, бу әкиятләр бүген дә ике телдә һәм беренче басмада урнаштырылган тәртиптә биреләләр.
Илсөяр Сөнкишева (интернеттан алынды)



«Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар»


Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәшеп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош-кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар.
Менә шундый матур болында ат көтүе йөргән. Дугадай муенлы, стакан тояклы аргамаклар болын үләнен ашаганнар. Туйганчы салкын чишмә суын эчкәннәр.
Бу атларның көтүчеләре булмаган. Бары тик үз араларыннан иң сылу, иң йөгерек, иң җитез Җирән Кашка гына көтүче хезмәтен үти икән. Ул, муенындагы кыңгыравын шалтыратып, башкаларны үз артыннан ияртә, барысын бергә туплап йөртә икән.
Җирән Кашка беркөнне бик арган, кичен йокысы калган булган. Ул, ятып, бераз хәл җыйнарга, йоклап алырга уйлаган. Иптәшләренең барысын бергә җыйган да әйткән:
— Аерылсагыз, айга җитмәссез, бүленсәгез, бүген бетәрсез, бергә йөрсәгез, рәхәт көн итәрсез, — дигән.
Атлар башта гел бергә йөргәннәр. Рәхәт көн күргәннәр. Кичкә таба берничәсе бик начар иткән: көтүдән аерылып киткән. Алар Җирән Кашканың сүзен онытканнар, аның файдалы киңәшен тотмаганнар.
Аерылып киткәннәр килбәтсез бер аюга очраганнар, куркуларыннан һушсыз була язганнар, тиз генә кайту юлына борылганнар. Ләкин аю алар артыннан калмаган. Әй куган, әй куган, хәер, тота алмаган. Әй йөгергәннәр, әй йөгергәннәр атлар. Юлларында тау очраган — йөгереп менгәннәр, урман очраган — аркылып чыкканнар, чокырдан сикерергә уйлаганнар — булдыра алмаганнар. Тирән чокыр эченә егылганнар. Аякларын сындырганнар.
Тагын өчесе көтүдән бүленеп киткән булган. Күп үтмәгән, алар да Җирән Кашканың туры сүзләрен исләренә төшергәннәр, үзләренең бүленеп китүләренә үкенгәннәр, ләкин инде соң булган. Каршыларына, тешләрен шыкырдатып, күзләрен акайтып, бер соры бүре килеп чыккан. Алар, бу явыз дошманны күргәч, каушап калганнар, үзләрен-үзләре белештерми ярсып, кайсы кая таралганнар. Бүре шунда ук бер атның бугазына ябышкан, буып алган, егып та салган, авызын ялый-ялый ашый калган. Башкалары әй йөгергәннәр, әй йөгергәннәр. Йөгерә-йөгерә, көтүне узып киткән булганнар. Җирән Кашка муенындагы кыңгырауның матур шалтыравын ишеткәннәр һәм туп-туры шунда карап киткәннәр.
Барысы да Җирән Кашкага үз башларыннан үткән хәлләрне сөйләп биргәннәр, аның туры сүзен тотмауларына бик үкенгәннәр. Ә Җирән Кашка башын чайкаган, кыңгыравын көчле итеп бер шалтыраткан — көтү бергә җыелган, тагын бер шалтыраткан да сөйләргә тотынган:
— Күрдегезме сүземнең дөреслеген: аерылганнар аюдан өркеп һәлак булдылар, бүленгәннәр бүрегә очрадылар, — дигән дә кыңгыравын өченче мәртәбә шалтыраткан һәм барлык аргамакларны болынга тараткан.
1940

«Лошади»


На широком лугу пасся табун лошадей.
Привольно было лошадям на этом лугу, досыта наедались они сочной травы, вдоволь пили чистой родниковой воды.
Лошади были красивы и резвы: шеи у них выгнуты дугой, ноги стройные, сильные.
Пастуха при табуне не было. Самая умная и быстроногая лошадь с белой звездочкой на лбу — Рыжая - была у них за вожака. Зазвенит колокольчик на шее Рыжей - и спешат лошади к ней.
Как-то раз устала Рыжая, захотелось ей отдохнуть. Собрала она всех лошадей и сказала:
— Если не будете вместе пастись, разбредетесь кто куда - пропадете. Держитесь дружно, и все будет хорошо.
Весь день ходили лошади табуном. Да вот к вечеру три лошади позабыли советы вожака. Отстали от табуна.
Только подались в сторону, бредет навстречу медведь - огромный, страшный. Так испугались лошади, что поскакали, не разбирая дороги. Долго гнался за ними медведь. Доскакали они до глубокого оврага. Хотели перепрыгнуть — не хватило сил. Попадали они в овраг и переломали себе ноги.
А к утру отстали от табуна еще три лошади. И им тоже пришлось вспомнить слова вожака. Скачут лошади, вдруг - серый волк. Не помня себя, разбежались они в разные стороны. Набросился волк на одну лошадь, схватил ее зубами за горло, повалил и загрыз. Остальные лошади побежали к табуну. Рассказали они все Рыжей и покаялись.
Тряхнула Рыжая головой, зазвонил колокольчик, и весь табун собрался вокруг нее. И сказала Рыжая:
— Теперь сами видите: правду я вам говорила.
Снова тряхнула Рыжая головой - зазвонил колокольчик, и повела лошадей пастись на луг.


«Сертотмас Үрдәк»


Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер Үрдәк булган. Ул үзе сайрый белмәсә дә, күргән-белгән кошына, хай-ванына-ерткычына, озак-озак итеп, яңа хәбәрләр сөйләргә бик ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр йә бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим», — дип башлап китә торган булган ул сүзен.
Бердәнбер көнне Йорт хуҗасы үзенең этен иярткән, корыч балтасын биленә кыстырган да урманга киткән. «Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз!» — дигән.
«Нигә белдермәскә кушты икән?» — дип, Үрдәк йөдәп чыккан, ләкин ни өчен икәнен һич төшенә алмаган.
Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. «Икенче көнне дә кайтмас бу», — дип, алар Хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар. «Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!» — дигәннәр алар Үрдәккә. «Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!» — дигәннәр. Үрдәк күнгән: «Ярар, сезнең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде», — дигән.
Иртә торгач та, Үрдәк уйлап-нитеп тормаган, тамагын туйдырган да юлга чыккан. Башта ул канатларын кагып очкан, оча-оча, бер елгага барып төшкән. Ишкәкләре-тәпиләре үзендә булганга аптырамаган, йөзеп тә киткән. Елга буйлап озак йөзгәч, корыга чыгып, тәпи-тәпи дә йөгергән...
Бара-бара куе бер урманга барып җиткән. Төрле тәмле җиләкләр, симез бөҗәкләр ашый-ашый, урманга кереп тә киткән.
Үрдәк күбәләк куып йөргәндә, аның каршысына бер Керпе килеп чыккан һәм аңа сүз дә кушкан:
— Кая барасың болай? — дигән.
Үрдәккә инде шул гына кирәк тә икән. Юл буе берәү дә очрамаганга, берәү белән дә җәелеп сөйләшергә туры килмәгәнгә, аның бик эче пошкан булган, иптәшләренең әйткәннәрен дә оныткан, сүз артыннан сүзне тезәргә тотынган:
— Урманда утын кисүче Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр, — дигән.
—  Синең өең еракмы соң? — дигән Керпе. — Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы? — дип сораган. Аның үз хәле хәл, бик нык ашыйсы килә икән.
—  Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара! — дигән Үрдәк. Өйләрендә еланнарның бөтенләй юклыгын, тычканнарга көн бирмәүче мәченең шуклыгын да сөйләп биргән.
—  Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр, — дигән Керпенең бу акыллы киңәшенә Үрдәк һич колак салмаган, ашыга-ашыга, урман эченәрәк атлаган.
Бара-бара үрдәккә озын колаклы бер Куян очраган һәм ул да аңардан сораган:
— Әй, бүрекле Үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең?
—  Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды, — дигән Үрдәк, Керпегә сөйләгәнне моңа да сөйләп биргән.
Куян, эченнән генә: «Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән», — дигән. Үрдәктән өйләренең кайдалыгын сорашкан, теге юләр моңа да серен ачкан.
—  Хуҗаңны күргәнем юк, — дигән дә Куян куаклык эченә кереп югалган.
Үрдәк тагын алга киткән. Бара-бара бер аланлыкка барып җиткән. Анда бер зур соры Аю мышный-мышный йоклап ята икән. Үрдәк аны да уяткан. Керпе белән Куянга сөйләгән сүзләрне аңа да сөйләп биргән. Сүз ахырында Аюдан сораган:
—  Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме? Аю:
—  Күрмәдем, — дип җавап биргән. Үрдәкнең кайгысын уртаклашкандай булып кыланган: — Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез, табарсың, — дип, юл өйрәтеп җибәргән. Ә үзе эченнән генә: «Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән», — дип, ашыга-ашыга китеп тә барган.
Үрдәк һаман Хуҗаны эзләвен дәвам иттергән. Аның саен урманның эченәрәк керә барган. Бара торгач, аның каршына Бүре килеп чыккан һәм аңа сүз кушкан:
—  Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча, батырланып, ничек йөрисең? — дигән.
Теге дә үзенең ник йөрүен сөйләп биргән. Хуҗаның өйдә юклыгын, этнең дә аның белән бергә ияреп китүен Бүрегә дә әйткән. Усал Бүре тешләрен шыкырдаткан, үз-үзенә: «Бо-ларның сарыкларын ашап кайтырга бик җайлы чак икән», — дигән, ә Үрдәккә: «Андый кешене күргәнем юк», — дигән дә куаклар арасына кереп югалган.
Үрдәк һаман туктамаган. Хуҗасын эзләүне һаман дәвам иткән. Күргән бер коштан, төрле ерткычтан, хәтта нәни бөҗәкләрдән дә бу турыда сорашып бара икән.
Бара-бара аның каршысына көлтәдәй койрыклы бер Төлке килеп чыккан. Теге дә, ахмак бит, моңа да сүз кушкан:
—  Багалмакай, матур апакай, минем Хуҗамны күрмәдеңме? — дигән. — Янында эте, кулында балтасы бар иде, — дип өстәгән. Хуҗасыз һәм этсез өйдәге хайваннарның тынычсызлануларын, алардан башка куркуларын да сөйләп биргән.
—  Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! — дигән Төлке. — Янында кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар иде, — дип өстәгән. Үрдәкне үзе белән ияртеп киткән. Алар бик озак барганнар һәм куак белән капланган елга буена килеп туктаганнар. Шунда Төлкенең оясы янында балалары уйнап йөриләр икән.
Алар:
—  Әни, безгә азык алып кайттыңмы? — дип, аның тирә-юнен сырып алганнар, ә ул, авызын ерган килеш, Үрдәккә күрсәткән...
—  Менә, бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк ите, — дигән һәм шул минут Үрдәкне буып, балаларына бүлеп тә биргән. «Үрдәк ите бигрәк тәмле була икән!» — дип, алар, авызларын ялый-ялый, аны ашап та ташлаганнар, ләкин туймаганнар, аналарыннан тагын да сораганнар.
— Хәзер, бәбкәләрем, авылга барам, берьюлы берничә үрдәк алып кайтам, — дигән Төлке. Балаларын калдырып, авылга киткән.
Бер Сертотмас Үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә Хуҗа кайткач инде аның кирәген биргән... «Тагын берничәне тоткач, толып тектерермен», — дигән. Һәм тиресен амбарга киптерергә элгән.
Хайваннар эшнең нидәлеген Хуҗага сөйләп биргәннәр. Сер-тотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.
1938

«Болтливая Утка»


Близко ли, далеко ли жил-был Охотник. Была у него собака Белый Коготь, меткое ружье и много домашних зверей и птиц. Среди них заметно выделялась утка с хохолком на голове, по прозвищу Болтливая Утка.
Встретит Утка Горластого Петуха, или Бородатого Козла, или Курицу Куда-Куда, или Кота Цап-Царап и ну болтать! Те, бывало, слушают, слушают, да так и уйдут, не дослушав до конца.
— Знаешь новость? Тебе одному скажу по секрету... — так всегда начинала свой рассказ Болтливая Утка.
Однажды Охотник перекинул через плечо ружье, через другое — охотничью сумку. Потом созвал всех зверей и птиц и сказал:
—  Я ухожу на охоту. Белый Коготь со мной пойдет. Смотрите никому не говорите, что меня с Белым Когтем дома нет.
Звери и птицы остались одни. Ну и страшно же им было ночью! Все казалось, что кто-то крадется к ним во двор. Однако ночь прошла — ничего не случилось.
И день прошел. Не возвратился Охотник. На закате солнца звери и птицы собрались на совет. Что делать, если Охотник и вторую и третью ночь не будет ночевать дома?
—  Надо идти за Охотником, — сказал Горластый Петух.
—  Да, надо идти за Охотником, — согласились все.
Но кто пойдет? Подумали, подумали, решили послать Болтливую Утку: она и по земле ходит, и по воздуху летает, и по воде плавает — лапки у нее как вёсла.
—  Ты ступай за Охотником, — сказали Болтливой Утке товарищи. — Только по дороге никому ничего не рассказывай.
— Так уж и быть. Завтра пойду, — прокрякала Болтливая Утка, зевнула и спать легла.
Ранним утром Утка встала, позавтракала и отправилась в путь. Сначала она долго летела, широко размахивая крыльями. Летела, летела, прилетела к реке. Села на воду и поплыла. Плыла, плыла, приплыла к берегу. Вышла на берег, отряхнулась, пошла пешком. Шла, шла, пришла к лесной опушке. А у опушки ягоды спелой — видимо-невидимо. В траве букашки разные. Наелась Болтливая Утка спелых ягод да жирных букашек, отдохнула и пошла в лес.
Лес густой, темный. Идет Болтливая Утка, покрякивает. Навстречу — Колючий Еж.
—  Куда путь держишь? — спросил Еж.
А Болтливой Утке так захотелось поговорить! Совсем забыла она, что наказывали товарищи.
—  Тебе одному скажу по секрету, — ответила Болтливая Утка. — Я ищу своего хозяина — Охотника. Он ушел на охоту и не возвращается. Собака наша, Белый Коготь, тоже с ним. Некому теперь сторожить наш дом. Вот мои товарищи и послали меня разыскать Охотника.
—  А далеко отсюда ваш дом? — спросил Колючий Еж. — Водятся ли у вас жирные мыши?
—  Да вот эта тропинка ведет прямехонько к нашему дому, — ответила Болтливая Утка. — Только смотри никому не говори.
Потом Болтливая Утка сказала Колючему Ежу, что мыши у них жирные и охотится за ними Кот Цап-Царап.
Когда Болтливая Утка собралась уходить, Колючий Еж дал ей совет: он был добрый, хотя и колючий.
—  Я не разбойник. Зла тебе не причиню. Но скажу: будь осторожна, каждому встречному своей тайны не выдавай. Тогда в вашем доме будет спокойно.
Но Болтливая Утка не послушалась умного совета. Пошла она дальше. Шла, шла, навстречу — Заяц Длинные Уши. Заяц спросил:
—  Эй, ты, Хохлатка. Ты, наверное, живешь на глубоком тихом озере? Зачем же ты пришла в этот темный лес?
—  Тебе одному скажу по секрету, — отвечала Болтливая Утка. — И хозяин Охотник, и собака Белый Коготь ушли на охоту. Дом наш остался без присмотра.
И Утка пересказала Зайцу все, что говорила Колючему Ежу.
«Ага, — подумал Заяц Длинные Уши, — раз хозяина нет, самое удобное время огрызть кору у молодых яблонь». Он спросил у Болтливой Утки, где дом Охотника. Когда та, глупая, все разболтала, Заяц сказал:
—  Не встречал я твоего хозяина. И шмыгнул в кусты.
А Болтливая Утка пошла дальше. Шла, шла, вышла на лужайку. Смотрит: посреди лужайки спит, развалившись и громко храпя, большой Косолапый Медведь.
Болтливая Утка разбудила Медведя и тут же все ему рассказала. Потом спросила:
—  Не встречал ли здесь человека с ружьем и собакой?
—  Не встречал. Наверное, он там, в чаще, — прорычал Медведь таким голосом, словно ему жалко было Болтливую Утку, а сам подумал: «Хозяина нет, самое удобное время полакомиться медом у него на пчельнике». И торопливо заковылял прочь.
Болтливая Утка все искала охотника, все глубже уходила в лес. Наконец, зашла в самую чащу. И вдруг перед ней — Серый Волк.
—  Эй, Хохлатка, — крикнул он. — Как это ты ходишь в таком дремучем лесу одна?
Не испугалась Утка Серого Волка и все ему разболтала. Злой Серый Волк щелкнул зубами и подумал: «Самое удобное время унести у Охотника овцу». А Утке сказал:
—  Не встречал я твоего хозяина. И скрылся между деревьями.
Пошла Болтливая Утка дальше. Дорогой ей попадались дикие звери, быстрые птицы, маленькие букашки. Всем рассказывала Болтливая Утка свою тайну. Шла, шла — навстречу Хитрая Лиса с пушистым хвостом. Утка и с Лисой заговорила:
—  Нарядная тетушка, не встречала ли ты моего хозяина? При нем собака Белый Коготь и ружье. Без хозяина и собаки у нас дома неспокойно.
—  Как же, видела, — тонким голоском ответила Хитрая Лиса и повела за собой Болтливую Утку. Долго пробирались они по темному лесу, наконец пришли к глубокому оврагу, густо заросшему кустарником. Там была лисья нора. Возле норы играли маленькие лисята. Они мигом окружили мать.
—  Мама, мама, что ты принесла нам поесть? А Хитрая Лиса говорит:
—  Вот вам, детки, утятинка.
Лисята набросились на Болтливую Утку и съели ее. Съели — не наелись. Еще просят.
Хитрая Лиса подумала: «Охотника дома нет. Пойду всех его кур переловлю». И говорит лисятам:
—  Сейчас, детки, схожу, еще принесу. А лисята пищат:
—  Неси побольше!
И опять стали гоняться друг за другом и кувыркаться.
Вот так из-за одной Болтливой Утки чуть не пропал весь дом Охотника. Но Охотник был умный. Он хорошо устроил свое хозяйство. Заяц Длинные Уши не смог погрызть яблонь - сад Охотник обнес высоким забором. Косолапый Медведь не полакомился медом, потому что Охотник выкопал вокруг пчельника глубокую канаву. Медведь даже чуть не свалился в нее. И Серый Волк не пролез в овчарню — овец защитила крепкая дверь. А Лиса хоть и была хитрой, но попалась в капкан.
Скоро вернулись Охотник и Белый Коготь. Охотник увидел Лису в капкане и сказал:
— Еще несколько таких поймаю — сошью себе к зиме лисью шубу.
Бородатый Козел, Кот Цап-Царап, Курица Куда-Куда, Горластый Петух рассказали Охотнику обо всем и очень жалели, что послали за ним Болтливую Утку.


«Тырышлык - зурлык, ялкаулык - хурлык»


Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда төрле якка хәбәр дә салган:
—  Кем дә кем бал салырга яхшы савыт хәзерләсә, ул савытта бал бер дә бозылмаса, әчемәсә, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәчәкмен, — дигән.
Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр, бар да тырышып савыт эшләгәннәр.
Күп тә үтмәгән, бөҗәкләр төрле яктан очып килгәннәр. Бар да үзләре эшләгән савытларны Чәчәк башлыгына китергәннәр.
—  Менә дигән савыт, балны кара салып, — дигәннәр. Чәчәкләр башлыгы барысын да борып җибәргән:
— Ашыккансыз, ашыккансыз, бик начар ясагансыз. Мондый савытлар миңа кирәкми. Шуңа күрә бал да сезгә эләкми, — дигән.
Шөпшә белән Бал корты иң соңгылар булып эшкә керешкәннәр, беренчелекне алырга өмет иткәннәр.
Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән: ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала, аны алып кайтып, үзе хәзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән.
Шөпшә дә чәчәкләрдән бал җыйган. Ләкин ул бик-бик ялкау булган. Иртән әзрәк кенә эшли икән дә, кояш кыздыра башлагач, оясына кереп йоклый икән.
Көннәрнең берендә Шөпшә Бал кортына очраган һәм аны, өзелеп-өзелеп, кунакка чакырган:
—  Кил әле, кил, мин әзерләгән бал савытын да күреп китәрсең, кайбер җирләрен төзәткәлисе бардыр, бераз ярдәм дә итәрсең, — дигән.
—  Ярый, — дигән Бал корты, — барсам барырмын, ләкин бүген миңа кереп чыгыйк, бераз күңел ачып утырыйк, — дип, Шөпшәне үз өенә алып киткән һәм бик шәпләп кунак иткән.
Шөпшә Бал корты эшләгән савытны кат-кат караган һәм аны бик-бик мактаган:
—  Осталарның да остасы -икәнсең, мондый шәп савытны ничек ясый алдың? — дигән.
—  Серемне әйтсәм әйтим, дус кеше бит, сиңа белгертим инде, — дигән Бал корты. — Көне-төне тырышып эшләгәч, бүгенгә эш торып торсын, ял итим әле димәгәч, бар авырлыкларны да җиңеп була икән, — дигән.
Көннәр үткән дә үткән. Бал кортының Шөпшәгә кунакка барыр вакыты да килеп җиткән.
Эштән кайтышлый, Бал корты Шөпшәнең өенә кергән, дустының хәлен белгән:
— Исәнме, Шөпшә дус, эштән соң ятып, бераз ял итәсеңме? Әллә юкса авырып торасыңмы? Бал савытларын илтер көн дә җитә бит, бик тырышып әзерләник, — дигән.
Шөпшә чалкан яткан, күзләрен акайткан. Аякларын югары сузган, мыекларын түбән салындырган. Ул:
—  Сәламеңне дә алыр хәлем юк, дустым, — ди икән.
Кунакны сыйларлык түгел, туйганчы үзе ашарлык та балы юк икән. Ярты көн бал җыйса, шунда ук аны ашап бетерә дә барган. Башын шундый ялкаулыкка салган. Шуңа күрә бал савытын да эшли алмаган.
Ярыш көне килеп җиткән.
Бал корты балавыздан эшләнгән матур күзәнәкле бал савытын күтәреп очып киткән. Шөпшә дә үзенең аннан-моннан эшләнгән кәрәзен алып килгән.
Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып караган. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган, ә Бал кортының кәрәзеннән акмаган.
—  Тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә теләсә нинди чәчәктән теләсә никадәр бал җыярга бал кортларына рөхсәт бирәм, — дигән Чәчәкләр башлыгы.
Шул көннән башлап, бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар, ә шөпшәләр ялкаулыклары аркасында хурлыкка калганнар.
1939

«Пчела и Оса»


Когда-то Повелитель Цветов бросил во все страны клич:
—  Кто изготовит лучший сосуд для хранения меда, тому в награду позволю собирать мед со всех моих цветов.
Все насекомые взялись за работу. Каждому хотелось получить обещанную награду.
Скоро насекомые явились к Повелителю Цветов с готовыми сосудами. Каждый говорил:
—  Повелитель! Вот хороший сосуд. Попробуй положи в него мед.
Повелитель Цветов испробовал все сосуды и сказал:
—  Я вижу, вы поторопились, идите обратно. Ваши сосуды не годятся. Назначаю вам новый срок.
Пчела и Оса тоже хотели получить награду. Трудолюбивая Пчела работала и днем и ночью. А ленивая Оса утром немного повозится, а чуть солнышко пригреет — и на отдых, ее уже ко сну клонит.
Повстречались как-то Оса с Пчелой.
—  Приходи ко мне в гости, сестрица Пчела, — сказала Оса. — Посмотри мою работу. Наверное, кое-что нужно исправить — ты поможешь мне.
—  Так и быть, — говорит Пчела, — приду. А сегодня ты приходи ко мне в гости, буду ждать тебя.
Пчела угостила Осу на славу. Оса все смотрела на сосуд Пчелы и похваливала:
— Ты лучшая из мастериц! Как это ты сделала такой прекрасный сосуд?
—  Мы с тобой подруги, — сказала Пчела, — и я открою тебе тайну. Чтобы сделать то, что задумала, надо трудиться не жалея сил, не откладывать дело на завтра. Я работала так, вот у меня и вышел хороший сосуд.
Шли дни за днями. Настало время Пчеле пойти в гости к Осе.
Сделала Пчела все, что надо, по хозяйству, нарядилась получше и полетела проведать Осу.
Прилетела, а Оса лежит — ноги кверху, глаза закрыты, усики повисли.
— Здравствуй, сестрица Оса, — сказала Пчела. — Отдыхаешь после работы или, может быть, захворала?
— Ох, сестрица Пчела, чуть дышу, — пролепетала Оса слабым голосом.
Ленивая Оса нарочно больной притворилась — нечем ей было угощать Пчелу. Сколько собрала утром меду, все съела. К вечеру самой есть нечего, не до гостей. Совсем разленилась Оса, и сосуд ее стоит недоделанный.
Настал наконец срок, назначенный Повелителем Цветов. Прилетели к нему насекомые со своими сосудами. Прилетели и Пчела с Осой.
Повелитель Цветов положил мед во все сосуды. Сосуд Осы не удержал меда, расклеился. А сосуд Пчелы очень понравился Повелителю Цветов. Он осмотрел его внимательно и сказал:
—  Видно, что ты много потрудилась. Такой сосуд — самый лучший. Разрешаю пчелам со всех моих цветов собирать мед.
С тех пор трудолюбивые пчелы со всех цветов собирают мед, живут хорошо, и все их уважают, а ленивые осы и теперь кое-как перебиваются.


Дәвамы...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: