«Иске кара урман» җыры

Кара да гынай урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк лә үтәргә;
Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым пар усак,
Ай, аерылмас дус булсак.
Заманалар авыр, еллар ябык,
Дус-иш кирәк гомер итәргә;
Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым пар каен,
Ай, аерылмаек, дускаем.
Кара да гына елан, ай, туз башлы,
Йөридер лә камыш буенча;
Карурманга кергән чакта
Кисеп алдым пар усак,
Ай, аерылмас дус булсак.
Ялгыз башым, юк юлдашым,
Йөримен лә язмыш буенча;
Карурманга кергән чакта
Кисеп алдым пар каен,
Ай, аерылмаек, дускаем.
Кара да гына урман, караңгы төн,
Нинди юллар белән лә үтәрбез;
Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым пар усак,
Ай, аерылмас дус булсак.
Дус-иш белән бергә эш иткәндә,
Теләкләргә тизрәк лә җитәрбез;
Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым пар каен,
Ай, аерылмаек, дускаем.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Бүген – светофор көне 5 август – Халыкара светофор көне
-
Балалар йолдызнамәсе Сезнең балагызның туган көне кайчан?
-
Тәмле сан «Сабантуй» журналының август саны бик «тәмле»! Чөнки ул аш-су темасына багышлана.