Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Гәрәй Рәхимне котлыйбыз

15 июль – күренекле татар шагыйре Гәрәй Рәхимнең туган көне

15 июль – күренекле татар шагыйре Гәрәй Рәхимнең туган көне

 

Каргалар шәһәре

Язын ерак-ераклардан

Очып килде каргалар,

Тал башына зур бер шәһәр

Төзеп куйдылар алар.

 

Берәүләре йөк ташыйлар —

Чыбык-чабык, йон, салам,

Калганнары төзүчедәй

Оста итеп йорт сала.

 

Урамнары шундый кызык —

Ботак саен бер урам.

Бер карга хәтта үзенә

Ике катлы йорт корган.

 

...Озакламый һәрбер йортта

Нәни каргалар туды.

Тиз арада бар шәһәргә

Карга баласы тулды.

 

Шунда гына төшендек без,

Шаккатып калдык мәгәр —

Балалар бакчасы итеп

Төзелгән бит бу шәһәр.

 

Бу бакчада «Карр-карр» дигән

Бердәнбер көй оталар.

Вакытлары бик тыгыз шул —

Көн буе җим йоталар.

 

Әлифба өйрәнмиләр,

Белмим, нәрсә көтәләр.

Тик шулай да «р» хәрефен

Бик тә оста әйтәләр.

 

Мәктәпкә барасы бар

 

Туйганчы уйнар идем дә,

 Минем шул вакытым тар,

Иртәгә «биш»ле алырга

Мәктәпкә барасы бар.

 

Әтәчебез сизәр микән

Бик иртә торасы бар.

Сез дә озак йокламагыз —

Мәктәпкә барасы бар.

 

Киләчәктә Туган илдә

Зур юллар саласы бар.

Ә хәзергә, соңламыйча,

Мәктәпкә барасы бар.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев