Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

«Курыкма, тимим»

Шәүкәт Галиев шигыре

«Курыкма, тимим»

 

Шәүкәт Галиев

 

Малай урманга кергән,

Каршында куян күргән.

Куянкай дер-дер килгән:

«Инде нишләтер...» — дигән.

Ә малай бара биргән:

«Күрергә килдем,— дигән,—

Курыкма, тимим!»— дигән.

Малай эчкәрәк кергән,

Каршында тиен күргән.

Тиенкәй дер-дер килгән:

«Инде нишләтер...»— дигән.

Ә малай бара биргән:

«Күрергә килдем,— дигән,—

Курыкма, тимим!» —дигән.

Аю авылга килгән,

Анда малайны күргән.

Малай да дер-дер килгән:

«Инде нишләтер...»— дигән.

Ә аю бара биргән:

«Курыкма, тимим,— дигән,—

Шәфкатьле баланы мин

Күрергә килдем!»— дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев