Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Куян, кәбестә һәм син.

Шигъри әкият

Синең бабаң бик бәләкәй
Малай булган вакытта
Төшеп киткән чүлмәктәге
Чөгендерле катыкка.
Уф! Юк, тукта!..
Бабакаең бик бәләкәй
Бәби булган чагында
Урам буйлап, гармун уйнап,
Шуып йөргән чаңгыда.
Чынындамы?
Ә чынында
Алай булмаган инде.
Туганда ук гармун уйный
Белеп тумаган инде.
Елак-мылак малай булган,
Сөт эчәргә яраткан,
Мәми сорап, бишегендә
Кычкырып елап яткан.
Ашый торгач, йоклый торгач,
Өч яшен дә тутырган.
Өч яшь тулгач, бишегеннән
Сикереп төшеп утырган.
«Өйдә ятып ардым инде,
Все, булды, җитәр! – дигән. ‒
Иртәгәдән әти белән
Мин эшкә китәм», – дигән.
Бу сүзләргә бөтенесе
Аптырап беткәннәр, ди.
Уйлый торгач бабаеңны
Садикка илткәннәр, ди.
«Шушында гына эшләп тор,
Бала караш, дигәннәр.
Уйнап йөрү, ботка ашау –
Бик авыр эш» дигәннәр.
Ризалашкан инде бабаң,
Ялындырып тормаган.
Тырышып ботка ашаган,
Бик тырышып уйнаган.
Иртән китереп куйганнар,
Кич килеп алганнар, ди.
Бабаң бакчага киткәндә
Елашып калганнар, ди,
Өстәлендә карандашлар,
Идәндә уенчыклар.
Тэдди-Аю алпан-тилпән
Хәтта озата чыккан.
«Балалар бакчасы» дигән
Эштә эшләгән бабаң.
Анда эшләгән өчен ул
Күп итеп акча алган.
Шул акчага кибетләрдән
Туңдырма ала икән.
Туңдырмасының яртысын
Кесәгә сала икән.
Кесәгә кергәч туңдырма,
Әлбәттә, җеби икән.
«Туңдырмам кая?!» ‒ дип бабаң
Үкереп җылый икән.
Әтисе дә ачуланмый,
Әнисе дә тиргәми,
Өф-өф итеп әбисе дә
Йөри икән тирәли.
Шулай күңелле яшәгән
Малай чакта бабаең.
Әле дә шулай рәхәт кенә
Яшәр иде мөгаен.
Туңдырманы һәм ботканы
Күберәк ашаган шул,
Бакча киемнәренә дә
Сыялмый башлаган шул.
Бабаеңа тәти матур
Галстук кидергәннәр,
Укучы булдың инде, дип,
Мәктәпкә китергәннәр.
«Человек-паук» ясалган
Сумка сатып алганнар,
Шул биштәргә карандашлар
Һәм дәфтәрләр салганнар.
Тырышып укыган бабаң,
Алгалаган «бишле»ләр,
Сирәк-мирәк ялгыш кына
«Икеле»ләр, «өчле»ләр.
«Икеле» алган көннәрдә
Кайткан ул башын иеп,
«Бишле» алган чакларында
Йөргән тыпырдап биеп.
Өйрәнгән китап укырга,
Язарга да өйрәнгән.
Бабакаең турында соң
Тагын ниләр сөйләргә?!
Әбиеңме? Ә әбиең
Шундый матур булган, ди.
Сокланып карап туймаслык
Чибәр булып туган, ди.
Дөресрәге, аны монда
Куян китереп куйган, ди.
Ул куянмы – йомшак куян
Карурманда яшәгән.
Кәбестә алырга диеп
Килгән булган шәһәргә.
Базар буйлап, кәрҗин болгап,
Сикереп йөргән, диләр,
Һәм кәбестәләр тезелгән
Киштәне күргән, диләр.
Сикерә-сикерә шунда киткән,
Тиз генә килеп җиткән.
Кәбестәләр шундый тәмле –
Кетердәп тора икән!
Киштәләрнең иң түреннән,
Иң биектән, иң өстән
Һоп! Куянның кәрҗиненә
Кәбестә килеп төшкән!
Куркак куян гаҗәпләнеп
Хәтта сызгырып куйган.
Кәбестә дип уйлаганы
Бик матур бер кыз булган.
Шуннан соңмы?
Шуннан соң шул:
Озак уйлагач куян
Кәрҗиндәге ул бәбине
Безгә китереп куйган.
Китергән дә үзе кире
Базарга китеп барган.
Һәм бу юлы бик күп итеп
Кишерләр сатып алган.
Һаман әле урман буйлап
Кишер ашап йөри, ди.
Базардагы хикмәтләрне
Бар җәнлеккә сөйли, ди.
Ә синең әби-бәбиең,
Әй лә! – бәби-әбиең
Ул да яратып яшаган
Кишер дигән мәмине.
Шуңа күрә зур үскән ул
Чибәр-матур кыз булып.
«Ардым инде, эшләмим», дип,
Тормаган һич утырып.
Уенчыкларын да җыйган,
Тузаннарны да сөрткән,
Һәр күлмәге кесәсендә
Чиста кулъяулык йөрткән.
Иртән торгач теш чистарткан,
Битләрен юып куйган.
Йоклаган урын-җирен дә
Пөхтәләп җыеп куйган.
Телефонда уен уйнап
Утырмаган бөтенләй.
Ул вакытта телефонда
Булмаган ди бит инде.
Интернеты да булмаган,
«Вай-фае» да булмаган.
Һәр бүлмәнең диварында
Телевизор тормаган.
Әтәчләр «кикрикүк» дип
Йокыдан уятканнар.
Уянмасаң, «йокычы» дип
Үчекләп оялтканнар.
Кет-кет килеп тавыклар да
Хәтта көлеп калганнар.
Шуңа иртүк зарядкага
Уянганнар балалар.
Ә телефон уеннарын
Уйныйсы килгән чакта
Әбекәең җыенган да
Китапханәгә чапкан.
Төрле-төрле матур-матур
Китаплар ала икән,
Китапханәче елмаеп,
Сөенеп кала икән.
Әтисе дә китап укый,
Китап укый әни дә.
Аларга ияреп көн дә
Укыган ди әби дә.
Табалмассың беркайда да
Укымаган кешене!
Укый икән хәтта куян,
Читкә куеп кишерен.
Беренче сентябрь җиткәч,
Әби киткән мәктәпкә,
Күп укыгач, отличница
Булган инде, әлбәттә.
Бакчада солы боткасы
Ашаган чакта микән,
Мәктәптә Тукай шигырен
Ятлаган чакта микән –
Кайчандыр бер дуслашканнар
Әбиең белән бабаң.
Бабакаең әбиеңне
Шундук җитәкләп алган.
Дус булганнар, бергә-бергә
Уйнаганнар, көлгәннәр.
Һәм берзаман икесе дә
Бер карарга килгәннәр:
Карурманда кишер ашап
Йөргән теге куянны,
Базардан кәбестә сайлый
Белгән теге куянны
«Безгә онык алып кайтчы», ‒ диеп,
Җибәргәннәр базарга.
Күп итеп акча биргәннәр,
Алмасын дип арзанга.
«Иң матурын, иң батырын
Сайлап ал, дип, оныкның,
Бәйләдек дип аның өчен
Иң җылысын оекның,
Тектек диеп аның өчен
Иң тәтиен башлыкның,
Сайладык дип аның өчен
Иң зурысын кашыкның» ‒
Аңлатканнар ди куянга.
Киткән куян ашыкмый.
Бара торгач барып җиткән
Кәбестә базарына
Соңга кала язган ди ул,
Өлгергән аздан гына.
Кәбестәләр арасында
Әрле-бирле йөренгән.
Йөри торгач, киштәдә бер
Матур бәби күренгән.
Ул шундый да тәти булган,
Шундый да матур булган!
Куянкайның кәрҗиненә
Үзе кереп утырган.
Куян сикерә-сикерә
Алып кайткан бәбине.
Сөендергән ди бабайны,
Куандырган әбине.
Әби белән бабай аңа
Күп итеп кишер биргән,
Кишер ашый-ашый куян
Урманына йөгергән.
Әбиең белән бабаең
Бәбине яратканнар,
Мамык юрганнарга төреп,
Иркәләп йоклатканнар.
Ел үсәсен ай үскән ул,
Көн үскән ай үсәсен,
Кояшкаем, күз нуркаем,
Ул син булган икәнсең!
Йокла, балам, йоклый хәтта
Урманда теге куян.
Тәмле төшләр күреп йокла,
Күзеңә йокы кунган.
Шушы урында әлегә
Китапны ябып куям.
Китапны да, йокласын дип,
Өстәлгә алып куям.

 

Лилия Гыйбадуллина

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев