Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Әниләргә багышланган шигырьләр

Әниләргә багышланган шигырьләр

Әни

Иң кадерле кеше безгә

Әни инде, билгеле.

Иңнәренә мең мәшәкать

Күтәрә ул һәр көнне.

Ашыбыз тәмле булсын, ди

Өебез чиста булсын...

Барыбызга бәхет теләп,

Кыла хәер-догасын.

Бар әниләрдән яхшырак

Дөньяда безнең әни.

Бераз шукланып алсак та

Ачуланмый, әрләми.

Тик күзләре андый чакта

Бик боек, моңсу була.

Әниебез борчылганда,

Безнең дә күңел тула.

Шуңа күрә борчымаска

Тырышабыз аны без.

Әниебез гел шатланып,

Елмаеп торсын, дибез.


 

Әнигә генә

Кар кешене ясап куйгач,

Өйгә кердем мин.

— Апам, әйдә, чыгып шуны

Күрче!— дидем мин.

—  Эшем бар әле, үскәнем,

Көт бераз гына! —

Дип, тагын күмелде апам

Гөлләр артына.

Апамның гөл арасына

Нигә качканын,

Әни сизмәсен дип, юри

Китап ачканын

Әллә кайчан белдем инде,

Тик әйтмим генә!

Сигезенче март җиткәчтен

Күрерсез менә!

Апам матур җепләр белән

Чигә дә чигә.

Сер итеп әйттем мин аны

Әнигә генә!

Энҗе Мөэминова


Әнием

Әнием минем матур,

күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә,

әни миңа елыша.

Битләре аның кайнар,

ә куллары йоп-йомшак.

Конфет та кирәк түгел,

кирәк түгел курчак та,

Чөнки мин әниемне

алдым инде кочаклап.

Ренат Харис


Бушлык

Өйнең эче яп-ялангач,

Белмимен әллә нигә.

Кайтып керәсе дә килми

Бүген бөтенләй өйгә.

Бөтен нәрсә үз урынында,

Тик җитешми әллә ни...

Әй, онытып торам икән:

Өйдә юк бүген әни!

Фәнис Яруллин


 

Әниемнең кызы юк бит

Әниемнең кызы юк бит,

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә.

Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.

Магазиннан сөт апкайтам,

Ипигә дә йөгерәм,

Әниемнең кызы юк та —

Малае бар бер дигән.

Клара Булатова


Мин әнигә булышам

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп:

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул —

Кирәк эшләп ашарга!

Әзһәр Габиди


Әнием

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

«Әннә» дип ачылган бит.

Роберт Миңнуллин


Минем бүләк

Сигезенче март —

Әни бәйрәме.

Бүләк итәрмен

Чәчәк бәйләме.

Ничек табарга,

Кайда чәчәк бар?

Кая карама —

Каплаган ак кар.

Әнигә шигырь

Бирдем бүләккә.

«Гомергә,— ди ул,-

Калыр йөрәктә».

Заһирә Гомәрова


Иң матур җыр

Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында.

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында.

Күрәсезме, букет итеп

Алсу нурлар бәйләмен.

Кояш котлый март аенда

Минем әни бәйрәмен.

Нинди булган, нинди уңган

Ул һәр эштә, һәр кайда!

Йомшак сүзе, күркәм үзе,

Нурлы йөзе елмая.

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем — әнием.

Яхшылыкта, матурлыкта

Үрнәк миңа әнием.

Җәвад Тәрҗеманов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев