Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Ленар Шәех

Ленар Миңнемөһим улы Шәехов 1982 елның 4 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә.

Ленар Миңнемөһим улы Шәехов 1982 елның 4 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбендә белем алганда, Ленар каләм тибрәтә башлый, иҗатка тартыла. Аның “Адашлар” исемле иң беренче язмасы 1994 елда “Игенче даны” (хәзерге “Актаныш таңнары”) район газетасында басылып чыга.

1999–2002 елларда ул Минзәлә педагогия көллиятендә белем ала. Аның әсәрләре бер-берартлы республика газета-журналларында күренә башлый, “Сабантуй” газетасында шигырьләре басыла. Шул вакытта аны Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев күреп ала. Ул Ленарга өмет баглап, аның талантлы шагыйрь булачагына ышаныч белдерә, бу хакта матбугатта язып чыга.

Педагогия көллиятен тәмамлагач, Л. Шәех Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә.

Университетта уку дәверендә, язучы Галимҗан Гыйльманов белән берлектә уку йортының легендар “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсен кабат сафка бастырып җибәрә. “Әллүки” тирәсендә алтмышка якын яшь каләм иясе җыела. Шул ук вакытта берләшмәнең айлык басмасы – татар студентларының “Тәрәзә” газетасы дөнья күрә башлый. Ленар Шәех аның нигезләүчесе һәм баш мөхәррире була.

2007 елда Татарстан китап нәшриятында “Әллүки” дип исемләнгән җыентык дөнья күрә (төзүчесе – Ленар Шәех). Анда әдәбият мәйданына ныклы адымнар белән килүче егерме биш яшь каләм иясенең әсәрләре урын ала.

Университетта белем алуы белән беррәттән, Л.Шәех 2004 елда "Азатлык" радиосының Казан бюросында тапшырулар әзерли, 2004–2005 елларда “Шәһри Казан”, 2005–2007 елларда – “Татарстан яшьләре” газеталары журналисты була. 2006 елда Алманиянең Гиссен университетында тел курсларында укып кайта.

Ленарның публицистик мәкаләләре, шигырьләре, хикәяләре, яңа чыккан китапларга рецензияләре республикабызның “Казан утлары”, “Мәйдан”, “Чаян”, “Сөембикә”, “Идел”, “Ялкын”, “Татарстан яшьләре”, “Мәдәни җомга”, “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан”, “Мәгърифәт”, “Сабантуй”, “Салават күпере”; Башкортстанның “Тулпар”, «Шоңҡар», “Йәшлек”, «Кызыл таң» кебек газета-журналларында даими басыла.

Ленар Шәех – балалар өчен “Авылдан килгән мендәр” (2005), “Керпе ничек энәле булган?” (2007), “Безнең ишегалдында” (2010, 2012), “Алдамыйм!” (2014), “Безнең урманда” (2017) исемле китаплар авторы. “Дүртенче кат... Бишенче кат...” (2008), "Җылытасы килә дөньяны!.." (2011), "Бар бездә берәү!.." (2015), "Казан - Мәскәү" (2021) һ.б. җыентыкларында исә аның лирик, фәлсәфи һәм юмористик-сатирик шигырьләре, "Үзем белән очрашу" (2018) китабында әңгәмәләре, әдәби портретлары, иҗат бәяләмәләре, язмалары, сәяхәтнамәләре, уйланулары, хикәяләре урын алган. “Табигать күренешләре энциклопедиясе” (2019) балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы һәм татар телендә дөнья күргән беренче шундый фәнни-популяр басма булып тора.

Аның шигырьләре Татарстан, Россия һәм дөнья күләмендә басылган шигъри антологияләргә кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев