Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Кайт, песием!

Фирая Зыятдинова

Ачтым өйнең ишеген – 

Чыкты качты песием.

Күр әле син бу мутны – 

Җирән купшы койрыкны!..

Эзләдем, арып беттем,

Әллә кайларга җиттем.

Юк кына бит песием,

Инде хәзер нишлием?!

Баш ватам да баш ватам:

Кайларда булган хатам?

Әллә инде мут кынам,

Җирән-ут койрык кынам

Эшсезлектән туйганмы?

Йоклап гарык булганмы?

Оятына көч килеп,

Эшләп ашыйсы килеп,

Орышмасыннар диеп,

Эш эзләп киткән мәллә

Күселе берәр өйгә?

Песи, песи, пескәем,

Яшел ялкын күзкәем,

Нишлим соң инде синсез?

Синсез шундый күңелсез!

Өйләрнең дә яме юк,

Ашларның да тәме юк.

Йөрмә инде мутланып,

Койрыгың сыртка салып.

Кайтып кер инде өйгә,

Болай йөрүләр нигә?

Эшне үзем табармын,

Сөеп кенә багармын

Яшел ялкын күзеңә,

Кайт, песием, кайт өйгә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев