Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Ничек яхшы булырга?

Равил Фәйзуллин

Равил Фәйзуллин шигыре

 

Ничек яхшы булырга?

Аны сезгә әйтә алам:

уйла син, күреп тора, дип,

һәр адымыңны анам;

йә булмаса, класстагы

матур күзле кыз бала...

 

Шуннан инде нишлисең?

Билгеле инде нишлисе –

гел яхшы эш эшлисең!

 

Ә эш эшләгән кеше –

була иң яхшы кеше!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев