Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Дөньядагы иң зур Сабантуй - Мәскәүдә узды!

22 июльдә Мәскәүдә дә бик зур Сабантуй узды. 200 меңнән артык мәскәүлене, шәһәр кунакларын, чит ил вәкилләрен, дәүләт идарәсе хезмәткәрләрен, җәмәгать эшлеклеләрен берләштергән бәйрәм яңадан дөньядагы...

22 июльдә Мәскәүдә дә бик зур Сабантуй узды. 200 меңнән артык мәскәүлене, шәһәр кунакларын, чит ил вәкилләрен, дәүләт идарәсе хезмәткәрләрен, җәмәгать эшлеклеләрен берләштергән бәйрәм яңадан дөньядагы иң зур Сабантуйның матур үрнәге булды.



«Коломенское» музей-тыюлыгында үткән чара программасы быел тагын да киңәйтелгән: традициягә кергән уеннар белән беррәттән, флайборд су тамашасы, көймә ярышы, музей территориясе буенча квест халык күңеленә бик хуш килгән. Концерт мәйданчыкларында Мәскәү, Татарстан, Башкортостан һәм башка төбәкләрнең танылган артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаган. Милләтара бәйрәмне татар, башкорт авылларының җыр-биюләре, уеннары, милли ашлары бизәгән. Ә мәйданда ил батырлары төп бүләк – машина оту өчен бил алышкан. Мәскәү көрәше җиңүчесе булып Нижгар өлкәсеннән Илшат Нуриманов билгеләнгән.
Сабантуйга килгән һәркем әлеге бәйрәмнең милли гореф-гадәтләребезне саклауда, халыкның мәдәни һәм спорт ягыннан осталыкларын күрсәтүдә, дуслык күперен ныгытуда зур һәм мөһим чара булуын билгели.



Чыннан да, Мәскәү Сабан туе ел саен татарларның һәм килгән кунакларның очрашу, рәхәтләнеп күңел ачу, ял итү урыны булып тора.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да: «Сабантуй яшәгәндә, күпмилләтле Россия дә яшәячәк, тынычлык һәм татулык елдан-ел ныгый барачак, без моңа ышанабыз», – дип билгеләп үтә үзенең Мәскәү бәйрәмендәге чыгышында. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен дә җиткерә ул.
РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов Мәскәү Сабан туенда шәһәр турындагы мәшһүр җырны яңгырата. Чөнки дөньядагы иң зур Сабантуй нәкъ менә Россиянең күпмилләтле башкаласында уза бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев