Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Әдипләребез: Әхәт ГАФФАР

Татар драматургы, журналист Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын «Яшь ленинчы» (бүген “Сабантуй” журналы) г...


Татар драматургы, журналист Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын «Яшь ленинчы» (бүген “Сабантуй” журналы) газетасында башлый. 1971–1981 елларда «Социалистик Татарстан» газетасы һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә эшли. 1982 елда Ә.Гаффар Татарстан язучыларының Әлмәт оешмасына җаваплы сәркатип итеп билгеләнә.
Әхәт Гаффар әдәбият мәйданына 1970 еллар башында килә. Үзен «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981) кебек повестьлары аша прозаик итеп таныта. Ул драматургия жанрында да нәтиҗәле эшли. Аның «Өч сорауга бер җавап» (1981), «Язлар моңы», «Соңгы ләкләк» (1980), «Бер картлыкта, бер яшлектә» (1981), «Мунча көне» (1982) пьесалары, «Соңгы сөю» (1980) һәм «Хөкем» исемле драмалары (1981) тамашачыларның игътибарын казаналар.
Әхәт Гаффар – М.Горький исемендәге Бөтенсоюз әдәби конкурс лауреаты (1985), «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» (1998).


Әхәт Гаффарның «Чикләвектә» хикәясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев