Җәүдәт Дәрзаман шигырьләре

Бөтерчек

Күргәнсездер инде шәт –

Бөтерчегем шундый шәп!

Буяулары өр-яңа,

Сокланып карыйм аңа.

“Нишлим?” – дип уйлап карыйм,

Аннан соң уйнап карыйм.

Әйләндерәм зыр да зыр,

Бар кызыгы шундадыр,

Охшаган ул җырчыга, -

Күкрәгеннән җыр чыга!

 

Бүген генә үскән, ахры

Безнең Фәнил бик дәү инде,

Тиздән бишен тутыра.

Әнә, бармак бөгә-бөгә,

Нидер санап утыра:

 

- Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты,

Җиде, сигез, ун, унбер...

Өч кат саный, биш кат саный,

Санап чыга тагын бер.

 

Аптырагач: “Абый, абый,

Санап кара син дә, - ди. –

Бүген генә үскән, ахры, -

Унбер бармак миндә!” – ди.

 

Пөхтә була, матур була

Гөлназ һәрчак көтеп ала –

Рәхәт хезмәт дәресе.

Пөхтә була, матур була

Дусларының һәр эше.

 

Бүген алар тегү тегә,

Күзләре гел инәдә.

Менә дигән күлмәк теккән

Курчагына Зилә дә.

 

Укытучы апабыз да

Бер гаебен тапмады –

Башкаларга үрнәк итеп,

Аны гына мактады.

 

Дусты өчен Гөлназ бик шат,

Гөлназ өчен шат Зилә.

... Машиналар җырлап тора,

Күлмәк җөйли ак энә.

 

 

Саумы, җәй!

Кояш балкып нурын сибә,

Яшел төс иңә җиргә.

Куанышып, талпынышып,

Кошлар сайраша бергә.

 

Шәл ябынган, алка таккан

Ак каеннарга карап,

Яшь имәннәр бөдрәләрен

Тузгыта җилдә тарап.

 

Лепер-лепер кул чәбәкли

Усаклар, әбәк уйнап –

Ромашкалар, дулкын-дулкын,

Куыша алан буйлап.

 

 - Саумы, җәй! – ди Гөлназлар да, -

Сагынабыз сине без!

Яшел яулык болгый урман:

 - Сагынганда, килегез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: