Ике рәхмәт – бер көчек
Ләлә Сабирова хикәясе
Бер көнне Фәндүс маңгаенда ап-ак йолдызы булган кап-кара йонлы бәләкәй генә көчек күтәреп кайтып керде. Икесе дә пычракка батып беткән иде, боларны күрүгә, әнисе ачуланып борынын жыерды:
– Фу-у! Каян таптың бу нәрсәкәйне? Өйгә эт кертмиләр, бар, чыгарып
ташла аны!
Әллә туңудан, әллә куркудан көчек дер-дер килә иде. Фәндүс аны тагын да кысыбрак тотты.
– Әни, беләсеңме, аны чокырга ташлап киткәннәр. Әллә үзе егылып
төште микән? Шундый кызганыч тавыш белән шыңшып ята, мескен.
Көчкә чыгардым.
Әнисе бераз гына йомшара төшкән кебек булды.
– Ярар, әнә, сөт эчер дә, урамга чыгарып куй. Берәрсе алып китәр әле.
Йә хуҗасы үзе эзләп табар.
– Урамда туңып үлә бит ул, әни! Бүген генә менә шушы почмакта ятып
торсын инде!
Әнисе, ни әйтергә белмичә, бер улына, бер көчеккә аптырап карады.
– Сал, алайса, астына бер иске пәлтә. Бер кичкә генә булса инде. Әтиең дә яратмас.
Фәндүс Шукбайны (ул аңа кушылачак исемне юлда кайтканда ук уйлап куйган иде – шуклангандыр, шуңа чокырга ташлап киткәннәр инде аны) урнаштырып кына бетергән иде, урам якта машина гөрелтесе ишетелде. «Әти кайтты!» – дип, малай аның каршысына ук чыгып йөгерде.
– Беләсеңме, әти, – дип аңлата башлады ул аны күрә-күрешкә, ашыга-
ашыга. – Шукбай бер генә кич безнең өйдә йоклап торсын инде, яме! Иртәгә
мин аны ишек алдына чыгарырмын.
Әтисе нинди Шукбай турында сүз барганын аңлап өлгергәнче, өйгә кереп җиткәннәр иде инде.
– Ә-ә! Шушы көчекне әйтәсеңмени? Ярар, йокласын соң. Иртәгә син
аны хуҗаларына илтеп бирерсең.
– Нинди хуҗаларына? Чокырдан табып алдым бит мин аны. Юк аның
хуҗалары.
– Юк булса, юк булыр. Башта эзләп кара әле. Йә әнә кибет стенасына
белдерү язып эләрсең. Үзләре килеп алырлар.
Фәндүс бик күңелсезләнде. Йокларга ятканчы, көчек тирәсендә бөтерелде. Аннары да урынында әллә никадәр пошыргаланып ятты…
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев