Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

"Сабантуй" әдипләре: Алмаз Гыймадиев

Балалар язучысы һәм журналист Алмаз Гыймадиев.Алмаз Марс улы Гыймадиев 1972 елның 20 июлендә Биектау районының Зур Битаман авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1988 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң...


 

Балалар язучысы һәм журналист Алмаз Гыймадиев.


Алмаз Марс улы Гыймадиев 1972 елның 20 июлендә Биектау районының Зур Битаман авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1988 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының  татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга керә. Студент чагыннан ук “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй” журналы) балалар һәм үсмерләр газетасында эшли башлый. 1996-1997 елларда  - Әтнә районы хакимиятендә мәдәният бүлеге мөдире, 1997-2014 елларда – “Казан утлары” журналында җаваплы сәркәтип, бүгенге көндә “Акчарлак” республика газетасының баш мөхәррире.
Узган гасырның 90 елларыннан башлап, Алмаз Гыймадиев балалар һәм яшүсмерләр өчен язган хикәяләре, повестьларе республика газет – журналларында даими төстә басылып килә. Беренче юмористик хикәяләр җыентыгы  - “Күңелле тәнәфес” – Татарстан китап нәшриятында 1997 елда дөнья күрә. Соңрак, “Хуш, Тамчыгөл!”, “Ниязның рекордлар китабы”, “Без андый малай түгел”, “Телефонлы кәҗә”, “Шоколадлы тәнәфес” исемле хикәя һәм повестьлар җыентыклары басылып чыга.
Балар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен, Алмаз Гыймадиев 2001 елда Шәйхи Маннур исемендәге премия, 2007 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемедәге премия белән бүләкләнә.
1995 елдан – Татарстан Журналистлар берлеге, 1998 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзазы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев