Исәнме, ап-ак кышым!
(Парча)
Көмеш тәңкәләреңне уйнатып, табигатькә аклык алып килдең. Дөньямны пакьләгәнең өчен мең рәхмәт сиңа! Елмаеп туган һәр көнем ап-ак «күбәләкләрең» белән тагын да матураеп, ямьләнеп китте.
Тәрәзә артында песнәкләр сәлам бирә. «Әйдә, безнең янга чык, кышкы матурлыкка бергәләп сокланыйк», – дияләр сыман. Матуркайларым, күз ачып-йомганчы, челтер тавышлар чыгарып, тәрәз каршындагы миләшкә килеп ябырылалар. Алар кунган ботактан җиргә энҗе бөртекләре сибелә.Учларымны куеп, шул энҗеләрне җыймакчы булам. И-и-и, бигрәк нәфисләр инде. Күз карашымнан оялып, шундук эреп юкка да чыгалар. Учларымда бары тик, гөнаһсыз күз яшьләрен хәтерләткәндәй, энҗе тамчылар гына кала...
Ап-ак кышым! Бит алмаларымны чеметеп, үзеңнең барлыгыңны, кирәк чакта усал да икәнлегеңне сиздерәсең син. Сиңа һич кенә дә үпкәләмим! Сизеп торам, син бит мине яратып кына шаяртасың. Кешеләр артык туңмасын, мине кумасыннар, дип уйлыйсың булыр. Сине ихластан яратабыз без. Синең сихри тылсымың гына да ни тора!
Әле генә көн аяз иде кебек, инде урам тутырып җир өстенә ак мамык мендәрләр өеп куйгансың, рәхәтләнеп аунасын, сабый чагына кайтып уйнасын, дигәнсеңдер.
Яртылаш карга күмелеп утырган наратларны гына күзәт син! Әйтерсең лә, кышым, синең матурлыгың алдында алар баш ия. Ак энҗеләр таккан бу наратлар миңа сабый чакның тагын бер тылсымын ача сыман. Алар арасыннан Кыш бабай килеп чыгар да безнең күптәнге, сабый чакта адашып калган өмет-хыялларыбызны яңартып җибәрер сыман. Бары синдә генә шулай хыяллана алабыз бит без, сихри кышым!
Өметләрне аклап, дөньяларыбызны пакьләп, хыялларыбызны уятып җибәрдең син, галиҗәнап кышым! Җир йөзендә сине күрми, белми яшәүчеләр дә бар бит әле. Төшләренә генә кереп булса да ак бураннарың белән аларны да иркәләп үтсәң иде! Сине җылы якта яшәүче бик күп җирдәшләремә дә күрсәтәсем килә. Хыял аша гына булса да. Минем берүземә шушы кадәр бәхет нигә кирәк?!. Бер бәхетне меңгә бүләргә әзер мин!
Менә шундый уйлар белән ап-ак кар өстеннән хыял дөньясына кереп баруым. Баш очымда – ак болытлар, юл чатында – меңъяшәр наратлар, ә иңнәремдә – кар «күбәләкләре» биешә. Билгесезлек эченнән миңа таба еракта, бик еракта калган гөнаһсыз сабый чагым йөгерә. Аваз салсам, тын табигать гафу итмәс сыман. Сихри кышның гүзәллегенә чумып, ак биләвендә тирбәләм мин. Сезне дә чакырам! Киттек...
Дания Гайнетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев