Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Авыл кызы Айсылу /хикәя/

/Хикәянең башын "Сабантуй" журналының июль (№7/2018) саныннан укый аласыз/***Уйлары белән авылдагы сыйныфташлары янында йөргән Айсылу линейканың беткәнен сизми дә калды. Менә алар сыйныф җитәкчесе арт...

/Хикәянең башын "Сабантуй" журналының июль (№7/2018) саныннан укый аласыз/


***

Уйлары белән авылдагы сыйныфташлары янында йөргән Айсылу линейканың беткәнен сизми дә калды. Менә алар сыйныф җитәкчесе артыннан кабинетка юл тоттылар. Укытучы аларны тагын бер кат барлап чыкты, бер-берсе белән таныштырды. Айсылу үзенең фамилиясен ишетүгә торып басты. Сыйныфта яңа укучы булгангамы, Айсылуның фамилиясен укытучы беренче атады. Шулчак 28 укучы берьюлы Айсылуга төбәлде. Аны яңа гына күргән кебек бик игътибар белән күзәтә иде алар. Айсылу ничектер югалып калды. Аның бу кадәр карашны беренче күрүе иде. Ул әкрен генә урынына утырды. «Башкалар ничегрәк таныша икән?» – дип, игътибар белән күзәтә башлады. Инде бер-берсен башлангыч сыйныфтан бирле белгән балалар тартынып, оялып тормыйлар. Хәтта, кирәгеннән артыграк кыланганнары да бар. Шулчак Айсылуга ничектер авыр булып китте. Нидер җитми иде аңа. Аның өзелеп-өзелеп үзенең авылдагы сыйныфташлары янына кайтасы килде. Бу зур сыйныф кабинетын да, сыйныфташларын да ничектер үз итә алмады ул. Монда бар да башкача, авылча түгел иде...
Айсылу тырышып укыды. Дәресләрен дә калдырмады, түгәрәкләргә дә язылды. Авылда хезмәт белән чыныгып үскәнгә күрә, ул вакытын дөрес бүлә белә иде инде. Айсылуга бигрәк тә «Туган тел» түгәрәге ошады. Аның җитәкчесе дә ничектер гади, Айсылуның авылдагы татар теле укытучысына охшаган иде. Айсылу түгәрәк җитәкчесе белән тиз арада уртак тел тапты. Укытучы апасы да авылдан икән бит, менә шуңа күрә ул үзе дә сизмәстән аңа тартылды. Икесенә дә якын авыл темасына күп әңгәмә корды алар. Табигатькә кагылышлы һәр темага үз фикере булганга, бик яратты аны түгәрәк җитәкчесе.
Шулай көн артыннан көн, ай артыннан ай үтте. Безнең Айсылуыбыз да 5нче сыйныфны яхшы билгеләргә генә тәмамлады да шул ук көнне үзенең сөекле әбисе янына авылга кайтып та китте.
Авыл шулкадәр сагындырган иде аны. Сөенеченнән нишләргә дә белмәде. Әбисе белән рәхәтләнеп серләшеп алганнан соң ул, иптәшләрен эзләп, урамга чыгып чапты. Сөйләшер сүзләре күбәйгән иде элеккеге сыйныфташларның. Авылдашлары шәһәр тормышы турында кызыксынып, бер-бер артлы сораулар яудырды. Ә Айсылуның, киресенчә, авыл турында ишетәсе килә, чөнки бер ел эчендә ул иптәшләреннән күпкә артта калган кебек хис итә иде үзен. Авыл аны үзенең эш-мәшәкатьләре, күңелле мизгелләре белән чорнап алды...

Шәһәргә Айсылу август ахырында гына килде. Аның кояшта янган тәне җылы якка барып кызынып кайтучылардан бер дә ким түгел иде.
Укулар башланды. Сыйныфташлары да ничектер үсеп киткәннәр кебек тоелды аңа. Менә татар теле дәресендә укытучы «Минем җәйге ялым» дигән темага инша язып килергә кушты. Әй тырышып язды Айсылу. Авыл табигатенең гүзәллеге турында да, үләннәрнең файдасы, җиләкләрнең төрле-төрле сортлары турында да... Әбисе белән бакчаларында ниләр үстерүе турында да язарга онытмады.
Менә, ниһаять, көтеп алган татар теле дәресе башланды. Бүген укучылар чыгыш ясаячак, һәркем үзенең җәйге ял истәлекләре белән уртаклашачак. Айсылу да әнә зур дулкынлану белән кулын күтәреп утыра. Укытучы күреп, Айсылуга сүз бирде. Шулвакыт Айсылуга канатлар үстемени, ул язган иншасына күз дә салмыйча, матур итеп, мавыктыргыч итеп җәйге ялы турында сөйләп бирде. Сыйныф бер мизгелгә тын калды. Аннары кемнәрдер көлеп җибәрде. Кемдер «авыл» диде, ә кемдер бу мескеннең акчасы юк икән дип, ярым мыскыллы пышылдауга күчте. Айсылу берни аңламый, ул эшнең нидә икәненә төшенмичә басып тора иде. Укытучы апасы, Айсылуга рәхмәт әйтеп, урынына утырырга кушты. Инде берәм-берәм калган укучылар сөйли башлады. Менә хикмәт нидә икән: калган 28 укучының берсе генә дә авылда ял итмәгән. Кемдер Кытайга барган, кемдер Вьетнамда булган. Ә кемдер бөтенләй ниндидер ярымутрауга кадәр барып җиткән. Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи тирәсендә булучылар да шактый икән. Авыл турында ник бер сүз чыксын. Айсылу бик кызганды аларны. Юк, ул авылының табигатен бернинди чит илләргә дә алыштырмаячак. Бу дәрестән соң Айсылуга «авыл» кушаматы тагылып калды.
Инде шәһәрдә икенче елын яшәсә дә, Айсылу туган авылын, авыл мәктәбендә укучы сыйныфташларын бер дә исеннән чыгармады. Баштарак ул әтисенең командировка срогы беткәнен түземсезләнеп көтә иде. Аннары инде аны монда беркем дә мәҗбүри тота алмаячак. Ә бу уку елында аның күңелендә тагын бер теләк уянды. Айсылуның авыл табигатенең сөйләп бетереп булмаслык ямен, гүзәллеген сыйныфташларының үзләренә күрсәтәсе килде. Кышкы каникулга кайткач, бу турыда ул әти-әнисе һәм әбисе белән дә киңәште. Киң күңелле шул аның гаиләсе. Айсылуның бу фикерен бертавыштан хупладылар. Ләкин бу эш зур әзерлек сорый иде. Беренчедән, авылда кунакларны каршы алу өчен яхшылап әзерләнергә кирәк. Икенчедән, сыйныфташларының әти-әниләре белән сөйләшеп, мәктәп ризалыгын да алырга кирәк булачак. Өлкәннәр белән сөйләшүне әти-әнисе үз өсләренә алдылар. Ә менә ялны файдалы да, күңелле дә итеп уздырыр өчен аның әле программасы да булырга тиеш иде. Айсылу үз өстенә шундый җаваплылык ала икән, монда инде сынатырга ярамый. Әлбәттә, әбисе дә булышачак аңа. Менә шундый хыяллар белән каникулның үткәнен сизми дә калды Айсылу.
Ә сыйныфташларына планны ул язгы каникулдан килгәч әйтте. Бер сыйныф сәгатеннән соң, җаен туры китереп, аларны җәйге каникулга үзләренең авылларына кунакка чакырды. Бу көтелмәгән тәкъдимгә башта аптырап калдылар. Сыйныф җитәкчесе тәкъдимне хуплагач, теләк белдерүчеләр дә табылды. Кемдер әти-әнисе белән киңәшләшеп килергә булды. Көннән-көн теләк белдерүчеләрнең саны арта бара иде. Җәйге каникул озын бит әле, башка җирләрне күрергә дә өлгерерләр. Айсылу шундый җаваплы эшкә алынган икән, димәк күрсәтер җирләре, мактанырлык урыннары бар дигән сүз.
Укулар бетеп, җәйге каникул башлануын һәркем үзенчә көтте. Айсылу көн дә кунак каршылау программасын яңартты, ә кунакка җыенучылар авылны төрлечә күз алдына китереп карадылар.
Инде менә түгәрәк җитәкчесе белән сигез сыйныфташын Айсылу, әтисенең эшеннән бирелгән автобуска утыртып, авылларына юл тотты.
Авыл кунак каршылый белә инде ул. Шәһәрдән кайтып төшкән «делегацияне» бик матур каршыладылар монда. Авыл халкы өчен дә, шәһәрдән кайтучылар өчен дә очрашу мизгелләре бик матур булды. Бердәм авыл халкы кунаклар өчен мул табын әзерләгән иде. Йоласы шул, кунакның олысы-кечесе юк, сый-хөрмәт барына да тигез монда. Инде танышып, сөйләшеп алгач, Айсылу кунакларны өйләренә алып кайтып китте.
Ә Айсылулар өе кунакларның шатлыклы авазларыннан гөрләп торды ул көннәрдә. Инде табигать сөюче яшь сәяхәтчеләрнең штабына әйләнде дә куйды бу йорт. Табигать тә кочагына бөтереп кенә алды шәһәр балаларын. Су коену дисеңме, балык тотумы, урман табигатенә сокланып, файдалы ризыкларыннан авыз итү дисеңме – берсе дә калмады. Әбисенең яшелчә түтәлләре дә тәртиптә булды, үләннәр дә җыелды, кичләрен яшьләр уеннарына чыгып, төрле чараларда да катнаштылар. Кыскасы, шәһәр балалары инде авыл балаларыннан берниләре белән дә аерылмый иде. Алар бу мизгелләрнең озаграк сузылуын теләделәр. Ләкин санаулы көннәр бик тиз үтеп тә китте. Кояшта кызарып, хезмәттә чыныгып өлгергән балалар авыл халкына һәм Айсылуларның гаиләсенә зур рәхмәтләрен әйтеп юлга кузгалдылар. Ә Айсылуга алар «авыл» сүзен инде башка мәгънәдә, якын итеп әйтәләр иде.
Ә сентябрь башында татар теле дәресендә авыл турында язылган иншалар күбәйгән иде инде. Беркем көлмәде. Һәрберсенең иншасын кино караган кебек тыңлап утырды сыйныфташлары. Бу минутларда Айсылу авылы өчен генә түгел, ә авыл табигатен үз иткән сыйныфташлары өчен дә горурлык хисләре кичерә иде. Менә бит ул авыл табигате ничек үзгәртә кеше холкын!
Аида Шәриязданова,
Казань, 73нче мәктәп укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев