Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Балалар өчен шигырьләр - Лилия Нурлы

Лилия НУРИЕВА 1983 елның 7 августында Актаныш районы Иске Сәфәр авылында дөньяга килә. Әдәби тәхәллүсе - Лилия Нурлы. Урта белемне ул туган авылында, ә югары белемне КДУның татар филологиясе факультет...

Лилия НУРИЕВА 1983 елның 7 августында Актаныш районы Иске Сәфәр авылында дөньяга килә. Әдәби тәхәллүсе - Лилия Нурлы. Урта белемне ул туган авылында, ә югары белемне КДУның татар филологиясе факультетында ала. Кечкенәдән шигырьләр яза, рәсем ясарга ярата. Хәзерге көндә Лилия КФУда аспирантурада укый. Казан педагогика көллиятендә укыта. 2016 елда яшь иҗатчыларның "Иделем акчарлагы" конкурсында аның балалар өчен язылган шигырьләре 1нче урынга лаек булды.



Әти балыкка киткәч


Иртән-иртүк торды да
Әти китте балыкка.
Үзе белән нигәдер
Алмады бер кармак та.
 
Кичен әтием кайтты
Бер чиләк балык белән.
Кармаксыз тоту җаен
Каян микән ул белгән?!
 
– Әтием, дим, әтием!
Бу кадәрле балыкны,
Кулланмыйча кармакны,
Ничек тоттың, әйт әле,
Шаккатырып халыкны?
 
– Улым, – диде әтием. –
Нәни аның хәйләсе:
Бүген миңа булышты
Серле балык ятьмәсе.


Явыз малай


Бүген мине кабаттан
Елатты “явыз” малай:
Чәчтән тартты, йолыкты,
Колакны борды, ай-яй!
 
Орышты тәрбияче:
– Ярамый, энем, алай!
Дусрарыңны кыерсыту
Бер дә килешми болай.
 
Инде ничәнче тапкыр
Гел елата шул малай.
Бүтән эшләмим ди дә,
Янә оныта бугай.
 
Ә хәйләсен соңыннан
Әйтеп салды ул үзе:
Мине ошаткан булган,
Яратып кына тарткан.



Мин әнигә булышам


Мин инде бик зур малай
Әниемә булышам.
Өйләрне җыештырам,
Савыт-саба юышам.
 
Кулыма чүпрәк алып
Сөртәмен тузаннарны.
Урамнан үткән чакта
Сәламлим узганнарны.
 
Карап калалар арттан:
– Нинди зур малай, – диеп.
Мактаганны яратам:
Кызарам, башны иеп...
 
Мин бит инде зур малай,
Һәр эштә дә алдырам.
Бераз үссәм, әнигә
Бернинди эш калдырмам!
 
Мин авырган чагында
Мин авырган чагында
Әнигә читен, беләм.
Төн йокысын калдырып
Утыра минем белән.
 
Балын, сөтен, чәйләрен,
Бирә кура җиләген:
– Мәтрүшкәләп эч, улым,
Бетәр салкын тигәнең.
 
– Файдасын сизәм, әни.
Килә тизрәк торасым:
Уйныйсым, шаярасым,
Бакчаларга барасым!
 
Мин сәламәт чагында
Әнигә бик зур бәйрәм.
Шуңа кайчак авырсам да
Сиздермәскә өйрәнәм!



Туңдырма


Ятамын иртән йоклап,
Әни уята уйнап:
“Әйдә, балам,тор инде,
Каласың инде йоклап...”
 
“Әз генә, әни, ятыйм.
Төшемне күреп калыйм.
Минем кулда туңдырма,
Бик тәмле – шуны ялыйм!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев