Авылдан күчтәнәч

Мөхәммәт Мәһдиев

 

         Искәндәрнең авылда апасы бар. Әтисенең апасы. Җәй көне Искәндәр шунда берәр ай ял итә, авыл балалары белән уйный. Авылда чишмәләр бик күп, ул чишмә суының тәме төрлечә, Искәндәр шуларның аермасын сизә.

         Ләкин иң күңеллесе ат абзарында. Анысына ул һәр көн йөри. Апасыннан бер-ике кисәк каткан ипи ала да атлар янына килә. Арата арасыннан әни атлар, бала атлар аңа башларын суза. Искәндәр ваклаган ипине уч төбенә куя да аларга бирә. Башта бала атка, аннан әнисенә. Бала атның да, әни атның да иреннәре төкле була. Ипи кисәген әвәләп алганда, ул төкләр Искәндәрнең уч төбен кытыклый – Искәндәр чырык-чырык көлә, ә атлар, пошкырып, аңа рәхмәт әйтәләр.

         Ишегалдында ул тавыклар, каз бәбиләре белән сөйләшеп утырырга бик ярата, һәр тавыкка исем бирә. Бибиләр дә аны шау-гөр итеп каршылый. Алар Искәндәрнең тәпиенә менәләр, кайберләре алдына ук менмәкче була. Искәндәр аларны алып кочаклый, чирәмдә утырган килеш әле берсе, әле икенчесе белән сөйләшә. Каз бибиен битеңә якын китергәч, үлән исе килеп торган сөяк борыны белән биби аның иренен чукый, колак яфрагын кабып карый. Үзе пуф-пуф килеп сулый. Искәндәр белән уйнаганга бибинең әнисе дә сүз әйтми.

         Ә тавыклар, үз яннарында озак тормаганга көнләшеп, бер читтә карап торалар. Алар Искәндәргә үпкәләгәннәр. Тик әтәч кенә элеккечә кычкырынгалап йөри. Аңа барыбер...

         Ә аерылышкач, тавыклар үпкәләгәннәрен оныталар, Искәндәргә гел күчтәнәч җибәреп торалар. Төрлесе төрле төстә: сары, кызгылт, шәмәхә. Искәндәр моның ник алай икәнен белә: авылдагы апасы белән бергә алар әллә ничә йомырка буядылар. Андый күчтәнәч килгән көнне Искәндәр ишегалдындагы иптәшләрен сыйлый. Бигрәк тә Инессаны. Инессаның авылда әбисе дә, апасы да юк, тавыкларны ул мультфильм буенча гына белә. Менә аның янында Искәндәр мактана инде.

– Бер тавык көненә ничә йомырка сала? дип сорый ул Инессадан, йөзенә тәрбияче кыяфәте чыгарып.

– Сигез, ди Инесса, бераз уйлап торгач.

Искәндәр кычкырып көлә. Инесса үпкәли, чөнки ул бакчада дәрес ваытында бөтен сорауларга да әйбәт җавап бирә, ә монда сорауга җавап бирә алмый.

– Өчне сала, ди ул янә, туры китермәмме дип ышанып.

Искәндәр тагын чырык-чырык көлә. Инесса баш вата, үпкәли.

– Берне! дип кычкыра Искәндәр. – Көне буена берне!

Инесса ышанмый.

– Алайса, ничек кибеттә бик күп йомырка саталар? Дөньяда  шул йомырка кадәр тавык буламыни?

– Була! Була! дип шатлана Искәндәр. – Ә беләсеңме, безнең авылдагы апаның ничә тавыгы бар? Миллион! Юк, ун триллион! Егерме сигез триллион!

...Авылдан килгән буяулы йомырканы алар шулай бәхәсләшә-бәхәсләшә ашыйлар. Бу вакытта Искәндәр үзен тәҗрибәле олы кеше сыман тота, чөнки ул белә, ул барысын да күргән. Ә Инесса йомыркаларның буялганын да белми, йомырка нинди булса, тавыгы шундый төстә була дип уйлый...

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: