Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

"Чикләвектә" Әхәт Гаффар /хикәя/

Чикләвек өлгердеме, без – Гыйлаҗи, Рөстәм, безнең күрше кызы Флүзә һәм мин – авылда сирәк күренәбез. Без – урманда. Башта Җиләклек урманын айкыйбыз. Әле чикләвек тәмам өлгереп җитмәгән дә була. Ашап т...

Чикләвек өлгердеме, без – Гыйлаҗи, Рөстәм, безнең күрше кызы Флүзә һәм мин – авылда сирәк күренәбез. Без – урманда. Башта Җиләклек урманын айкыйбыз. Әле чикләвек тәмам өлгереп җитмәгән дә була. Ашап туймаслык тәмле. Тиен кебек керт тә керт итеп чикләвек ватабыз. Ул да булмый, кич җиткән. Кайдадыр басу читендә ялгыз трактор җир сөрә башлый. Аның тавышы безгә чикерткә сайрагандай гына ишетелә. Авылга хәтле ерак әле. Әмма кичен ул шулкадәр якын тоела, тагын бер-ике атласаң, берәр бакча читәненә килеп төртелерсең кебек.
Арылган. Салам чүмәләсенә чалкан ятып, беркавым хәл җыябыз. Күз алдында күкнең төпсез коесы. Ә кое төбендә беленер-беленмәс кенә булып ай сиземләнә. Кулыңны сузсаң, шул ай синең ялгыш хәрәкәтеңнән куркып сүнәр шикелле.
Ә күкнең шәмәхә ягында бер йолдыз калка.
– Ясалма иярчен ул, – ди Гыйлаҗи.
– Юк, йолдыз, – дим мин.
– Иярчен инде, әйткәч.
– Ярар соң, синеңчә булсын.
Тынлык урнаша.
Үр астындагы тугайда ат кешнәп куя. Без йомыла башлаган керфекләрне ачабыз да камыллы кыр буйлап иңкүлектән түбән йөгерәбез. Колакта җил генә сызгырып кала. Күкрәкләр кысыла, мышныйбыз. Артта калмасын дип, мин Флүзәнең кулыннан тотып чабам. Бераздан, авыл юлына җиткәч, кинәт туктап калабыз. Буадан салмак кына җылы томан күтәрелә. Гүя сулый ул. Балык уйнап куя. Сискәнеп китәбез. Мин Флүзәгә әйләнеп карыйм. Аның дәү күзләре тагын да зураебрак ачылган. Озын сары керфекләрен – камылга, ә күзләрен ике зәңгәр чәчәккә охшатам мин аның.
– Малайлар, – ди Гыйлаҗи, – иртәгә кая барабыз?
– Җиләклеккә, билгеле, – ди Рөстәм.
– Анда чикләвек беткән ич инде. Комбайнчылар ашап бетергән.
– Күп әле. Сиңа гына җитәрлек.
– Кая инде. Бер кишәнке тапканчы, ни гомер уза. Караңгы урманга барасы иде. Биштәрләр асып.
– Ера-а-ак, – дим мин. – Адашырбыз... Берәр әбигә генә ияреп барсаң гына инде...
– Чикләвеккә иртәгә минем әби бара. Бәлки, ияртер? – ди Флүзә. – Мин әйтеп карармын.
Таралышабыз. Суынган ашны тиз генә ашыйм да, бер стакан сөт эчеп, печәнлеккә чыгып ятам. Төшемдә томырылып үскән чикләвек кишәнкесе күрәм. Чикләвеген каерып авызга кабам. Берсен ватып, сап-сары, түм-түгәрәк төшен Флүзәгә сузам. «Аша!» – дим. Ә ул көлә. Алмый, ялындырган була, янәсе! «Теләмәсәң, әллә...» Сап-сары, түм-түгәрәк төшне үзем кабам. Кабам да йөзне чытам. Чикләвек төше түгел, балан икән...

* * *
– Йә-ә оланнар, булдыгызмы? – ди Әсма әби, безне баштанаяк күзәткәч. – Ипи алгансыздыр, шәт? Урман һавасы карынны ачтыра ул.
Әсма әби картая инде. Шулай булса да, җәен-көзен урманнан, болыннан кайтып керми. Флүзәләрнең туфраксалары да, чоланнары да, келәтләре дә, базлары да гаҗәеп үләннәр, тамырлар, җиләк-җимеш, әллә нинди кайры, агач яфраклары белән тулы. Кайсы дәваланыр өчен, кайсы ашар өчен.
– Арымассызмы икән соң, оланнар? Ерак лабаса. Хәер, кечкенә чакта үзебез дә шундый иек. Күп йөрдек. Ай-һай күп йөрдек, – ди әби әллә безгә, әллә үз-үзенә.
Без аны тыңламыйбыз да. Урылып бетмәгән бодай кырын кыйгачлый ярып сузылган такыр юлдан барабыз. Каршы тау өстеннән кояш күтәрелә. Юлыбыз нәкъ кояшка илтә кебек. Тауның нәкъ түбәсенә үткәндә, кояш, тиен шикелле, кинәт күккә сикерә. Аның каравы безнең алда урман җәелә.
– Менә җиттек тә. Буш кайтмабыз, – ди Әсма әби.
* * *
–У-у-у! Менә бу чикләвек ичмасам! – Гыйлаҗи, гаҗәпләнүеннән авызын ачып, ни әйтергә белми кала.
– И-и, күп, малайлар! – ди Рөстәм һәм бер ботакны җиргә ия.
– Чү-чү, алай итмә, олан. Агачны җәберләргә ярамый. Сындырасың ич җанашымны. Ычкындыр әле, ычкындыр.
– Ә хәзер менә шулай итеп, агачның очыннан тотып... Җәберләргә ярамый.
Әсма әби, сөйләнә-сөйләнә, куаклыкка кереп югала. Флүзә дә әбисенә иярә.
Гыйлаҗи, Рөстәм, мин – өчәү генә калабыз. Чикләвекне җыймыйбыз әле. Башта туйганчы ашарга кирәк. Яфраклардан өстебезгә шыбыр-шыбыр чык тама.
– Эссе буласы бүген, – дим.
– Каян беләсең?
– Чык күп төшкән...
Тынабыз. Чокыр төбендә су табып, ипиләребезне манчый-манчый ашыйбыз. Аннары капчыкларыбызның авызын алдыбызга каратып муеныбызга эләбез дә чикләвек җыярга керешәбез. Әле аерылабыз, әле көтмәгәндә яңадан кушылабыз. Кайдадыр якында гына Әсма әбинең гөлдерек тавышы да ишетелеп китә. Флүзә дә үзенең яңгыравыклы тавышы белән бөтен урманга чыркылдап көлеп куя.
– Карале, малай, – ди Гыйлаҗи, бөрчелгән сары чикләвекләр салынган биштәргә ымлап. Ул биштәр ачыклык читендәге ялгыз каен төбендә тора иде.
– Әсма әбинеке. Ул шулай бөрчеп җыя. Авылга чүп ташып йөрми. Авыр ич аңа.
– Рахман, әйдә, болай итәбез.
– Ничек?
– Чикләвекләрен чәлеп, аңа үзебезнең бөрчелмәгәннәрен тутырыйк та качыйк... Аннан өчебезгә бүләрбез.
– Кит аннан! Белсә? Уңайсыз ич.
– Без дип кем белсен? Урман ич бу.
– Кызыгы ни тора, кызыгы!..
– Әйдә, алайса, – дим мин, начарлык эшләвебезне аңласам да.

* * *
Озак йөгерәбез. Әйтерсең лә артыбыздан шөпшә өере куа чыккан. Әсма әби артыбыздан килми микән дип, ялт-йолт каранабыз. Битләребезне ботаклар чәпәли. Рөстәмнең күлмәк җиңе эләгеп ертыла. Әмма туктаган юк, урман юлы буйлап элдерәбез генә. Агач араларыннан сузылган кояш нурлары күзләрне чагылдыра. Ул да булмый, Гыйлаҗи чыбыкка сөрлегеп абына да, бер кат мәтәлчек атып, юл уртасына сузылып ята.
– Малайлар! Туктагыз! Калдырмагыз мине!
Нык итеп бәйләгәнгә, чикләвекләребез коелмаган.
– Кая дип чабабыз соң әле? Әсма әбигә тагы безнең арттан җитү! Әйдә, әкрен генә кайтыйк, – ди Рөстәм.
Тирә-ягыма каранам. Рөстәм белән Гыйлаҗиның да күзләре уйный башлый. Агачлар биек. Юл тарайган, күптән йөрмәгәннәр, ахры, арба эзләре чак кына беленеп тора. Монда көн сүрән. Кояш агач башларын гына яктырта. Карт имәннәр, корыган ботаклар, шыңкаеп, безне эләктерергә чамалыйлар шикелле.
– Адашканбыз, малайлар.
– Син гаепле, Гыйлаҗ-мылаҗ. Син котыртмаган булсаң... – Рөстәм Гыйлаҗига селтәнә.
– Каян белим мин. Безне Әсма әби сихерләп адаштырган.
– Сихерләде ди. Черки дә үтерми ул.
– Тсс! Ишетәсеңме? Сөйләшәләр...
– Чыннан да. Киләләр ич. Монда таба киләләр, ә?
– Качабызмы, малайлар?
– Кая качасың ди. Сиздерми генә артларыннан барырга кирәк, ияреп чыгарга.
– Ә хәзергә, әйдә, качып торабыз.
Имән артына яшеренеп көтәбез. Тавышлар якынайганнан-якыная бара.
– Шым бул диләр сиңа, бәрәңге баш!
– Әсма әби ич бу, малайлар!..
Бер-беребезгә карашып алабыз. Юл борылышыннан, аркасына биштәрен асып, таякка таянган, Флүзәне җитәкләгән Әсма әби чыгып килә иде.
– Көпә-көндез бит, көпә-көндез! Үзең күрдең ләбаса, мин бөрчеп кенә җыйдым.
– Әби, Гыйлаҗилар алыштырган аны. Югалмаслар ие. Ник кайтып киткәннәр соң, ә? Ник киткәннәр?
– Гөнаһлы булма, кызым. Үз күзең белән күрмәгәч, алай димиләр. Тәүфыйклы малайлар ич алар. Җәбер-золым эшләрдәйләргә охшамаганнар. Җеннәр эше генә бу.
Флүзә белән Әсма әби күздән югалуга, әкрен генә каранып чыгабыз. Ничек монда килеп чыккан алар? Без бит озак йөгергән идек.
– Рахман, – ди Рөстәм, – бу теге әйләнмә юл түгелме соң? Бер урыннан башлана да тагы шунда килеп тоташа.
– Малайлар, ә малайлар! Әйдә, Әсма әбине куып җитәбез дә чикләвекләрен кире бирәбез, – дим мин.
– Кит аннан! Әтиләргә әйтеп, җаныңны алдырыр.
– Ә без юри генә, шаярып кына алдык диярбез.
– Ышанмас.
– Ышаныр. Әйбәт әби ул Әсма әби. Флүзә дә әйбәт, – дидем дә мин юл буйлап кызу-кызу атлап киттем.
Рәхәт. Беренче сентябрьдә мәктәпкә барган күк. Бераз баргач, урман яктырып китә. Агачлар арасындагы нурларның исәбе-хисабы юк. Үзләре зәп-зәңгәр. Флүзәнең күзе һәм күлмәге кебек зәңгәр нурлар...
Влада Семенова рәсемнәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев