Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Әнкәем көлгән чагында йолдызлар ява күктән... - "Канатлы ат"

Туган телем - иркә гөлемКүңелемнең һәрбер почмагыннанАгып чыгып гүзәл җыр сыман.Туган телем минем - татар теле,Туган илем исә - Татарстан!Шушы телдә сөйләшкәндер бабайБик күп еллар элек, гасырлар…Изге...

Туган телем - иркә гөлем
Күңелемнең һәрбер почмагыннан
Агып чыгып гүзәл җыр сыман.
Туган телем минем - татар теле,
Туган илем исә - Татарстан!
Шушы телдә сөйләшкәндер бабай
Бик күп еллар элек, гасырлар…
Изге Болгар җирен, кардәшләрен
Онытмасын иде татарлар!
Зилә ЯКУПОВА, 
Әтнә, Олы Мәңгәр

Әнием
Ходай биргән әниләргә
Чиксез бетмәс сабырлык.
Көч биргән, авырлыкларны
Ерып, алга барырлык.
Рәхмәт, әнкәй, бүләк иттең,
Якты дөньяның ямен.
Яңгырлардан, давыллардан
Сакладың көнен-төнен.
Дарья СОКОЛОВА
Казан, 78нче мәктәп

Уйлану
Еллар арты еллар үтә,
Җиргә язлар килә, китә.
Безнең күңелдәге җырлар
Яшьлек эзен салып үтә.
Сандугачлар кайтыр һәр яз,
Гөрләвекләр агар ташып.
Таңнар тыныч атар җирдә,
Дөрес үтсәк гомер аг(ы)шын.
Эльвира ГАЛИЕВА
Биектау, Каенлык
Беркем аңа тиң түгел!
Әнкәем көлгән чагында
Йолдызлар ява күктән.
Шул йолдызлы минутларны
Чыгарып булмый истән.
Әнкәемнең күңел күзе
Күрә һәрбер сагышым.
Әнкәемнең йөрәк кылы
Ишетә җан тавышын.
Эчке дөньясы саф, тирән,
Иманлы, керсез күңел –
Минем өчен башка беркем
Әнкәемә тиң түгел!
Эльвира ГАЛИЕВА
Биектау, Каенлык

Безнең гаилә
Без гаиләдә алтау:
Әби, әти һәм әни,
Аннан апам белән мин,
Сеңелем әле бәби.
Арада иң өлкәне –
Әбием – дәү әнием.
Һәммә әби арасында
Иң әйбәте ул минем.
Ә әтиемне авылда
Белмәгән бер кеше юк.
Газ системасында эшли,
Гел булсын дип җылылык.
Әнием эшли мәктәптә,
Укыта балаларны.
Бик тырышып белем бирә,
Бик ярата аларны.
Ә апам укый Казанда
Табибә булырга дип.
Авыруларны дәвалап,
Зур ярдәм кылырга дип.
Ә сеңлемә биш кенә –
Ул әле бик кечкенә.
Дәфтәремә язса да,
Орышмыйм мин һич кенә.
Үзем укыйм мәктәптә
Бик-бик тырышып кына.
Менә шулай яшибез,
Дус-тату булып кына.
Әмин КӘРИМОВ, 
Балтач, Бөрбаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев