Галимҗан Гыйльманов шигырьләре

Галимҗан Гыйльманов 1957 елның 1 февралендә  Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1974 елда Әсән урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г.Гыйльманов Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында мәгълүм “Әллүки” әдәби түгәрәгендә үзенең иҗади мөмкинлекләрен сыный.  Университетны уңышлы тәмамлагач, аны татар әдәбияты кафедрасы каршында аспирантурада калдыралар. Бер үк вакытта ул кафедрада өлкән лаборант, ассистент булып эшли, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә, әзерлек бүлегендә әдәбият тарихы буенча лекциялар укый.

1995 елда Галимҗан Гыйльманов Галим Әсән псевдонимы астында "Гөрләвек-Ручеек" исемле беренче балалар китабын нәшер итә. Моннан соң аның тагын берничә шундый китабы чыга, шулай ук ул балалар драматургиясендә дә уңышка ирешә.

 

Галимҗан Гыйльманов шигырьләре

Саматның мөгезе

“Мөгез чыгарып йөрмә”, - дип,

Көн саен тирги апам.

Нинди мөгез инде ул дип

Аптырап уйлап ятам.

Ялгыш чынаяк ватсам да,

Күлмәгемне ертсам да,

Өйдә йөргән мәчебезнең

Колагыннан тартсам да...

Бозаудан чәйнәтеп керсәм

Бер балагын ыштанның...

Шулай уйланып ятканда...

Һап! Егылып төшкәнмен...

Егылып ятам идәндә, -

Мин бигрәк исәр инде.

Маңгай белән егылганмын, -

Вәт мөгез үсәр инде...

 

Күрәсе иде!

Һәр җәйдә без гаилә белән

Ялтада ял итәбез.

Каникулда тотабыз да

Төркиягә китәбез.

Кавказга да баргалыйбыз,

Парижда да булган бар.

Диңгез буйлап сәяхәткә

Тагын билет алганнар...

Америкада гына да

Инде өч тапкыр булдым.

Бервакыт, хәтта, чум-өйдә

Эскимосларда кундым.

Йөри-йөри ялкып беттем,

Хәл калмады чыдарлык.

Саный китсәң, булмаган җир

Бармак белән санарлык.

Җиде диңгез аръягында

Һәм Айда йөргәнем юк...

Тагынмы?...Ә! Дәү әнине

Бер тапкыр күргәнем юк...

 

Тубым

Быел минем туган көндә

Бер туп бүләк иттеләр.

Малайларның күзе кызды:

“Миңа бүләк ит!” – диләр.

Үземә дә ошады ул,

Беркемгә бирмим аны.

Кочагымда гына йөртәм,

Назлыйм, кадерлим аны.

Белеп торам: ул үзе дә

Мине генә үз күрә.

Пычратмыйм, юешләмим,

Югыйсә ул искерә.

Терт-терт итеп куып җитә,

Яр астына йөгерсәм.

Тәгәрәп яныма килә,

Тауга чөеп җибәрсәм...

 

Үлмә, әнием!

Әни әйтә:

‒ Улым, сине

Үлеп-үлеп яратам!

Сиңа карап бар кайгымны,

Борчуымны таратам...

Ничек инде – үлеп-үлеп?

Үлсәң...синсез нишләрмен?

Моннан соң бер дә еламам,

Ни кушсаң да эшләрмен!..

Кичә чынаяк ваткан да

Мин ием ул, мин ием...

Тиргәсәң дә үпкәләмәм,

Үлмә генә, әнием!

 

Коры куаныч

Әнием сөя энемне:

“Коры куанычым, - ди, -

Картлык көннәремдә минем

Олы таянычым”, - ди.

Әни кулындагы энем

Көлә дә көлә генә.

Нәрсә бу – тамчылар тама

Әнием беләгенә?

Сизеп торам – бу минутта

Бер юньсез эш эшләнде.

Коп-коры куаныч иде,

Ә хәзер – юешләнде.

 

Әлегә түзәм

Безнең урам малайлары –

Нәсим, Рәсим, Барыйлар –

Үз абыйлары хакында

Мактанып та карыйлар!..

Нәсим әйтә: “Минем абый

Көрәштә иң батыры!”

Рәсим әйтә: “Минем абый

Мыеклы – иң матуры!”

Барый чәчрәп чыга алга:

“Минем абый, белсәгез...

Кулларында йөри ала,

Ышанырсыз, килсәгез..”

Миндә – апа... Әгәр дәшсәм,

Бөтен малай көләчәк...

Түзәм... Чөнки озакламый

Барсы миңа киләчәк.

Абыйларыннан хат ташып,

Интектерерләр әле...

Апа хакында сөйләүне

Көтеп йөрерләр әле!..

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: