Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Резеда Вәлиева

Резеда Вәлиева 1930 нчы елның 1 нче маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында туа. 1947 нче елда Каратаулы мәктәбен тәмамлый, аннан соң Казан дәүләт университетында укый. Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә мөхәррир булып эшли. Резеда апа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Шигырьләре матбугатта узган гасырның илленче елларында күренә башлый. Тәүге җыентыгы («Минем дусларым») 1960 елда басыла. Барлыгы балалар өчен ике дистәдән артык китабы басылып чыга. Әдибә русчадан да күп әсәрләр тәрҗемә итә.

Балачак әдипләре

Иң матур җир
– Кояш, Кояш,
Син биектә,
Бар дөньяны күрәсең,
Әйтче,
Иң матур җир кайда?
Син бит инде беләсең.
– Әйе, – диде Кояш, – беләм,
Мин әйтәм,
Тыңлап кара,
Иң матур җир – Туган җир ул,
Онытма моны, бала!

Тургай
Тургай таңда уянды,
Бер талпынып куанды.
Тирә-ягы – иркен кыр,
Күңелендә – татлы җыр.
Ә җырында – туган як,
Алтын бодай үскән чак,
Энҗе-чыклар төшкән чак,
Йомшак җилләр искән чак,
Чиксез гүзәл туган як.
Алтындай кыр өстендә,
Зәңгәрсу нур эчендә,
Тургай оча уйнаклап.
Күңелле бер чыңлау булып,
Канатлы кыңгырау булып,
Җыры яңгырый еракка...

Урманда бәйрәм булган
Урманда бәйрәм булган,
Җәнлекләр концерт куйган.
Аюбай гармун тапкан,
Сандугачны җырлаткан.
Бүре барабан каккан,
Куян курай уйнаткан.
Тик карга аптыраткан,
Һич оялып тормаган:
«Кар!» да «Кар!» дип «җырлаган».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев