Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Габдулла Тукай мәсәлләре

Габдулла Тукайның мәсәлләре исә түбәндәге аңлатма белән басылган: «Зирәк һәм мәшһүр язучы Крыловның кызыклы әсәрләреннән һәм госманлы әдәбиятыннан алынган кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләр». Без сезгә шуларның берничәсен тәкъдим итәбез.

Мәсәлләр – кечкенә гыйбрәтле хикәяләр. Мәсәлләр ике өлештән тора. Беренче өлешендә хикәяләү килә. Бу өлеш әкияткә яки мәзәккә охшаш. Икенче өлешендә – сабак була. Ягъни акыл, әдәп, әхлакка өйрәтә торган фикер үткәрелә.

Габдулла Тукайның мәсәлләре исә түбәндәге аңлатма белән басылган: «Зирәк һәм мәшһүр язучы Крыловның кызыклы әсәрләреннән һәм госманлы әдәбиятыннан алынган кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләр». Без сезгә шуларның берничәсен тәкъдим итәбез.

Җил илә Кояш

Берзаман Җил илә Кояш икәве: “Кайсыбыз адәмнең киемен салдыра алыр?” – дип даулаштылар.

Җил, бар куәте илә исеп, адәмнең киемен салдырырга тырыша иде. Җил катырак искән саен, адамнең киеме тәненә ныграк ябыша бара иде. Җил булдыра алмады.

Менә берзаман Кояш күтәрелде. Баягы адәм, Кояшның кыздырганына чыдый алмыйча, барча киемнәрен култык астына кыстырып, ялангач китте.

 

Төлке һәм йөзем җимеше

Ниһаять, карны ачкач, Төлке дус бер бакчага керде;

Ул анда өлгереп җиткән йөзем җимешләрен күрде.

 

Йөземнәр көнгә каршы ялтырыйлар, ләгыль, якуттай;

Боларга хәйләкәр ач Төлкенең күзләр яна уттай.

 

Йөземнәрне ашарга үрелә, сикергәләп карый;

Күрә күз, җитмидер буй – ул тәмам хәлдән төшеп арый.

 

Озак михнәтләнеп, калгач йөземнәрне алалмыйча,

Алалмау хурлыгын үз өстенә йөкләп калалмыйча:

 

“Йөземнәр чи, әле өлгермәгәннәр, пешмәгәннәр, - дип. –

Бозарсың ашказаныңны, килешми эчкә анлар!” – ди.

 

Аккош, Чуртан һәм Кыскыч

         Бервакыт Аккош, Чуртан һәм Кыскыч, өчесе бер йөккә җигелеп, аны  алга алып бармакчы булдылар.

         Алар өчесе дә, тиреләреннән чыгарлык булып , көчәнеп тарталар, ләкин йөк һаман да кузгалмый. Бу йөк аларга, бәлки, авыр да булмас иде, ләкин Аккош һавага тартыла, Кыскыч артка өстери, Чуртан суга таба тарта.

         Боларның кайсы гаепле, кайсы хаклы – анысында безнең эшебез юк, ләкин йөк әле һаман да шул ук урынында.

 

Ташбака илә куян

         Ташбака илә Куян, узышмакчы булып, бер тауга таба йөгерешә башладылар.

         Куян, үзенең  йөгереклегенә ышанып, юлда ятып йоклады.

         Куян берзаман йокысыннан уянып караса, Ташбака әллә кайчан тауга барып җиткән!

         Инде безнең Куян  артка калганына үкенде дә, хурнланды да, әмма ни  файда?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев