Аю белән өч кыз
Татар халык әкияте
Татар халык әкияте
Борын заманда бер карчыкның өч кызы булган, ди. Олы кызы моның гел җиләккә барам дип аптырата икән, ди.
Беркөнне иптәш кызлары белән җиләк җыярга киткән бу. Урманга барып җиләк җыя башлаганнар икән, теге кызны Ак аю күтәреп алып киткән, ди. Иптәш кызлары моны күреп куркып кайтып киткәннәр. Бу кызны әнисе көткән-көткән дә, кайтмагач, иптәш кызларына сорарга барган.
‒ Минем кызым кайтмады, кая ул? – дигән.
‒ Син кызыңны көтмә инде, аны Ак аю алып китте, - дигәннәр.
Әнисе җылый-җылый кайтып киткән, ди.
Берничә көннәр үткәч, икенче кызы да, җиләккә барам, дип аптырата башлаган. Бусы да иптәш кызлары белән җиләккә киткән. Җиләк җыя башлаулары гына булган, моны да Ак аю күтәреп алып киткән, ди. Иптәш кызлары куркып кайтып киткәннәр. Кызлар өйгә кайтканнар, ә теге кызның әнисе көткән-көткән, ул юк. Тагын киткән иптәш кызларына.
‒ Көтмә инде син кызыңны, аны Ак аю алып китте, - дигәннәр тегеләр.
Әнисе җылый-җылый өенә кайтып киткән, ди.
Күп тә үтми, өченче кыз, җиләккә барам, дип аптырата башлаган. Әнисенең җибәрәсе килми.
‒ Ике апаңны да Ак аю алып китте, сине дә алып китәр, - дигән.
Алай да кыз чыгып киткән. Барып җиләк җыя гына башлаганнар икән, бу кызны да Ак аю күтәреп алып киткән, ди. Әнисе кызны көткән-көткән дә, кайтмагач, кайгырып, иптәш кызларына барган.
‒ Син кызыңны көтмә инде, аны да Ак аю алып китте, - дигәннәр.
‒ Өч кызымнан берсе дә калмады, - дип, җылый-җылый өенә кайтып киткән әнисе.
Моның зур кызы бик үткен булган икән. Ак аю чыгып йөри торган булган.
Бер дә бер көнне әйткән бу Аюга:
‒ Мин әнигә бүләк җибәрер идем, - дигән.
‒ Ярар, - дигән Аю, - хәзерләп куй, үзем илтеп кайтырмын, - дигән.
Олы кыз иң кече сеңелләрен капчыкның төбенә салып, өстенә ашый торган әйберләр, ләвәшләр салып, капчыкның авызын бәйләп куйган, ди. Ак аю кайткан, ашаган-эчкән дә капчыкны күтәреп чыгып киткән, ди.
Кыз әйткән Аюга:
‒ Кара аны, ачып карыйсы булма, мин җиллектән карап торырмын, син нәрсә эшләсәң дә күрермен, - дигән.
Кыз җиллеккә бер яулык менгереп элгән, яулык җил белән җилфер-җилфер селкенеп тора икән, ди.
Аю капчыкны күтәреп бераз барган да:
Арпадан да үттем,
Көрпәдән дә үттем,
Инде ачып караем,
Му-му, -
дип әйткән, ди.
Капчыктагы кыз, моның сүзләрен ишетеп:
Күрекле күзем күрәләй, -
дигән.
Ак аю җиллеккә караса, яулык селкенеп тора икән. “Әй, карап тора икән”, - дип, капчыкны күтәреп тагын алга таба киткән, ди.
Бераз баргач, яңадан капчыкны куеп:
Арпадан да үттем,
Көрпәдән дә үттем,
Инде ачып караем,
Му-му, -
дип әйткән, ди.
Капчыктагы кыз, моны ишетеп:
Күрекле күзем күрәләй, -
дигән.
“И, һаман күреп тора икән әле”, - тагын капчыгын күтәреп киткән. Әбиләр өенә барып җиткән дә ишекне шакылдаткан.
Әби:
‒ Кем бар? – дигән.
‒ Менә сезгә бүләк китердем, - дигән Ак аю.
Әби ишекне ачкан да, китер, дип, капчыкны тартып алган да ишекне бикләп куйган, ди. Капчыкны ачып караса, өстендә ләвәшләр, бәлешләр, аста иң кече кызы, ди. “И, кызым кайткан, кызым кайткан”, - дип куанган, ди, әнисе.
Берничә көннәр үткәч, олы кыз тагын Ак аюга:
‒ Мин әниләргә бүләк җибәрер идем, - дигән.
Кыз тагын капчык төбенә уртанчы сеңлесен утыртып, өстенә ләвәшләр, бәлешләр салган да, ди, капчык авызын бәйләп, хәзерләп куйган, ди. Ак аю кайтып ашап-эчкән дә капчыкны күтәреп чыгып киткән, ди.
Кыз әйткән:
‒ Ачып карама, мин җиллектән карап торырмын, - дигән.
Бераз баргач, Аю капчыкны куя да:
Арпадан да үттем,
Көрпәдән дә үттем,
Инде ачып караем,
Му-му, -
дигән.
Капчык төбендәге кыз әйткән:
Күрекле күзем күрәләй, -
дигән.
Шуннан соң бу тагын капчыкны күтәреп киткән, ди. Бераз гына барган да капчыкны куеп:
Арпадан да үттем,
Көрпәдән дә үттем,
Инде ачып караем,
Му-му, -
дигән.
Җиллеккә күтәрелеп караса, яулык селкенеп тора икән.
Капчыктагы кыз:
Күрекле күзем күрәләй, -
дигән.
“И, һаман күреп тора икән әле”, - дип, капчыкны күтәреп алып киткән, ди.
Барып җиткән карчык өенә. Ишекләрен шакылдаткан.
‒ Кем бар? – дип, әби чыккан.
‒ Мин сезгә бүләк китердем, - дигән Ак аю.
Әби:
‒ Китер, - дигән дә, ди, капчыкны тартып алып, ишекне бикләп, кереп тә киткән, ди.
Капчыкны ачып караса, өстендә бәлешләр, асты икенче кызы икән, ди. Тагын шатланышып күрешкәннәр болар.
Шулай итеп торганда, олы кыз тагын Аюга:
‒ Мин әниләргә бүләк хәзерләп җибәрер идем, - дигән.
‒ Ярар, - дигән Ак аю, - хәзерләп куярсың, мин илтеп килермен, - дигән.
Олы кыз:
‒ Мин бүләкне хәзерләп куярмын, үзем өйдә булмам. Син үзең алып барырсың. Ачып карама, мин җиллектән карап торырмын, - дигән.
Кыз капчык төбенә үзе утырган да, өстенә бәлешләр, ләвәшләр салып, капчык авызын бәйләп куйган. Ак аю кайткан да, ашап-эчеп, капчыкны күтәреп чыгып киткән, ди. Бераз баргач, капчыкны куеп:
Арпадан да үттем,
Көрпәдән дә үттем,
Инде ачып караем,
Му-му, -
дигән. Үзе җиллеккә караган икән, яулык селкенеп тора, ди.
Капчыктагы кыз:
Күрекле күзем күрәләй, -
дигән.
Аю: “И, һаман карап тора икән”, - дип, капчыкны күтәреп, тагын китеп барган. Барган-барган да, тагын капчыкны куеп:
Арпадан да үттем,
Көрпәдән дә үттем,
Инде ачып караем,
Му-му, -
дигән.
Кыз:
Күрекле күзем күрәләй, -
дигән.
Тагын бу, капчыкны күтәреп, әбиләргә барып җиткән. Ишекләрен шакылдаткан.
‒ Кем бар? – дигән әби.
‒ Бүләк китердем сезгә, - дигән Аю.
Әби тиз генә ишекне ачып, бүләкне алган да, ишекне бикләп, кереп киткән ди. Өйгә кергәч, капчыкны ачып караса, өченче кызы да кайткан. Күрешеп, шатланышып бергәләп тора башлаганнар, ди, болар.
Ак аю өйгә кайтса, өч кызның берсе дә калмаган.
“Тукта, мин аларны алып кайтыйм әле”, - дип, яңадан чыгып киткән, ди.
Кызлар, Аюның киләсен белеп, тирәк итеп чокыр казыганнар, ди. Аю килгәндә шул чокырга төшкән дә киткән, ди. Аю әй акыра икән, әй акыра икән: “Чокырдан чыгарсагыз, бер дә тимәс идем”, - дип. Моны чыгаручы булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев