Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Кое чыпчыгы

Нәзифә Кәримова

Минем апам зур шәһәрдә яши. Әни әйтә, анда өйләр шундый зур, кемнәр яшәгәнен дә белеп бетереп  булмый, ди. Ничек инде ул үзең яшәгән өйдә кем торганын белмисең, ди? Әгәр моны Диләрәгә сөйләсәң ышанмый да. Аннары тагын ялганчы булып калам. Каян белсен инде Диләрә, аның апасы да бик бәләкәй бит әле, читкә китәрлек түгел. Югыйсә ул сөйләр иде Диләрәгә зур өйләр турында. Чынлап та, менә безнең өйдә, кыр куянын, песине чутламаганда, әти, әни, абый, мин, сеңлем Әлфия. Әле мин безнең өйдәге кешеләрне генә түгел, авылдагы барлык кешеләрне беләм. Кушаматларын да. Безнең авылда Наилләр генә җидәү. Каян белеп бетерәсең аларны, кушаматларын белмәсәң! Кемдер кереп килә, ахрысы, капка тавышы ишетелүгә, тәрәзәгә карасам... урам кар белән тулган. — Әни, әни, кар ява икән бит, нишләп әйтмичә торасың? — дип, чөйдә эленеп торган бишмәтем янына атылдым. Беренче кар! Ур-ра! Әллә кайчаннан мине көтеп яткан чанамны эләктердем дә Диләрәгә йөгердем. — Диләрә, чык кар ява! Диләрә, дим, чык инде, кар ява бит. Диләрә чыкты. — Нигә шулхәтле кычкырасың? — Кар яуганын күрми каласың бит. — Нәрсә дисең? — Һи, шушының бер! Мактанчык! — дидем мин, аның янына ук килеп. — Харап икән, яңа чаналы булган икән. Ишетмәгән булып кылана! Бик беләсең килсә, былтыр минем чанам да өряңа иде, шуа-шуа искерде. — Ә минем өр-яңа! — Булса ни! — Ә минем буявы да уңмаган! — диде Диләрә, чанасын бавыннан күтәреп. — Ярар, алайса, карап тор шул яңа чанаңа! — дидем дә, иске чанамны тартып, тауга  йөгердем. — Тукта инде, мин дә барам бит, — дип, мышный-мышный, Диләрә дә минем арттан йөгерде. Без килүгә, абыйлар зур итеп кар бабай ясаганнар, борынына кызыл кишер, күзләренә кара күмер куйганнар иде. — Әйдә, без дә  үзебезнең кар бабайны ясыйбыз! Кулларыбызның туңуларын да онытып, зур кар бабай янына кечкенә кар бабайлар ясап куйдык. Алар шулхәтле кечкенә булып чыктылар, без аларга кар малайлары дип исем куштык. Ә абыйлар һаман тәгәрәтәләр дә тәгәрәтәләр карны. Күп яуса да, беренче кар бит әле ул. — Малайлар! Әйдәгез, безнең коега кар тутырабыз. Ну, шапылдап төшә дә ул кое төбенә, — диде Мансур. Безгә кызык. Карның кое төбенә төшкәнен карыйсы килә. Алар безне коега якын да җибәрмиләр. Аларның коелары тирән, ләкин анда бер тамчы да су юк. Җәй көне олы кешеләр, күмәргә кирәк  дип йөрсәләр дә, тагы калды шул көе. Өч малай, карны зур итеп тәгәрәтеп, коега капладылар. Кар кысылды да калды. — Менә шапылдады сиңа, — диде Рифат, — әйттем мин сезгә, зур итмәгез дип. — Һәй, куркаклар, — диде Мансур, кое авызындагы кар өстенә менеп тә басты. Менеп басты да: «Күрдегезме абзагызны?!» — дип, кое кырыендагы баганага тотынып, тыпырдатып та алды. — Баганага тотынма син, тотынгач, кем дә сикерә аны, — диде Илнур. — Әйе, әйе, тотынмыйча сикер, бик батыр булсаң, — диештеләр малайлар. — Тотынмыйчамы? Һи! Әллә сикермәс дип беләсезме? Бер, ике, өч... Өч дигән тавыш инде кое астыннан килде. Кары-ние белән Мансур кое  төбенә очты. Безнең тавышка чыккан олылар да, без дә яңадан кое янына җыелдык. — Кар коймагыз, — диде Мансур кое эченнән, тонык кына тавыш белән. — Әй яшьти, — диде Рифат, — нәрсәләр бар анда кое төбендә? — Монда әйбер күп. Нурсамат абыйның югалган мото- циклы да монда икән, малайлар! Мансурның коега төшү хәбәре бик тиз таралып өлгерде, кое янына халык җыелды. Озын бау тоткан Мансурның әтисе кое баганасына тотынып басып торган Мансурның әнисенә инде ничәнче мәртәбә: — Нигә безнең балалар гына коега төшә? — дип сорый. Ә әнисе кулын гына болгый, тизрәк чыгарыгыз, янәсе. Ул арада Мансурны тартып чыгардылар. Менә, бәхетле булгач, бер җире дә сыдырылмаган. Шул көннән башлап, Мансурга «Кое чыпчыгы» дигән кушамат тагылды да калды. Үзе гаепле. Мактанмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев