"Бакчачы Нәби" Сәмига Сәүбанова хикәясе


Аның исеме – Нәби. Әтисе белән әнисе Нәбиулла дип йөртә. Әбисе Миңленәбиулла дип атый. Малайлар арасында – Куык Нәби.
Бер кеп-кечкенә генә малайның дүрт исеме булсын диген, ә? Нәбинең бабасы юк, ул да булса, аңа бәлки, “Шайтан Нәбиулла” дип дәшәр иде.
Нәбигә барысы да ошый. Нәбиулласы да, Миңленәбиулласы да, тик куык Нәби генә булмасын.
Дөрес, кушамат аңа тиккә бирелмәгән. Бераз арттырыбрак җибәрергә ярата шул ул. Кайчакта, Хуҗа Насретдин кебек, үзе дә  ялганына ышанып куя. Әгәр бүтәннәр ышанмый башласалар, кызып-кызып бәхәсләшергә тотына, ахырда, иптәшләреннән битәр, үзе ышанып куя. Бервакыт ни сөйләсә дә ышанмый башладылар аңа. “Һи, куык очыра башлады инде”, диләр малайлар. Шуннан соң Нәби иптәшләре алдында күп сөйләмәс булды.
Малайлар кызыксынучан  халык. Алар Нәбине күзәтә, аның тел төбен белергә тырышып карадылар. Файдасы булмады. Нәби дөресен дз, ялганын да чыгарып салмады. Малайлар белән уйнаганда да, уенның иң кызган чагы дип тормас, кайтыр да китәр. “Бу арада аңа бакча җене кагылган бугай”, диделәр малайлар. Дәресләрдән кайту белән Нәби җир казый, алмагач төпләрен йомшарта,  нәрсәдер утырта, су сибә икән.
Ямьле җәй җитте. Табигать яшеллеккә төренде. Өй түрендәге бакчаларда шомырт, чия, алмагач чәчәккә күмелде. Бераз вакыттан тагын эреле-ваклы гөлләр дә керфекләрен күтәрделәр.
Шулар  арасында аеруча матур бер бакча бар. Аллы-гөлле, кызыллы-зәңгәрле һәм дә тагын әллә нинди төстәге чәчәкләргә күмелгән иде ул. Авылда моннан да матур гөлләр һәм моннан да ямьле бакча юк.
Бу – Нәби бакчасы.  Ул аны үз куллары белән карады, гөлләр утыртты, чүпләрен утады, төпләрен йомшартты. Ә хәзер кара, ничек матур  андагы чәчәкләр!
Малайларның Нәбигә бераз хәтерләре калды. “Безгә дә әйтсә, ни була инде?” янәсе. Ләкин гаепнең үзләрендә икәнен сизенеп, эчтән тындылар.  Нәби бит аларга бакча үстерергә теләве, шул турыда китаплар укуы турында  аз сөйләмәде. Ә алар аны “куык очырта” диделәр, кушамат тактылар. Үзләренә дә сабак булыр әле бу...
Малайлар киләсе җәйдә Нәбинеке кебек  матур бакча үстерү турында хыяллана башладылар. Хәзергә әле сер итеп кенә саклыйлар, берәүгә дә әйтмиләр. Хәер, малайларның серләре озак торыр микән? Менә күрерсез, бер көнне  авыл тагын да матуррак гөлләргә күмелер.

Сәмига Сәүбанова

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • «Көз җитте» Көзләр җиткәч,көннәр кыска Кояш сүрелгән күптән. Бакчаларда эшләр бетте, Җиләк-жимеш өлгергән.
    114
    0
    1