Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Аучы белән сандугач

Лезгин халык әкияте

Лезгин халык әкияте

 

Яшәгән, ди, бер аучы. Бик төз мәргән булган ул, аудан бер генә тапкыр да табышсыз кайтмаган. Моның өчен аны бик хөрмәт иткәннәр.

Беркөнне аның авы уңышсыз булган. “Болай кайту оят, туктале, тагын бераз йөреп карыйм, - дип уйлаган ул. – Бәлки, берәр нәрсә эләгер”.

Бара икән, күрә бу: бодай башагында сандугач утырган да өзелеп-өзелеп сайрый, ди. Аучы мылтыгын күтәреп сандугачка төзи. Сандугач аучыны күреп ала һәм калтыранган тавыш белән:

‒ Бетүем шушы икән. Аучы, нишләтмәкче буласың син мине? – ди.

‒ Атарга җыенам, - ди аучы.

‒ Синең яхшы мәргән икәнеңне беләм, шуңа син йөргән урманнан качтым, - ди сандугач. – Минем гәүдәм бәләкәй. Итем дә тешеңнән үтмәс, кече телеңә җитмәс, үтермә мине! Чәчәктән чәчәккә куныйм, җырларым белән кешеләрне сөендерим.

‒ Әй, сандугач! Мин сине ашар өчен атмыйм. Табышсыз кайтканым юк, буш кул белән кайту миңа хурлык.

‒ Атсаң атарсың инде, аңа кадәр мин сиңа өч нәсыйхәт әйтим.

‒ Ярар, сандугач, әйт әйдә.

Сандугач әйткән:

‒ Кеше ышанмастай сүзгә ышанма. Эшләгән эшеңә үкенмә. Кулың җитмәгән җиргә үрелмә.

Бу сүзләрне ишеткән аучы коралын куйган.

‒ Киңәшләрең бик әйбәт икән, сандугач, гомереңне өзмим, яшә!

Сандугач иң өстәге ботакка очып кунган да сайрап җибәргән:

‒ Әй аучы! Мин үлемнән курыкмыйм, мин сине алдадым. Минем эчемдә каз йомыркасы кадәр асылташ бар. Аны җиде патшалык байлыгына да сатып алып булмый. Мин бу таш синең кебек каты күңелле кеше кулына эләкмәсен дип курыктым.

Аучы, мылтыгын чыгарып төзәсә дә, сандугачка тидерә алмаган, аңа яфраклар комачаулаган. Аннары ул агачка үрмәли башлаган. Агач ботагы сынып егылып төшкән дә, ыңгыраша-ыңгыраша, сандугачны чакыра икән:

‒ Сандугач, зинһар, ярдәм ит!

Сандугач очып төшкән, аучы янына кунган да болай дигән:

‒ Әй аучы! Һәр авыруга дәва бар, ә сиңа юк икән.

‒ Нишләп? – дип сораган аучы, аптырап.

‒ Мин сиңа өч нәсыйхәт бирдем, берсе дә барып җитә алмады. Мин бодай бөртеген дә көчкә йотам, ә син бүтәкәмә каз йомыркасы кадәр асылташ сыйганына ышандың. Мин үзем дә аннан кечерәк бит. Мин сиңа эшләгән эшеңә үкенмә дидем. Син мине исән калдырдың, ә мин асылташ турында әйткәч, шуңа үкендең. Буең җитмәгән җиргә үрелмә дидем – сандугач утырган нечкә ботакка төбәп менеп киттең. Юк, мин сиңа ярдәм итә алмыйм, ахмак аучы. Бөтен авырудан дәва бар, ә сиңа – юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев