Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Рабит Батулла

Рабит Батулла (Роберт Мөхлис улы Батуллин)

Рабит Батулла (Роберт Мөхлис улы Батуллин) 1938 елның 26 мартында Татарстан АССРның Зәй районы Түбән Олоҗы авылында укытучы гаиләсендә туа. 1955 елда Биш Авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел шул районның Кадер авылындагы җидееллык мәктәптә балалар укыта.
1956-1961 елларда Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый, аны тәмамлагач,
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә җибәрелеп, ике ел актер хезмәтендә
була, бер үк вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә. 1963-1965 елларда Казан Курчак
театрында һәм Казан телевидение студиясенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә режиссер булып эшли. 1965 елның көзендә Татарстан Мәдәният министрлыгы аны Мәскәүгә Театр институты каршындагы бер еллык Югары режиссерлык курсларына укырга җибәрә. Аны тәмамлап кайткач,
Р. Батулла ун елга якын башта Казан Курчак театрында, соңыннан Казан мәдәният институтында режиссер-педагог һәм Курчак театрында баш режиссер була. 1977-1979 елларда ул яна Мәскәүдә: М. Горький исемендәге әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Курсларны
тамамлап кайткач, театр училищесында укыта.
Р. Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, маҗаралы әкиятләре, шулай ук юмор-сатира жанрындагы язмалары, инсценировкалары, бер пәрдәле пьесалары, сценарийлары көндәлек матбугатта, телевидение экранында һәм Курчак театры сәхнәсендә алтмышынчы еллардан күренә башлый. 1966 елда беренче китабы – «Исемем минем Дүрткүз» дип аталган маҗаралы повесть-әкияте басылып чыга. Хәзерге вакытта ул – дистәләгән китап авторы. Боларның күпчелеге балаларга адресланган булып, әсәрләрендә язучы туган җирне, табигатьне ярату, аны кадерләү, кош-кортларга, хайван-җәнлекләргә миһербанлы булу, аларны киләчәк өчен саклау һәм бу юлда үз-үзеңне аямыйча көрәшү кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрә һәм шундый сыйфатларны нәни укучыларына үтемле итеп, кызыклы әдәби персонажлар һәм маҗаралы вакыйгалар аша сеңдерергә тырыша. «Куян баласы Наян» (1966), «Курай уйный бер малай» (1970), «Үлемсез егет» (1969), «Тычкан баласы Чикыл» (1970), «Йолдызлар һаман исән» (1969), «Гөлчәһрә» (1972), «Ташсуар патша» (1972), «Карачкы Каратай» (1972) кебек повесть-әкиятләре Р. Батулланың әкият жанрында уңышлы иҗади эзләнүләренә мисал була алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев