Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Бака, тычкан, чабата

Әкият

Борын-борын заманда булган ди бер гаилә. Беркөнне атасы улын чакыра да, моңа унбиш тиен акча биреп, кибеткә әйбер алырга җибәрә.

Китә егет кибеткә. Юлда барганда моңа бер тычкан очрый:

- Әй, егет, бир миңа биш тиен акча, ди.

- Каян алыйм? – ди егет.

- Бир, зинһар, бер кирәгем чыгар, ди.

Егет уйлап тора да бирә моңа акчаны. Бераз баргач, каршысына сикерә-сикерә бака килүен күрә. “Әй, бир әле миңа биш тиен акча, бер кирәгем чыгар”, - ди ул. Егет уйлый-уйлый да моңа да акча бирә.

Тагын бераз баргач, чабата очрый. Анысы да биш тиен акча сорый. Егет: “Әтигә, акчаны югалттым, дип әйтермен инде”, - дип, чабатага да биш тиен акча тоттыра. Бераз киткәч, борылып караса, өчесе бергә – тычкан, бака, чабата ‒ моның артыннан киләләр! “Син бик әйбәт егет икәнсең, сине юмартлыгың өчен буш итмәбез, ‒ диләр. ‒ Бер патша бар, аның бик чибәр кызы бар. Кем дә кем аның кызын көлдерә алса, кызны шуңа кияүгә бирә. Без аны сиңа алып бирәбез!”

Шушы сүзләр белән тычкан һәм бака чабатага җигеләләр. Егетне утырталар да патша сараена алып китәләр. Егетнең кулында ‒ чыбыркы. И чабалар болар, и чабалар.

- Юлдан китегез! – дип кычкыруын гына белә ди егет.

Патша сараена барып җитәләр. Патша сараеның болдырында патша кызы белән патша үзе басып тора икән. Патша кызы чабатага җигелгән тычкан белән бакага карый да чыдый алмый көләргә тотына. Эче катып көлә бу. Патша әйтә: “Эһе, көлдең, хәзер үзеңне шул егеткә кияүгә бирәбез”, - ди.

Патша шулай дигәч, кыз да риза була. Егетне патша сараена алып керәләр. Кияү булды бит инде бу хәзер. Ашыйлар, эчәләр. Ул арада кич тә була. Кыз бу егетне бик ярата башлый. Тик моның яратуын вәзир малае ошатмый. Вәзир малае кызны үзенә кияүгә алмакчы булган икән. Әлеге егетне үтермәкче буып йөри вәзир малае. Беренче кичне теге егетне кыз белән икесен генә калдырмыйлар. Патша белән бер бүлмәдә йокларга яталар. Шунда вәзир малае да керә. Болар йоклаганда тычкан, бака, чабата сөйләшәләр: “Бу вәзир малае безнең егетне харап итмәкче була бит, әйдә без аның үзен кызык итик, бер борчак урлап китерик”, ‒ диләр.

Китәләр борчак урларга. Тычкан, берәүнең келәтенә кереп, борчак урлап чыга, бака аны чабатага сала да кайтып китәләр. Кайтып туп-туры патша бүлмәсенә керәләр. Бака борчакны вәзир малаеның борыны эченә сала, тычкан борын тишегенә койрыгын тыгып кытыклый башлый. Вәзир малае шулчак бик яман итеп  төчкереп тә җибәрә, борчак, очып барып, патшаның маңгаена да тия. Патша куркып сикереп тора да:

- Кем эше бу? – дип кычкыра.

Вәзир малае, коты алынып:

- Мин идем, падиша хәзрәтләре, төчкергән идем, ди.

- Син әле шулай мине мыскыл итәсеңме? – ди патша. Ялчысын чакырта да:

- Менә бу юньсезне төрмәгә ябып куй, ди.

Шулай итеп, вәзир малаен төрмәгә ябып куялар, чабатага утырып килгән егеткә зыян салучы булмый.

Икенче көнне туй ясыйлар. Туй кырык көн, кырык төн дәвам итә. Туйны бик шәп итеп уздыралар да, егеткә кызны бирәләр. Җигәләр бик шәп атлар, арбаларга төйиләр маллар.

Тычкан, бака, чабата егеткә болай диләр:

- Патша арбасына утырма, үземнеке бар дип әйт.

- Безнең өй дә кыек бит әле, кыз белән нишләрбез икән? Кунаклар да күп булыр, ди бу.

- Анысы синең эшең түгел, кайгырма, - диләр.

Егет патша арбасына утырмый. Кыз белән икесе чабатага утыралар.  Кучер итеп бер чикерткәне алалар. Болар утыруга, бака белән тычкан бик яхшы айгырларга әверелә, чабаталары тарантаска әйләнә, ә чикерткә чибәр генә егет була. Патшаның да, аның якыннарының да исе китә бу эшкә. Туйны озата баралар. Малай кая барырга да, нишләргә дә белми: “Хур булырмын инде!” – ди. Кайтып җитәләр. Атлар зур бер сарай алдында туктый. Капка төбендә егетне әтисе белән әнисе көтеп тора икән. Шуннан болар тагын кырык көн, кырык төн туй итәләр.

Туйларында мин дә булдым. Куйдылар бер иләк катык. Карга кычкырды: “Карр!” – дип, миңа ишетелде: “Пожар”, - дип, урамга чыктым, янабыз, дип. Анда чыксам, берни юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев