Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Аю койрыгы

(Индонезия халыклары әкияте)

(Индонезия халыклары әкияте)

Иртән торып, Тиен куак төбендә чикләвек ашап утыра икән. Шулчак агач арасыннан Юлбарыс килеп чыккан. «Бетте баш», — дип уйлаган Тиен һәм куркудан калтырый башлаган.

Инде нишләргә? Авызына капкан чикләвекне шартлатып ваткан да кычкырып җибәргән бу:

— И тәмле дә соң Юлбарыс күзе!

Моны ишеткән Юлбарыс туктап калган. Аннары, әкрен генә артка чигенеп, яңадан агачлар арасына кереп югалган. Урман буйлап качып барганда, Юлбарыска Аю очраган.

— Юлбарыс күзе ашаучы ерткычны белмисеңме син, дустым? — дип сораган ул Аюдан.

— Белмим, — дигән тегесе.

— Әйдә, бергә барып карыйбыз, — дигән Юлбарыс.

— Бармыйм мин, куркам, — дигән Аю.

— Курыкма, — дип юаткан аны Юлбарыс. — Әйдә, койрыкларыбызны бер-берсенә бәйләп куйыйк. Теге ерткыч минем өскә ташланса, син тартып алырсың. Шулай ике койрыкны бергә бәйләгәннәр дә Тиен өненә таба юл тотканнар болар. Аю белән Юлбарыс килгәнне күргәч, Тиен урман яңгыратып кычкырып җибәргән:

— Карале, бу хәйләкәр Юлбарыс мине тагын алдамакчы бугай. Мин аңа иртәнге ашка ак Аю китерергә кушкан идем, ә ул көрән Аю биреп котылмакчы була...

Моны ишеткәч, коты чыккан Аю агач арасына сикергән.

Үзе исән калган, тик койрыгы гына өзелгән, ди, аның. Менә шуннан бирле аюлар кыска койрыклы булып калган.

Ә Тиен, бернигә исе китмичә, әле һаман өнендә чикләвек

ашап утыра икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев