Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Энҗе Мөэминова шигырьләре

18 май ‒ Энҗе Мөэминованың туган көне

18 май ‒ Энҗе Мөэминованың туган көне

 

Туган телем

Дөньяда иң-иң матур ил,

Ул – минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел,

Ул – минем туган телем.

"Балам!" - диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

"Әнием!" - дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган илдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

 

“Үз телендә сөйләшә”

Әтисе дә сөйләшә,

Әнисе дә сөйләшә.

Шулай булгач, нигә әле

Айдарга сөйләшмәскә?! —

Теле бар бит аның да!

Кара-каршы сөйләшергә

Әбисе бар янында.

— Әт-тә, ән-нә, тәт-тәт-тәт!..

Әб-бә, баб-ба, тәт-тәт-тә!.. —

Айдар шулай матур итеп

Үз телендә сөйләшә

 

“Моңсу бәйрәм”

Бәйрәмнең тагын да

Матуры, олысы,

Кояшлы май кебек

Яктысы, җылысы —

Бабамның сугышта

Кан коеп алганы —

«Зур Җиңү бәйрәме»

Дигәне бар әле.

Өр-яңа күлмәген,

Иң матур костюмын

Кия дә бабаем

Ул көнне өстенә,

Урамнар бәйрәмчә

Бизәлгән булса да,

Кояш гел һавадан

Нур чәчеп торса да,

Кешеләр ул көнне

Кайгылы тоела.

Елыйсын китереп

Яңгырый җыры да.

Ул көнне кешеләр

Һәйкәлләр каршында,

Баш иеп, тын гына

Торалар барысы да.

Сандыктан ала да

Күп төрле орденнар,

Медальләр тага ул

Пиджагы түшенә.

Һәйкәлләр тирәсе

Чәчәккә күмелә.

Шулчакта минем дә

Яшь килә күземә.

 

 

Фокусчы

Фокусчы фокус күрсәтә,

Карап тора бар кеше.

Ышанмастай эшләрне ул

Ышандырырлык эшли:

 

Юк нәрсәне бар итә ул,

Салкын суны ут итә.

Таяк белән селтәнсә,

Күгәрчен очып китә.

 

Авызыннан ут бөрки ул,

Аждаһа дип белерсең.

«Мин хәйләли белмим, — ди ул, —

Күрсәтәм, — ди, — дөресен...»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев