Ил, туган җир, ватан турында татар халык мәкальләре


* Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык.
* Асыл кеше алтын дип үлмәс, халкым дип үләр.
* Ата-бабам торган җир,
Кендек каным тамган җир.
* Атаң да җир, анаң да җир.
* Ат туйган җиренә,
Ир туган иленә тартыр.
* Аягы яман түрне болгар,
Авызы яман илне болгар.
* Бердә түгел, илдә көч.
* Береккән ил бозылмас.
* Бер төкерсә, бер була,
Ил төкерсә, күл була.
* Болгар йорты — Идел йорт,
Идел эче — имин йорт.
* Ватанга хезмәт — үзеңә хезмәт.
* Дустыннан аерылган җиде ел елар,
Иленнән аерылган гомер буе елар.
* Җирсез-йортсыз ил булмый,
Ашсыз-сусыз көн булмый.
* Җир-су дигән җирсендерә,
Йөрәкләрне җилкендерә.
* Җир-суы бар җирен сөйләр,
Ил-йорты бар илен сөйләр,
Ил-йорты юк ниен сөйләр?
* Җир тартмаса, су тарта.
* Зәңгәр бака үз сазын танымас.
* Идел буе бәрәкәтле җир.
* Идел кичми ил булмый.
* Ил аткан таш ерак китә.
* Ил ачуы — яман ачу.
* Ил белән этәргәч, тау күчкән.
* Илгә таянган — Идел кичәр.
* Ил гамен җиңгән ир ил агасы булыр (Гамен җиңгән — кайгысын йоткан).
* Илдә булса иренгә тия.
* Илдә булса үлмәссең,
Илсез көнең күрмәссең.
* Илдә илле төрле кеше була.
* Илдә йөргән ил таныр,
Кырда йөргән җир таныр.
* Илдән берәр җеп җыйсаң да, ятимгә бер күлмәк була.
* Иле иркеннең көне иркен.
* Илен белмәгән игелексез,
Халкын белмәгән холыксыз,
Нәселен белмәгән нәсәпсез.
* Илен белмәгән әләкче булган.
* Илен белмәгән тиле.
* Иле ныкның биле нык.
* Иленнән аерылган — канаты каерылган.
* Ил илдән калса, иргә намус.
* Ил иле белән, бака күле белән.
* Ил ил белән,
Тегермәне җил белән.
* Ил илнең ит туравы башка.
* Ил — илнең көзгесе.
* Ил иргә, ир илгә таяна.
* Ил йоласыз булмас.
* Ил көче — Идел көче.
* Ил күрү — бурыч.
* Илле елда ил яңарыр.
* Илнең яме иле белән,
Ватан яме җире белән.
* Ил купса, Идел кубар,
Авыл купса, давыл кубар.
* Ил намусы — ир намусы.
* Илнең утына ян,
Бозына — туң!
* Илсез кеше — телсез сандугач.
* Ил теле им булыр.
* Ил телен алмаган имгәккә калыр.
* Ил эче алтын бишек.
* Ил яхшылыкны онытмас.
* Ипле кеше иленнән китми!
* Иренчәк йорт ил булмас,
Ил булса да гөл булмас.
* Ир кадере ил белән.
* Ирләр киңәше ил корган.
* Күлдә йөргән коңгыр каз
Чүл кадерен белмидер;
Чүлдә йөргән дуадак
Күл кадерен белмидер.
* Кичә йомыркадан чыкты, бүген кабыгыннан җирәнә!
* Исең барда ил таны,
Көчең барда җир таны!
* Көтү ташлаган куйны бүре алыр.
* Кайтыр юлга чыккач, ат та елдамлана.
* Качын китсәң дә чәчеп кит, кайтуыңа аш булыр.
* Качыр әйткән: әти-әниемне сора, фамилиямне сорама.
* Кардәш җыелса, кавем булыр,
Сыер җыелса, савым булыр.
* Очырырга җил көчле,
Узышырга ил көчле.
* Сыерчык диңгез артына китсә дә үз туган оясына кайта.
* Таянма билеңә, таян илеңә.
* Ташлама илеңне, кан басар күзеңне.
* Туган җиргә туың (ту — байрак) тек.
* Туган җирдәй җир булмас,
Туган илдәй ил булмас.
* Туган илең — туган анаң.
* Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.
* Туган илнең эте дә якын.
* Туган туфракка баскан эз суынмый.
* Туган-үскән җирдән дә матур җир булмас.
* Халык йорты — туган ил.
* Халык көе еракка ишетелер.
* Халык көче таш яра.
* Халык картаймый.
* Халыкка ошаса, тәкмәч ат!
* Халыкка хыянәт — Ватанга хыянәт.
* Һәр халыкның бер холкы бар.
* Үзем өчен туганмын,
Илем өчен үләрмен.
* Үз илем — алтын бишек,
Кеше иле — үтә тишек.
* Үз илем үземә кадерле.
* Үз илең гөлстан,
Кеше иле гүрстан.
* Үз халкыңны үз итсәң, ят халыкка кол булмассың.
* Үз халкын сөймәгән башка халыкны да сөймәс.
* Үлсәң дә туган җиреңә ябыш.
* Фәлән җирдә файда бар,
Үз җиреңдәй кайда бар?
* Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар.
* Һәр илнең үз йоласы.
* Һәркемнең үз Ватаны алтын, йөрәк төбе ялкын.
* Чит җирнең читен минутлары күп була.
* Чит җирдә мал да җирси.
* Чит илнең карчыгасы — үз илеңнең каргасы.
* Читтә йөргән тарыгыр,
Туган илен сагыныр.
* Чыпчык та "чытырманым!" дигән.
* Чыпчык чыбыгым, ди,
Карга каеным, ди.
* Эт тә үз йортын белә.
* Этнең тамагы кайда туйса, иле шунда.
* Эт ыруын танымас.
* Йә халыкка ияр,
Йә халыкны иярт!

"Нәкый Исәнбәт. Татар халык мәкальләре" китабыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: