Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Бакый Урманче биографиясе

(1897–1990) Бакый Идрис улы Урманче – Россиянең халык, ТАССРның халык, Казахстанның атказанган рәссамы, Г.Тукай исемендә Дәүләт премиясе лауреаты. Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Буа районы) Күл-Черкән авылында Идрис имам һәм чигүче Мәхҗүбә апа гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә (барлыгы гаиләдә алты кыз һәм ике малай була).

Гаиләнең көнкүреше Бакыйның сәнгатькә тартылып үсүенә зур йогынты ясый, чөнки чигү-тегү, туку, халык һөнәрчелеге белән шөгыльләнү, бизәкләр ясау-төшерү – гаилә тормышының бер өлешен тәшкил итә. Бакыйның бабасы да буяучы булып көн күргән. 10 яшендә Бакый рәсем ясарга өйрәнергә теләп, Казанга килә, әмма мәдрәсәдә моңа өйрәтмиләр, сәнгать мәктәпләре ишеге исә ул вакытта татарлар өчен ябык була. Бакый Урманчега илне күп гизәргә, төрле һөнәрләр үзләштерергә туры килә – Донбасста шахтёр, Тамбовщинада укытучы, Уралда Надеждинский заводларында эшче була. Ә беренче дөнья сугышында Урта Азиядә хезмәт итә. 1919 елда гына Бакый беренче рәсем дәресләре ала. Аннары Мәскәүнең Югары сәнгать институтында А.Голубкина һәм А.Шевченко остаханәләрендә сынчылык һәм нәкышка укый. Бакый Урманче югары һөнәри белем алган беренче татар рәссамы була. 1926 елда институтны тәмамлап, Бакый Урманче Казанга кайта. Сәнгать мәктәбендә укыта башлый, аннан аның җитәкчесе итеп билгеләнә. Биредә ул үзе дә рәсемнәр иҗат итә, сәнгать-керамика остаханәләрен оештыра. 1929 елда Бакый Урманче Сталин репрессияләренең беренче дулкынына эләгә һәм энесе белән Соловецкий лагеренә сөргенлеккә җибәрелә. Аннан ул биш елдан соң гына кайта. Казаннан Мәскәүгә күченә, анда аны СССР Рәссамнар берлегенә кабул итәләр. 1941–1956 елларда Бакый Урманче Казахстанда эшли. Биредә ул Ташкент сәнгать институтында сынчылык факультетын ачуга нигез сала. 1957 елда Б.Урманче Казанга кайта, аңа инде 60 яшь була. Казанда ул яңа сулыш белән илһамланып иҗатка чума. Бакый Урманче 1990 елның 6 августында 93 яшендә вафат була, үзе исән вакытта ук ул татар сынлы сәнгатенең классигы булып таныла. 1998 елда Казанда Бакый Урманче музее ачыла. 1999 елда Татарстан Рәссамнар берлеге бинасы янында аңа багышлап һәйкәл куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев