Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

"Премия" /Рөстәм ГАЛИУЛЛИН хикәясе/

Ниһаять, ул көн килеп җитте: соңгы кыңгырау бәйрәме тәмамланды, укучылар өйләренә таралышты. Айдарның кәефе май кояшыныкы кебек якты, күтәренке иде. Шулай булмыйни: өч ай мәктәпкә бармаячак, әти-әнисе...

Ниһаять, ул көн килеп җитте: соңгы кыңгырау бәйрәме тәмамланды, укучылар өйләренә таралышты. Айдарның кәефе май кояшыныкы кебек якты, күтәренке иде. Шулай булмыйни: өч ай мәктәпкә бармаячак, әти-әнисе эштә чакта берүзе өйдә торачак бит ул! Көне буе туйганчы планшетта уйнаячак, аскы каттагы Марат белән интернеттан футболда көч сынашачак, бер-берсенең шәһәренә яу белән киләчәкләр, боксчылар булып сугышачаклар! Эх, алда нинди күңелле көннәр көтә аны!

− Улым, көн-төн шул планшетыңда уйнап сукыр каласың бит инде! – дип әнисе дә бәйләнмәячәк. Әтисеннән дә:
− Ун яшеңдә үк бөкреләрең чыкты инде, без синең шикелле вакытта урамнан кайтып керми идек, − ише сүзләрне ишетмәячәк.
Айдар үз ишегалларында шау чәчәккә батып утырган сирень куаклары тараткан хуш исне дә сизмәде, подъезд төбендәге утыргычта тезелешкән күрше әбиләрен дә күрмәде: аяклары аны өйгә, планшетына таба әйдәде. Лифтта менгәндә дә ул үзен планшетындагы уен каһарманы кебек хис итте: ул да бит миссияне үтәп бетергәч, яңа дәрәҗәгә күтәрелә. Ә Айдарларның фатиры җиденче катта, димәк, ул җиде уенда җиңгән батыр булып чыга!
Фатир ачкычын эзләп, портфелендә актарынганда ишек кинәт ачылып китте. Әнисен күреп, Айдар аптыраудан телсез калды.
− Кайттыңмы, улым, әйдә, сине генә көтәбез, әтиең дә өйдә, − диде әнисе, аны аркасыннан сөеп.
Айдар аларны өйдә күреп бер дә сөенмәде, болай булгач, корган планы җимерелә бит әле аның.
− Без әниең белән уйладык-уйладык та, сине җәй буена авылга кайтарырга булдык әле, − әтисе шулай дигәч, Айдар еларга җитеште.
− Борчылма, улым, − әнисе аның тулышуын үзенчә аңлады, − без кайтып йөрербез, сагынырга да өлгермәссең.
− Казаннан авылга дүрт сәгатьлек юл, һәр атнаны булмаса да, айга бер-ике тапкыр яныңа кайтырбыз, − әтисе дә аны үзенчә тынычландырырга кереште.
− Бабаең, ниһаять, пенсиягә чыкты, аңа да иптәш кирәк. Аннан, ял да итеп килерсең бу планшетларыңнан...
Шулай диюгә, Айдарны корт чактымыни, ул сискәнеп куйды:
− Юк, авылга кайтасым килми, монда калам! – диде.
− Улым, без әниең белән көне буе эштә, күңелсезләнерсең. Авылда бабаң белән балыкка барырсың, урамда малайлар белән уйнарсың, бик рәхәт булыр!
− Үзеңә тәмле әйберләрне күп итеп кайтарырбыз, яңа уенчыклар алырбыз...
Айдар бирешергә теләмәде, тик әтисе белән әнисе яңадан-яңа уенчыклар вәгъдә иткәч, ахыр чиктә, авылдан килүгә айфон алып бирәбез дигәч, сынды:
− Ярар, кайтам, тик планшетны да алып кайтам! Интернетыма дигән акчаны күп итеп салыгыз!

Әтисе белән әнисе бер-берсенә карашты, әмма башка чара юк иде, ризалаштылар. Шул көнне үк алар авылга кузгалды. Айдарның кәефе күзгә күренеп яхшырды: дүрт сәгать буе машинада планшет уйнаган өчен дә сүкмәделәр аны, өстәвенә тиздән, бик тиздән айфонлы да булачак бит ул!
Айдарны бабай белән әбигә тапшыру бик җитди төсмер алды. Әнисе бер капчык даруларны әбисенә кат-кат аңлатып, һәммәсен күрсәтә-күрсәтә бирде:
− Айдарның башы еш авырта, менә монысы шуның өчен. Ашказаны белән интегә, бу даруны ашаганга кадәр ярты сәгать кала эчертерсең, әнә тегесен ашаганнан соң каптырырсың. Хәле китә торган гадәте бар, бу витаминнарны язылган тәртиптә кабул итәргә кирәк...
Бу кадәр даруларны гомерендә дә күрмәгән бабай белән әби тәмам буталышып бетте, ахыр чиктә, бер дәфтәр тутырып һәммәсенең тәртибен язып чыгарга туры килде.
− Кхм, − бабасы тамагын кырды, − бу бала дарудан башка тагын нәрсә дә булса ашыймы соң?
Шул сүзне генә көткәндәй, әнисе тәмам җанланып китте:
− Һай, әйтергә дә онытканмын бит: иртән какао эчә, аннан аз гына йогурт кабып куя. Менә болары шоколадлар – ул шундыйларны гына ашый. Ит яратмый инде ул безнең, ашка да исе китми, балыктан укшый, бәрәңгене күралмый, шул кибеткә еш йөрергә туры килер инде...
Бабай бер планшетын кочаклап утырган оныгына, бер аның әнисенә – үзенең кызына карады, әмма берни дә аңламады. Аңа бакчадагы чүпләрне утарга, печән кертешергә, көтүгә чыгарга иптәш, яңа койма тотарга ярдәмче кирәк иде, ә монда...
Икенче көнне әниләре Казанга кузгалды. Китәр алдыннан Айдарның әле бер битеннән, әле икенчесеннән үбеп, бик озаклап кочаклаган әнисенең күзеннән яшьләр бәреп чыкты:
− Беренче тапкыр үзен генә калдырабыз, еласа, шалтыратыгыз, шундук кайтып җитәрбез, − диде ул, әтисе белән әнисенә карап.
− Бала елаган саен кайта башласаң тагын! Атлаган саен кайтып йөрмәгез. − Бабай кияве белән кул биреште дә кызы утырган якның ишеген шапылдатып япты.
Машина урам тузаннарын тузгытып, күздән югалды. Айдар сөенеченнән өйгә йөгереп керде дә тизрәк планшетын кулына алды. Көне буе уйнады малай, урамга чыгып та карамады. Хәер, бер тапкыр ишгеалдына чыгып кергән икән: анда да кикриген шәбәртеп йөргән әтәчне фотога төшереп, инстаграмга шул фотоны элде. Шулай итеп йөзләгән лайк җыйды.
Бабасы белән әбисе яныннан әллә ничә тапкыр үтеп китте, аларга игътибар да бирмәде. Әнисе аңа бер капчык тәм-том калдырган иде, уйнаган җиреннән генә шуларны капкалады. Аңа дип салынган аш суынды, яңа сауган сөт мәчене куандырды. Ул көнне Айдар планшетын күкрәгенә кочкан килеш йоклап та китте.
Икенче көнне Айдар кояш инде тәмам күтәрелеп, баш очыннан карый башлаганда гына күзен ачты. Аның ачы тавышыннан бабасы белән әбисе котлары очып, аздан гына йөрәксез калмады.
− Кайда минем планшетым?! Кайсыгыз алды?!
Бабасы белән әбисе Айдарның караваты янында әвәрә килде. Бабасы, тезләрен шартлатып чүгәләде дә карават астында кармаланды. Әбисе урын-җирләрне кат-кат селекте. Әмма планшет беркайда да юк иде.
− Әти белән әнигә шалтыратыгыз! – дип еламсырады малай. – Яңаны алсыннар!
− Туктале, дөнья бетмәгән бит, улым, табылыр, − әбисе аның аркасыннан сөя-сөя тынычландырырга тырышты.
− Табыгыз! Алайса... Казанга китәм!
Шулчак аның елак тавышы бабасының калын тавышы эчендә күмелеп калды:
− Булды! Җитте! Син – егет кеше, елаудан тукта. Планшетың табылмаса, әбиең белән икәү яңаны алып бирербез.
Бабасыннан куркып калган малай, сулкылдап, борынын тартты:
− Бүген үк!
− Юк, бүген үк түгел. Яңа планшет өчен сиңа тырышырга туры киләчәк! Һәр яхшы эшең өчен сиңа миннән премия булачак! Көне буена бер тапкыр да еламадыңмы – премия! Әбиең пешергән һәр ризыкны ашап бетердеңме – премия! Бабаң кушкан һәр эшне үтәдеңме – премия! Менә шулай!
Айдар бабасының кырыслыгыннан куркып калды хәтта. Аның килешми чарасы юк иде.
− Яхшы эшләрне күбрәк эшләп, күбрәк премия аласың икән, димәк, тизрәк яңа планшетлы да булырсың!

Шул көннән Айдар өчен өр-яңа тормыш башланды. Бабасы аны иртән-иртүк уята. Сикереп торган һәм шундук битен-кулын юган, әбисе табада пешергән йомырканы ял иттереп куйган өчен, аннары яңа сауган бер стакан сөтне эчеп бетергән өчен Айдарга премия эләгә. Аннан ул бабасына ияреп урамга чыгып китә, бергәләшеп яңа койма тоталар. Көндезге ашны тагын бер тәлинкә өстәп салдырган өчен Айдар икеләтә байый. Кич сыерны көтүдән каршылаган, аңа печән салган, урамда малайлар белән уйнаган Айдарның кесәсе күзгә күренеп калыная башлады. Кич белән ул акчаларны кат-кат саный, әмма яңа планшет алганчы шактый тырышасы бар шул әле.
Бабасы көннән-көн премиянең яңа төрен уйлап чыгара: бакча артындагы күлдән балык тотып кайткан, шул күлдә йөзәргә өйрәнгән, бакчадагы чүпне утаган, почта тартмасыннан гәҗит алып кайткан, көтүгә чыккан, җиләк җыйган, хәтта бабасының иске тальянында көй чыгарган өчен – барчасы өчен дә Айдарга премия эләгә. Бабасы әле турник та ясап куйды. Баштагы мәлдә аз гына да асылынып тора алмаган Айдар, ниһаять, атна-ун көн изалана торгач, ике-өч мәртәбә тартыла башлады. Күбрәк тартылган саен планшетка ара якыная бара.
Беренче вакытларда Айдар бик нык арый, аяк-куллары авыртып интектерә иде, хәзер исә көче артканын үзе дә сизә. Күрше малайлары белән йөгерешкәндә дә артта калмый, велосипедта куышканда узып та китә әле. Түр бүлмәдә эленеп торган көзге яныннан узып киткәндә дә мускулларының кабарынып китүе, җилкәләренең тураюы күзенә чагылып кала.
Җәйнең узганы сизелмәде дә. Айга бер-ике урап китәбез дигән әтисе белән әнисе август ахырында гына кайтып керде.
− Үләм, улым каралып беткән, зуп-зур булган! – әнисе машина туктар-туктамас сикереп төште дә Айдарны кочаклап алды. – Танып та булмый.
−О-һо! – диде әтисе аның кулын кат-кат кысып. – Нинди көчлегә әйләнгән!
−Турникта тартылып күрсәт әле әтиеңә, − бабасы Айдарга яратып күз кысты.
Бакчага керделәр. Турникка җитез генә сикереп асылынды да, малай күтәрелә дә башлады.
− Бер, ике, өч... ун! – әтисе белән әнисе шаккатып санадылар.
Аларның гаҗәпләнүдән авызлары ачык иде. Өйгә керү белән, бабасы аларга бер капчык даруны тоттырды:
− Кызым, боларны ташлыйсың гынамы соң? Без боларны эчертеп тормадык инде...
− Үләм, башыңның сызлауларына ничек түздең, балам? Эчең кисеп-кисеп авырткандыр?
Ул арада әбисе аңа кайтарган вакытта калдырган бер капчык тәм-томны сузды:
− Бозылганнардыр инде болар, Айдарның аларга исе китмәде никтер...
Әтисе белән әнисе, шаккатып, бер-берсенә карашты. Әмма аларны иң гаҗәпләндергәне саубуллашканда булды. Машинага утырышыр алдыннан, өйдән кош тоткандай сөенеп әбиләре йөгереп чыкты:
−Улым, таптым бит, табылды бит теге уенчыгың. Аның кулында планшет иде. Малай аны исе китмичә генә кулына алды.
Ул әбисен кочаклап үпте:
− Әби, син пешергән тәмле ризыклар беркайда да юк, − дигәч, анысы яулык чите белән күз яшен сөртергә кереште. Аннан ул бабасын кочаклады, кат-кат җилкәдән кагыштылар. Айдар аңа зур гына кәгазь төргәк сузды.
− Нәрсә бу, улым? – дип сорады бабасы, аптырап.
− Премия бу, бабай...
− Нинди премия? – бабасы кәгазь төргәкне чиште. – Болар бит мин сиңа биргән акчалар?!
− Әйе, бабай. Мине планшеттан аерган өчен рәхмәт сиңа! Казанга кайту белән йөзү түгәрәгенә, футбол секциясенә, музыка мәктәбенә йөри башлыйм. Хәзер мин барысын да булдырам! Шуның өчен миннән сиңа премия!
Машина кузгалды да кинәт туктады, арткы ишек тәрәзәсеннән Айдарның башы күренде:
− Киләсе елга да сезнең янга кайтам. Премиягә дигән эшләрне күп итеп әзерләп куегыз!
Бабасы белән әбисе елмаешып баш какты. Айдар җәй буе чүбен уташкан, казышкан яшелчә, җиләк-җимешләр белән шыплап тулган машина Казан ягына юл алды...

Влада Семенова рәсемнәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев