Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

"Бал чүлмәге" - Газиз МӨХӘММӘТШИН /хикәя/

Нәсимнең талдан бөгеп ясалган бик шәп җәясе бар иде. Ул аны авылда “тәмле тамак” дип яманаты чыккан Күпербаш Сәфәргалиеннән бер уч хөрмә белән чәнчә бармак озынлыгы казылыкка алмашып алды. Ай-һай, шәп...

Нәсимнең талдан бөгеп ясалган бик шәп җәясе бар иде. Ул аны авылда “тәмле тамак” дип яманаты чыккан Күпербаш Сәфәргалиеннән бер уч хөрмә белән чәнчә бармак озынлыгы казылыкка алмашып алды. Ай-һай, шәп иде җәя! Нечкә кыл җебен зыңгылдатып тартып җибәргән чакларда тыкрык малайларының күзләре дүрт була иде.
Фото: hodor.lol/post/62222/
Бер көнне шул җәя юкка чыкты. Бик нык кайгырды, ут йотты Нәсим. Ике көн буена җәясен эзләде. Баскыч асларын, кар базын, кыяр түтәлләрен актарды. Хәтта Акбай оясына да үрмәләп кереп чыкты. Юк, җәя табылмады.
Нәсим, аптырауның соңгы чигенә чыккач, чормага менеп китте. Берәр малай көнләшүеннән шунда тотып томырмады микән? Тик чормада бабасының киез эшләпәсе бар – җәя юк. Кипкән балан бүкәне асылынып тора – җәя юк. Мич торбасы янында иске бишек аунап ята – җәя... ә?.. Тукта, тукта! Әллә күзенә күренәме Нәсимнең? Бишек эчендә авызы чүпрәк белән ябылган балчык чүлмәк утыра түгелме соң? Кайдан килгән ул? Кем куйган? Үткән атнада менгәндә генә бишектә әтисенең иске киез итегеннән башка әйбер юк иде бит.
Нәсим аптырап торды-торды да чүлмәк янына чүгәләп утырды. Чирткәләп алды. Дыңгырдамый. Димәк, буш түгел. Кызык. Эчендә ни икән, ә? Беләсе иде. Нәсим чүлмәкнең авызын чиште. Чиште дә өнсез-авазсыз калды. Карау белән һушны ала торган сап-сары кәрәзле бал! Нәсимнең авызыннан сулар килде. Нишләргә соң, ә? Әллә тәмен генә белеп караргамы? Шулай шул. Тәм белүдән кемгә ни зыян. Бөтенләй ашап бетерми лә Нәсим. Ул як-ягына ялт-йолт каранып алды. Аннан тиз генә балга бармагын тыкты. Тәмле-е! Чүт телен йотмады... Әмма... әмма нәрсә соң ул бер бармак! Кече телгә дә йокмады. Нәсим аны-моны уйлап тормады, бөтен дөньясын онытып, балны өч  бармак белән сыптыра башлады. Сипкел бит Фәхрүш әйтмешли, ярылганчы бал ашады Нәсим. Ашавын ашады. Ләкин соңга таба бал да әче була башлады, Нәсимнең дә йөрәгенә шом төште. Барыбер сизеләчәк. Әнисе сизә инде аны. Нишләргә? Их, ашамаган гына булса! Нәфесенә баш була алмады. Егет эше түгел инде бу. Инде эш үткән шул. Хәйләсен табарга кирәк.
Нәсим, каш җыерып, никадәр генә уйласа да, үч иткәндәй, бер хәйлә дә табылмады. Әһә, әгәр болай итсә... Аның әнисе курыкмаска, үз хатаңны таный белергә кирәк, ди бит. Әгәр балны ашап бетергәч, бөртек тә яшерми, бөтенесен сөйләп бирсә? Әнисе ни дияр иде икән? Әгәр эш шома гына үтсә, әнисе гафу итсә, Гөлсәрия белән Ирек алдында Нәсимнең дәрәҗәсе бермә-бер күтәрелә инде...
Әтисе дә, әнисе дә Гөлсәрия белән Ирекне мактаган була. Шулар кебек акыллы бул дип, Нәсимне үгетлиләр. Тапканнар акыллы кешеләрне! Гарьлегеңнән үләрсең! Гөлсәриясе әле көч-хәл белән сигезен тутырды. Нәсимнән төгәл өч яшькә бәләкәй. Бәләкәй булса да, тәмле тамак, конфет алып кайталармы, прәннекме – аңа. Конфетын да ашасын иде – жәл түгел. Чебен тимәс чер итә. Нәсим сукканчы ук елый башлый... Ә Иреге бөтенләй җебегән. Алтыга җитеп “р” хәрефен әйтә белми. Исемең ничек, дисәң, “Игек”, ди. Сарыкны “сагык”, сыерны “сыег” дип йөргән бәндәдә нинди акыл булсын. Иреге тәлинкә ватып, Гөлсәриясе сөт түгеп макталды. Макталуын да әйтер иде Нәсим! Ничек итеп ватуларын, түгүләрен сөйләп биргәннәр, имеш! Гаепләрен яшермиләр, янәсе. Ә менә Нәсим! Нәсим берәр көнне аларны шаккатырыр әле. Тегеләрнең күз алдында балны мин ашадым дип шартлатып әйтер дә бирер. Чатнаган тәлинкә белән ярты миски сөт түгел бу! Шундый зур гаепне тансаң да урынында. Менә бу куркаклык булмый инде...
Нәсим, шуларны уйлагач, чыннан да гайрәтләнеп киткәндәй булды. Чормадагы бал чүлмәге аны икенче көнне дә кызыктырып тора иде. Бу менүендә бер кесәсенә бал кашыгы, икенчесенә икмәк сыныгы тыгып менде. Бүресе улады Нәсимнең. Ниләр генә кыланып карамады ул! Барыбер җавап бирәсе инде, дип уйлады. Балга кайнар бәрәңге дә, тозлы кыяр да манчып ашады. Аны карлыган кагына төреп тә, чи камырга төреп тә авыз итте. Пешкән шалкан белән дә кабып карады, ачы керәнен дә манчып ялады. Тик шулай да соңга таба иң әйбәте – майлы бодай күмәченә ягып ашау икән дигән нәтиҗәгә килде.
Бер атна үттеме-юкмы – балдан җилләр исте. Нәсим аптырап китте. Әллә нишләп бик тиз бетте ул. Нәсим сизми дә калды. Күп-күп кабып та ашамады инде. Әз-әз генә капты. Олы кешеләр бал дисәң – бер кими, бармак тисә, ике кими, диләр. Дөрес икән. Хәер, Нәсим бармак кына түгел, кашык белән сыпыртты бит. Бетми хәле юк.
Әнисе чүлмәкнең буш икәнен күргәч, ах-вах итәр. “Кайсыгызның эше бу, шайтаннар?” – дип сорар. Шунда Нәсим торыр да, аның күзенә туп-туры карап әйтер. Минем эш, дияр. Моны ишеткәч, теге ике черки, шаккатып, бот чабар. “Кара әле бу абыйны! Курыкмыйча ничек шулай эшләгән”, – дип уйларлар. Ул мескеннәр как белән ашаганда балның әчкелтем булуын да, кайнар бәрәңге белән капканда төчкелтем икәнен дә белмиләр әле.
Менә бер көнне әтиләре эштән кайтты. Әниләре чәй әзерләде. Бишәүләп өстәл янына утырдылар. Әниләре хәйләле генә елмайды да:
– Бүген үзегезне бик тәмле бал белән сыйлыйм әле. Телләрегезне йотарсыз. Сезне сөендерим дип, юри саклап тоттым, – диде.
Нәсимнең йөрәге жу-у итеп китте.
Әниләре чормадан бик тиз әйләнеп төште. Буш чүлмәкне шап итеп өстәлгә утыртты.
– Кайсыгызның эше бу, шайтаннар? Тамагыгыз ачмы әллә сезнең? – дип кычкырды.
Ләкин әтиләре аны туктатты.
– Ачтан дип беләсеңмени аларны. Яшьләре шундый... Кызык тоела... – диде. Аннары, нидер уйланып, Нәсим белән Гөлсәриягә карап торды. Бик озак карап торды ул. Нәсимнең маңгае тирләп бетте. Менә хәзер мине әйтер дип, коты алынды. Юк, бу минутта балны мин ашадым, дип әйтергә аның кыюлыгы җитмәде. Элекке кәпрәюе шиңгән иде инде.
Шулчак әтиләре әкрен генә:
– Бу бик ярамаган эш инде, егетләр. Шулай да әйтегез әле, кем ашады балны? Курыкмагыз – тимим. Тик дөресен әйтегез! – дип сорады.
Нәсимнең башы тагын да аскарак иелде, Гөлсәрия кызарды, Ирек мышкылдап елап җибәрде:
– Ми-и-ин... Ә-ә... Миңгәгәй бүгекне атып бәггәч, менгәнием... Бег генә тапкыг ашадым... Багмак белән... Ә-ә-ә... Бег генә тапкыг ашаганга  бетмәс дигәнием... Ә-ә-ә...
Гөлсәриянең дә күңеле йомшарып китте, ул йөзен куллары белән каплады да:
– Мин өч тапкыр... Кашыгым чормадагы иске эшләпә эчендә, – дип пышылдады.
Нәсим генә дәшмәде.
1963 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев