Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Безгә тынычлык кирәк!

Җиңү көненә шигырьләр

 

Быел Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Бу бөтен дөнья өчен зур бәйрәм! Шуңа синең игътибарга матур шигырьләр тәкъдим итәбез.


 

Эльмира Шәрифуллина

Минем бабай 

 

Минем бабам капитан,

Сугышта булып кайткан.

Күкрәк тулы орденнар,

Медальләр алып кайткан.

 

Безнең илдә һәр бала,

Уйнап-көлеп йөрсен дип,

Хәвеф-хәтәр күрмәсен,

Тыныч булып үссен дип.

 

Көрәшкән чакта бабам,

Әни

Нәкъ минем яшьтә булган,

Рәсем ясап, хат язып,

Бабама салып торган.

 

Бик күп сугышкан бабам,

Дошманны жиңеп кайткан.

Үзе белән ул безгә

Тынычлык алып кайткан.


 

Хәсән Туфан

Гөлләр инде яфрак яралар

 

Гөлләр инде яфрак яралар

Хәбәр итеп язлар җитәсен.

Язлар җиткәч сугыш бетәсен

Көтеп утыра сабый балалар:

Гөлләр инде яфрак яралар.

 

Хәбәр итеп язлар җитәсен

Кояш керә кайбер көннәрдә

Утыны беткән ятим өйләргә.

Керә дә котлый алар иртәсен

Хәбәр итеп язлар җитәсен.

 

Язлар җиткәч сугыш бетәсен

Салют кыла «сугыш алласы».

Чү, елама, солдат баласы:

- Туплар әйтә әнә, иштәмсең,

Язлар җиткәч сугыш бетәсен.

 

Көтеп тора сабый балалар

Аҗдаһаның башын өзгәнне.

Ә ул инде, җиңелеп, тезләнде.

Дар элмәге лаек та аңар,

Карап тора сабый балалар...

 

Гөлләр инде яфрак яралар,

Язы җитте, язы дөньяның!

Ас җәлләдны, солдат туганым,

Беләләр бит барыбер балалар...

Гөлләр инде яфрак яралар!

 

 

Шәйхи Маннур

Булмасын 

 

Минем әти капитан,

Германиядән кайткан.

Утлар, суларны кичкән,

Берлинга барып җиткән.

 

Минем дәү кызым, дигән,

Тыныч укысын, дигән,

Аның дус кызлары да

Шундый ук булсын, дигән.

 

Ләйлә белән Камилнең,

Сөмбел белән Наилнең

Әтисе дә сугышкан,

Безнең өчен тырышкан.

 

Алар бергә йөргәннәр,

Бергә-бергә җиңгәннәр.

Инде минем әтием,

Кабат аерылмабыз, ди.

 

Үзебез исән чакта,

Сугыш булдырмабыз, ди.

 

Әллә кайда, еракта,

Комсызлар торган якта –

Тагын телиләр, имеш,

Булсын дип сугыш, үлеш.

 

Булмасын ул, булмасын,

Кирәкми безгә сугыш!

Булмасын бер куркыныч,

Булсын бөтен ил тыныч!

 

 

Әхмәт Ерикәй

Безгә тынычлык кирәк

 

Шаулый урман, гөрли болын,

Яфрак яра тал тирәк,

Яшел бакча төзү өчен,

Безгә тынычлык кирәк.

 

Тормышны, җирне ярату −

Безнең беренче теләк,

Зур заводлар салу өчен,

Безгә тынычлык кирәк!


 

Роберт Миңнуллин

Тынычлыкның туган көне 

 

Минем бабай орденнарын,

Медальләрен такты бүген.

Ялт-йолт итеп тора алар –

Шуңа күрә якты бүген!

 

Бүген бигрәк егетләрчә,

Солдатларча атлый бабам.

Бабам белән, җитәкләшеп,

Мин парадка бүген барам.

 

Җиңүчеләр кебек итеп

Атлыйм мин дә, атлый ул да.

«Син – батыр!» – дим мин бабама,

«Син – батыр!» – дип мактый ул да.

 

Ул иң батыр солдат булган,

Мин дә солдат булачакмын.

Бабам тыныч ял итсен дип,

Ил чигендә торачакмын!

 

Борчылмагыз! Үсеп килә

Батырларның оныклары.

Бабайларның батырлыгын

Бер малай да онытмады.

 

Иртә тусам, мин үзем дә

Бабам кебек булыр идем…

Тынычлыкның туган көнен

Бәйрәм итә бүген илем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев