Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

"Бака акчасы" /Лак халык әкияте/

Борын-борын заманда яшәгән, ди, ир белән хатын. Бар булган байлыклары бер үгез икән боларның.- Ашарга берни калмады, үгезне сатам,— дигән беркөнне ире.- Сатма! — дип тарткалаша икән хатыны.Иртән торып...

Борын-борын заманда яшәгән, ди, ир белән хатын. Бар булган байлыклары бер үгез икән боларның.
- Ашарга берни калмады, үгезне сатам,— дигән беркөнне ире.
- Сатма! — дип тарткалаша икән хатыны.
Иртән торып, ире үгезне күлгә су эчерергә алып төшкән. Шулчак күлдәге бер Бака:
- Үгезеңне сат! Үгезеңне сат! — дип кычкыра башлаган.
- Унбиш тәңкә көмеш бирсәң, сатам,— дигән аңа агай.
Алсу Тимергалина рәсеме
Ә Бака бертуктамый кычкыра да кычкыра икән:
- Үгезеңне сат! Үгезеңне сат!
Ачуы чыккан ир Бакага таш ыргыткан. Алай да тынмагач, чишенеп, суга ук кереп киткән. Караса, күл төбендә көмеш акча белән тулы чүлмәк тора, ди. Ир чүлмәктән унбиш көмеш тәңкә алган да, үгезен күл буенда калдырып, өенә йөгергән.
Ә үгез, башка сукмак буйлап чабып, аннан алданрак кайтып җиткән. Хатыны үгезне абзарга кертеп ябуга, ишек төбендә ире пәйда булган.
- Үгезне саттым! Менә сиңа унбиш тәңкә! — дип кычкырган ул хатынына.
- Каян алдың бу акчаны? — дип сораган ул иреннән.
- Күлдәге Бака бирде. Анда әле туп-тулы бер чүлмәк көмеш акча калды.
Караңгы төшкәч, ир белән хатын, шыпырт кына күл буена барып, көмеш тулы чүлмәкне алып кайтканнар да ишегалдында җиргә күмеп куйганнар. Ашап-эчеп алгач, ире йокларга яткан, ә хатыны хәлвә пешергән дә аны, суытып вак кисәкләргә турагач, өй түбәсенә менгереп сипкән.
- Әтисе, тор тизрәк! Төнлә хәлвә яңгыры яуган! — дип, иртән ирен төрткәләп уяткан ул.
- Менә шәп булган! Хәлвә яратам мин! — дигән дә ире түбәгә хәлвә җыярга менеп киткән.
Хәлвә белән иртәнге чәйне эчкәч, ир, урамга чыгып, авыл халкына ничек итеп күлдәге Бакага үгезен сатуы хакында мактанырга тотынган. Билгеле инде, бу турыдагы хәбәр шунда ук ханга барып ирешкән. Тиз арада хан чапкыннары килеп, болардан Бака акчасын таптыра башлаганнар.
- Минем ирем хыялый бит ул... Күл бакасының нинди акчасы булсын?! — дип каршы алган аларны хатыны.
- Нишләп хыялый булыйм ди мин?! Күктән хәлвә яуган төнне көмеш акча тулы чүлмәкне икәү бергә алып кайттык бит! — дип, сүзгә кушылган ире.
Бу сүзләрне ишеткән чапкыннар шаркылдашып көлгәннәр дә хан янына кайтып бөл ай дигәннәр:
- Күлдә бернинди акчң да юк! Аларга ышансаң, бай Бака турында гына түгел, күктән хәлвә явуын да сөйлиләр анда.
Шулай итеп, хатынының тапкырлыгы аркасында болар баеп киткәннәр һәм бүген дә бик матур, тигез гомер итәләр, ди.
Разил Вәлиев тәрҗемәсе
Татар китап нәшриятының "Хайваннар дөньясы" китабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев