Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Балага кечкенәдән үк шигырь укырга кирәк!

Шигърият кешене рухи яктан баета, тәрбиягә тәэсир итә. Балаларга кече яшьтән үк шигырьләр уку бик файдалы икән.Иң кечкенәләр өчен дигәннәре уен формасында, нәрсәне булса да тасвирлауга корылган булса...

Шигърият кешене рухи яктан баета, тәрбиягә тәэсир итә. Балаларга кече яшьтән үк шигырьләр уку бик файдалы икән.
Иң кечкенәләр өчен дигәннәре уен формасында, нәрсәне булса да тасвирлауга корылган булса да, алар ритмга бәйле рәвештә хисне тоярга һәм шуңа карап кәеф булдырырга ярдәм итә.
Психологлар, баланың ритмны тою сәләтен үстерү, аның акыл үсешенә, үзен һәм дөньяны танып-белүенә йогынты ясый дип билгели.
Сабый шигырьнең мәгънәсен аңламаса да, ритм аша аның хисен сизә. Шуңа күрә актив, тиктормас балалар ритмлырак шигырьләргә, ә тынычрак холыклылары моңлырак юлларга өстенлек бирә.
Баланың нинди шигырьләр тыңларга яратуына карап, көйсезләнгән чакларында аны җиңел генә юатырга мөмкин. Кулга китап алып, тыныч кына шигырь укый башларга кирәк.
Шигырьләрнең тәрбияви ягы да бар бит әле. Күп кенә балалар шагыйрьләре иҗатында баланы герой аша шундый булырга яки булмаска өйрәткән әсәрләр бар. Шуңа күрә мондый юлларны укыгыч, бала белән герой дөрес эшләгәнме, юкмы икәнлеге турында сөйләшегез. Ни өчен ул шулай эшләгән? Аның үз-үзен тотышы башкаларга ошыймы? Ничек дөрес эшләргә кирәк? Балалар герой турында сөйләп, үзләрен ничек дөрес тоту кагыйдәләрен истә калдыралар.
Инде бераз үсә төшкәч, олылар балаларга үзләре яраткан шигырьләрне укый ала. Бала андагы сүзләрне, мәгънәне аңлап бетермәсә, сораулар яудыра. Шулай итеп, ул тагын да күбрәк аңлап-белә, тыңлап кына торучыдан актив, белергә омтылучыга әйләнә.
Шигърият аша хисләрне бик төгәл җиткереп була. Шагыйрь үзе кичергәннәрне, иң якты хис-тойгылары белән уртаклаша. Бу кичерешләр укучыга да күчә. Шигырьләр яратырга, тормыш шатлыкларын күрергә, тирә- ягыбыздагы әйберләргә башка күз белән карарга өйрәтә.
Күп кенә шагыйрьләрнең иҗат җимешләре туган ягына, әнисенә, мәхәббәткә багышланган. Алар безгә кешелекле, киң күңелле, ягымлы, шул ук вакытта кыю булырга ярдәм итә.
Үсмер чакта күпләр үзләре дә шигырь язып карый. Бу чорда уй-хисләреңне рифмага салу – шәп чара. Ләкин әти-әниләргә бик игътибарлы булырга кирәк. Улыгыз йә кызыгызның әле бик үк килеп чыкмаган юлларыннан көләргә, яки ничек дөрес язарга кирәклеген, кимчелекләрен күрсәтергә һич ярамый. Шулай ук яшь талантны бөтен кешегә белдерергә теләү дә дөрес эш түгел. Әгәр теләсә, үсмер моны үзе дә эшли ала. Моңа зуррак хисләрне аңларга ярдәм итүче чара буларак карарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев