Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Бүген тагын минем белән бер уйнаучы калмады! - Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА шигырьләре

Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА (ШАҺИЕВА) Түбән Кама районының Тоба авылында туа. Каенлы урта мәктәбендә белем ала. Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумын, Казан икътисад, идарә һәм хокук институтын...

Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА (ШАҺИЕВА) Түбән Кама районының Тоба авылында туа. Каенлы урта мәктәбендә белем ала. Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумын, Казан икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлый.
Ун ел дәвамында Түбән Кама шәһәренең “Кама таңнары” әдәби берләшмәсендә җаваплы сәркатип булып эшли. Өлкәннәргә – “Аккошлы күл” (2006), балалар өчен “Зәйдә сикерә балык” (2007), “Догалы өй” (2009), “Рәхмәт сиңа” (2011) исемле китаплары дөнья күрә.
Илзирә Вәлиуллина 2008 елдан – Татарстан һәм Россия Журналистлар берлеге һәм 2013 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Бүләк


Без бүген әнием белән
Яңа кибеткә кердек.
Анда бик матур киемнәр –
Күлмәкләр карап йөрдек.


Бик зур итеп төзегәннәр
Ниләр генә юк монда.
Әни чиләк-көрәк алды
Уйнарсың, диеп, комда.


Сатучы апа үземә
Йомшак уенчык бирде.
– Бүген бездә һәр балага
Бүләк бар, – диеп йөрде.


– Рәхмәт әйттеңме соң, балам,
Ападан бүләк алгач...
Ишетмәдем, – диде әни, –
Икәүдән-икәү калгач.


– Гафу ит әни, оныттым
Әйдә, кибеткә, тизрәк.
– Әйбер бирсәләр, һәрвакыт
Рәхмәт әйтергә кирәк!


Күбәләк
Бүген үзем белән алдым,
Уйнарга туп-түгәрәк.
Нәни кызчык алып чыккан,
Уенчык бер күбәләк.
Этеп йөргәндә канатын,
Җилфер-җилфер итә ул.
Әйтерсең лә, менә-менә
Өскә очып китә ул.
Көлә, кызчык, шырык-шырык,
Күрәсең бик тә кызык.
Күбәләк артыннан чаба
Ашыгып, кызып-кызып...

Ярамый


Комда уйнадык беркөнне,
Көне эссе, кыздыра.
Матур бер кыз рәхәтләнеп,
Комны чәчә, туздыра.


Чәч араларыма тулды,
Күзләремә ком керде.
“Ярамый!” – дип шелтәләгәч,
Елмайды, кызчык, көлде.


– “Әле бит ул, би-и-и-к, бәләкәй,
Аңа бары яшь ярым.
Әйтүдән файда юк, ул бит
Аңламый югын-барын...


Диеп тора әнисе дә
Дими: “Алай ярамый!”
Тәртипкә кеп-кечкенәдән
Өйрәтүне аңламый.


Туган көн
Тукай абый туган көн дип,
Әни үткәрде бәйрәм.
Өйдә тәм-томнар пешерде
Ясады катык, әйрән.
Шигырьләр сөйләде, рәхмәт,
Язган шагыйрь абыйга.
Монысы дип, өлкәннәргә,
Ә бусы дип, сабыйга.
Әкиятләрен укыды,
“Шүрәле”, “Су анасын”.
Дидем: “Бу сүзләрне абый,
Каян уйлап таба соң?”
– “Ул балалар, чып-чын талант,
Фикер иясе, көчле.
Бары Алла бабай бирә,
Мондый илаһи көчне”.
Бу көн шулай рәхәт узды,
Беркем ару белмәде.
Тукай абый үзе генә
Туган көнгә килмәде...

Сарымсак белән суган


Сарымсак белән суганнан
Ала кешеләр шифа.
“Салкын тиюдән саклый ул!” –
Диде беркөнне Зифа.


Безнең дә өстәлдә һәрчак
Суган, сарымсак тора.
Әни аны турап бирә
Яки кыргычтан кыра.


Әтием дә бик хуп күрә
Әни яратып ашый.
Һәр атна саен авылдан
Әтием суган ташый.


Әби әйтә: “Ашыйсыз, – ди, –
Бәрәңге урынына...”
– Дәваланабыз, әти, – дим, –
Тамыза борынына...


Ютәлләсәк, әни шундук
Суган суы кайната.
Бал өсти, кайчак эчерә
Көнләп түгел, айлата.


Дару эчкәнче, файдалы
Сарымсак белән суган.
Син дә бер дә авырмассың,
Кулланып кара, туган!


Уенчыкларым
Эштән кайткач компьютерга
Утыралар һәммәсе.
Дөньяда нинди хәлләр бар?
Караштырыйк, янәсе.
Бүген тагын минем белән
Бер уйнаучы калмады.
Урамга алып чыгам дип,
Әбием дә алдады.
Анда бигрәк суык икән
Чыгарбыз, дип, иртәгә.
Телефоннан шалтырата
Дус хатыны Иркәгә.
Маймыл, аю, атларымны
Идәнгә тезеп куйдым.
Бу компьютер, телефоннан
Белсәгез димен, туйдым.
Минем белән уйнарга да
Вакытлары һич калмый.
Уенчыклар тыңлап тора
Кымшанмый, тын да алмый.
Алар чын дуслар, ичмасам,
Гел минем белән бергә.
Көннәр буе компьютерда
Утырмый алар бер дә.

Качышлы уены


– Мин унга кадәр саныймын
Качып өлгер, – ди, – бабам.
– Сигез, тугыз, ун, киләмен
Эзләргә сине балам...


– Кая икән оныгым, – дип,
Карават астын карый.
Табыр иде бабай, монда
Качмадым әле ярый.


– Мин монда! – дип кычкырамын, –
Китмә бабай кирегә.
– Кай төштә син, кайда, кайда?..
– Борыл, – димен, – бирегә.


– Ничек инде кычкырып та
Мине таба белмисең...
Янәшәмнән узганда да
Һаман, – димен, – күрмисең.


– Күзлектә ахры хикмәт, дип,
Бабай башкасын кия.
Менә хәзер карарбыз ди,
Яшерен әйдә, дия.


Эзли бабай, ә мин качтым
Бу юл чаршау артына.
Йөри бабай арлы-бирле
Китерепләр шартына.


Кычкырмасам да: “Монда!” – дип,
Бабаем алды кочып.
Ничек тапты тиз арада
Тордым бит юкса, посып.


– Т-а-п-т-ы-м, чык, хәзер син сана
Мин качам синнән балам...
Уйный торгач санарга да
Өйрәтте мине бабам.


Ташламас
– Әтиең яратамы? – дип
Сорый миннән һәммәсе.
Эштән кайтканда әйберләр
Аламы дип, янәсе.
Тәмле ризыклар да ала,
Ала кием-салымны.
Сезнең белән рәхәтләнеп
Үткәрәм ди ялымны.
Ничек яратмасын инде?!
Мин үз кызы бит аның.
Кадерлем син, – ди, әтием,
– Бердәнберем! – ди, – җаным.
Әти эштән кайту белән
Аны кочаклап алам.
Ә эшкә киткән вакытта
Үбеп, озатып калам.
Күргән-белгән әйтә мине
Әтиенә охшаган.
Әти мине беркайчан да
Ташламас, дип ышанам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев