Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Балалар өчен Фәйрүзә Мөслимова шигырьләре

“Перес!”Төпчек малай булгангамы,Сәид – кадерле бала.Мультфильмнар караталар,Китап укыйлар аңа.Берсеннән-берсе кызыклыУеннар уйнаталар,Табышмаклар әйткән булып,Зиһенен уяталар.Бер көн апасы, иркәләп,Ал...

“Перес!”
Төпчек малай булгангамы,
Сәид – кадерле бала.
Мультфильмнар караталар,
Китап укыйлар аңа.
Берсеннән-берсе кызыклы
Уеннар уйнаталар,
Табышмаклар әйткән булып,
Зиһенен уяталар.
Бер көн апасы, иркәләп,
Алды кулын учына:
“Песием, песием”, – дип сыйпагач,
“Перес!” – дип сукты шуңа.
Сәид менә, яратканда,
Песиен сыйпый гына.
Ничек аңа шул минутта
“Перес!” – дип әйтеп була?
Өстәлдән нидер чәлгәндә,
Анда инде эш башка:
Тик “Перес!” – диеп әйткәнче,
Сөймәскә, сыйпамаска!
Фото: pixabay.com


Кабак


Әй, кабак, син, әй, кабак,
Ничек шулкадәр үстең?
Энемне, хәтта мине дә
Бер җәйдә куып җиттең.
Тик барыбер мактанма син,
Без үстердек зиһенне.
Буй булмаса, акыл белән
Җиңәрбез, кабак, сине.
Күтәрергә көч юк югын,
Тәгәрәтсәк, ни дисең?
Безне җиңәргә әйдәгән
Беренче сынау бит син.
Кояштай якты булсаң да,
Авырсың ла таш кебек...
И-их! Алай да тәгәрәдең,
Интекмәдек көч түгеп.
Фото: pixabay.com


Бәби
Кичә генә зур кибеттә –
Супермаркет залында
Бер бик матур апа күрдем,
Бәби иде кулында.
Үзеннән дә матур иде
Кулындагы бәбие.
Чәчләрендә алсу бантик,
Нәкъ шул төстә киеме.
Кабарынкы итәгенә
Вак-вак энҗе чигелгән.
Күзәтеп бара дөньяны
Әнисенең иңеннән.
Бераз гына артка калдым,
Күзләрен дә күрергә.
Шул чакта бәби дигәнем
Тотынмасмы өрергә!
Котым очты, шаккатудан
Егыламмы дип торам.
Сокланганым – бәби түгел,
Бәләкәй көчек булган!
 


Сыерчык оясы
Әти әйтте: “Инде кошлар китте,
Көз яулады күптән дөньяны.
Алып төшик әле алмагачтан
Сыерчыгы киткән ояны.
Чистартырга, төзәтергә кирәк,
Яз җитүгә кабат эләрбез.
Кошлар кайткач, без бит әнә ничек
Сезне сагынып көттек, диярбез”.
Их, әтием, юкка мактангансың,
Сыерчыклар кайтты иртәрәк.
Ишегалдын очып әйләнәләр
Оялары юкка үпкәләп.
Сыерчыклар, кара, онытмаган
Үз өенә илтер юлларны.
Әти, әти, тизрәк элик инде
Чистартылган, төзек ояны!
Ә кошкайлар, безне аңлагандай,
Күзәтәләр, кунып бер читкә:
“Озак кайттык, тагын азга гына
Түзәрбез, дип, инде ничек тә”.


Эт елый
Аскы катта эт елый,
Берүзе калган өйдә.
Елатып яткырыр булгач,
Алганнар икән нигә?
Аскы каттагы күршеләр
Соң кайталар шул эштән.
Ирексезләп тоткан өчен
Оялмыйлар да эттән.
Хуҗалары кайткан чагын
Әллә саклап торасы?
Һәм шул этне үзебезгә
Кунакка чакырасы?
Дустым итә алсам аны,
Ул мине ташлап китмәс.
Күршеләрдән гел ваз кичәр,
Бикләнеп иза чикмәс.
Мин мәктәптән иртә кайтам,
Еш чыгарбыз урамга.
Бик бәхетле булыр ул эт,
Күпме була еларга?
Кайттылар. Төштем. Сорадым.
Исләре дә китмәде.
Сатабыз, ал, кыйммәт, диләр.
Минем... акчам җитмәде.
Фото: pixabay.com


Энемне йоклатканда
Йомшак җилләр иркәләсә,
Яфраклар лепердәшә.
Китәрләр әле йокыга,
Җил әкият сөйләсә.
Кәрниздәге күгәрченнәр
Күптән йокыга талган.
Бакчадагы миләшне дә
Зәңгәрсу томан сарган.
Безгә карап күз кыскандай,
Йолдызлар балкый күктә.
Энем белән икебезнең
Керерләр әле төшкә.
Тик ул төшләрне күргәнче,
Кирәк йоклап китәргә.
Энем һаман күз дә йоммый!
Нишләргә соң, нишләргә?
Фото: pixabay.com


Фәйрүзә Мөслимова
"Сабантуй" журналы архивыннан, 2016 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев