Башмак
(Татар халык әкияте)
Борын заманда бер бабай үзенең улы белән бер начар гына өйдә яши икән. Үләр алдыннан малаена әйтә бу: «Сиңа бер башмак кына калдыра алам инде» – ди. Менә малай ил гизәргә чыгып китәргә уйлый. Башмакны кигәч, аягына җиңел булып китә, ә башмак музыка уйный башлый. Бара торгач, малайга бер кеше очрый. Ул әйтә: «Бу башмагыңны миңа сат, мин сиңа алтын бирәм», ди. Малай риза була. Теге кешенең башмакны киюе була, шунда ук йөгереп тә китә, һич туктый алмый бу. Көч-хәл белән башмакны салып, кире малайга тоттыра: «Мә, шайтанлы башмак икән» – ди. Бара торгач, малайга бер әби очрый. «Шәһәрдә нихәлләр бар, әби?» – дип сорый малай. «Унбиш ел элек ханның малае үлгән иде, әле дә халык кайгыда, көләргә ярамый», – ди әби. «Ханны юатырга кирәк, үлгән кире кайтмас, шунда барыйм әле», – ди малай. Шәһәргә музыка уйнатып, уен-көлке белән килеп керә. Кылыч тоткан вәзир моны куа башлый. Шаулашкан тавышка хан үзе килеп чыга да башмаклы егеткә керергә куша. «Бу малай үзе уйнамый, аягындагы шайтан башмагы уйный», – ди вәзир. «Алайса, ул башмакны киеп, син биеп кара әле», – ди хан. Вәзир шулай эшли дә. Тик биемәкче булып бер аягын күтәрә, икенче аягын кузгата да алмый икән. Шулай итеп, унбиш ел буена көлмәгән ханның күңелен ачкан егет сарайда яшәп кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев