Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

"Серле яфраклар" /Хикәя/

Айгөл бүген икеле алды. Өйләренә авызын турсайтып кайтып керде. Аш  бүлмәсендә йөргән әбисе аңа сораулы карашын төбәде:– Ни булды, кызым? Әллә берәр күңелсезлек бармы?– Әй, тагын икеле куйдылар!– Алай...


Айгөл бүген икеле алды. Өйләренә авызын турсайтып кайтып керде. Аш  бүлмәсендә йөргән әбисе аңа сораулы карашын төбәде:


– Ни булды, кызым? Әллә берәр күңелсезлек бармы?


– Әй, тагын икеле куйдылар!


– Алай икән. Йә, ярый, ач кеше ачулы була ул. Кулларыңны юып ал да, ашарга утыр. Калганын яңадан сөйләшербез.


Дөрес әйткән икән әбисе. Чынлап та, кабак бәлешен ашап, мәтрүшкәле чәйләр эчкәч, Айгөл тынычлангандай булды. Табак-савытларны җыештырып, алар икәүләп залга чыктылар.


– Йә, сөйләп җибәр хәзер, нәрсәдән икеле алдың инде, кызым?


– Рус теленнән, әби. Өй эшен эшләмәгән идем.


– Алайса, кызым, сиңа икелене куймаганнар, үзең алгансың булып чыга.


– Яратмыйм мин укырга, әбием, яратмыйм. Көн дә бер үк нәрсә, тыңла да сөйлә, тыңла да сөйлә, шул булдымы уку?! Һич кызыгын күрмим.


– Уку– энә белән кое казу, кызым. Кызык булсын өчен күп нәрсәгә төшенергә, көннекен-көнгә укып, кабатлап барырга кирәк аның.


Бик сабыр Айгөлнең әбисе. Тиргәми дә, тыныч кына итеп оялта да куя Айгөлне. Хәтта әти-әнисеннән дә алай шөрләми Айгөл. Ә үзе әбисен шулкадәр ярата!


Айгөлнең күзе өстәлдә яткан бәйләмгә төште. Бик матур җепләрдән әбисе кофта бәйли башлаган икән. Моңарчы гел оекбаш, бияләй генә бәйли торган иде. Кырында бер журнал  ята.


– Әби, син ни бәйлисең ул? – дип сорады Айгөл гаҗәпләнеп.


– Сиңа дип кофта башладым әле, кызым.


– Синең бит кофта бәйләгәнең юк иде?


– Юк иде дә, өйрәним әле дидем. Әнә бик яхшылап аңлатып язганнар, шуны укып өйрәнәм әкренләп. Үскән кызым матур итеп йөрсен дим. Әниеңнең бәйләм тотарга вакыты юк. Эштән кайтып керә дә алмый.


Айгөлгә кыен булып китте. Җиденче дистәсен тутырырга барган әбисе журнал укып бәйләргә өйрәнә. Ә ул китапка язылганны укып чыгарга  да иренә.


– Әби, мин бераз ятып торыйм әле булмаса, – диде Айгөл күңелсез генә.


– Бар, бар, бераз ял ит. Яңадан дәресләреңә утырырсың, кызым. Ул икелене төзәтми ярамас.


Әллә аруы җиткән, әллә йокысы килгән, яту белән йоклап та китте...


Иртән иртүк уянды Айгөл. Тиз генә торып, юынды да, әбисе пешергән коймаклар белән чәй эчте. Кичтән җиләккә барырга сөйләшкәннәр иде, соңга калырга ярамый. Әбисе чебешләр ашатып өйгә кереп бара иде. Айгөлне күргәч, аптырады:


– Кая җыендың болай кара таңнан? Әниең белән әтиең дә яңа гына киттеләр бит эшкә?


– Әбием, мин җиләккә! Кызлар белән сөйләштек.


Әбисе берара дәшми торды, аннары:


– Уңган юлга чыгыгыз инде алайса, бәбкәйләрем, сак булыгыз. Аерым-аерым йөрмәгез берүк. Аерылганны – аю, бүленгәнне бүре ашый дигәннәр. Бер-берегезне ташламагыз, яме, – диде.


– Борчылма, әбием! Бар да син әйткәнчә булыр, мин очтым.


Йөгерә-йөгерә капкадан чыгып киткән оныгына әбисе яратып карап калды.


– И Ходаем! Үзең сакла, дошманнарның күзен капла. Исән-сау гына йөреп кайтсыннар, балакайларым, – дип сөйләнә-сөйләнә Хәлимә әби дога кылды.


Гөлшатның әнисе ишегалдында йөри. Капкада Айгөл күренгәч, аптырап китте. Гөлшат җиләккә бару турында әнисенә әйтеп куймаган, үзе йокыдан да тормаган.


– Уятып, тормагыз, Зәлифә апа, йокласын. Без Лилия белән генә барырбыз, мөгаен,– диде Айгөл.


Лилия торган, чәй эчеп утыра иде.


– Әниләр шәһәргә китте бүген, энемне карарга кеше юк, Айгөл. Бармыйк бүгенгә,– диде ул да.


– Ярый, алайса, мин дә кайтып киттем.


Тик Лилияләрдән чыккач, Айгөл урманга таба борылды. Ахирәтләренә ачуы кабарды. Бар инде мондый дуслар белән урманга! Ачуын басарга тырышып, ашыга-ашыга атлады. Менә җиләкле аланга да килеп җитте. Ни гаҗәп, ник бер җиләк булсын. Айгөл эчкәрәк атлады. Берзаман яп-якты аланга килеп чыкты. Алан уртасында биек агач. Шул агачтан төрле якка күзне камаштырып нурлар сибелә. Агачның яфраклары төрле төстә, үзләре ялтырый.


-Бәй, көз түгел ләбаса, нишләп мондый соң агач яфраклары,– дип сөйләнде Айгөл үзалдына.


 Якынрак килде. Агач каенга да, наратка да, усакка да охшаган, тик нинди агач икәнен тәгаен генә әйтеп булмый.


Айгөл чаган яфрагына охшаш бер яфрак өзеп алды да аптырап китте. Яфракка “Иле барның – теле бар”,– дип алтын хәрефләр белән язылган иде. Икенче ягын әйләндерде. “Тырышкан табар– ташка кадак кагар”, – дигән мәкаль укыды. Бәй, шәп булды бит бу, ә! Әдәбият дәресендә Гөлфинур апасы:


– Галимова, тәмам ялкауландың. Туган телеңдә ике мәкаль дә белмисең!– дип әрләгән иде.


Менә хәзер тыңлап карасын әле Айгөлне. Уку елының беренче көнендә үк менә чатнатып әйтеп бирер. Айгөл яфракны кәрзиненә салды. Каен яфрагын хәтерләткән икенче яфракка  үрелде. “Кушылучыларның урыннарын алыштырудан сумма үзгәрми”, – дип язылган иде анда. Әһә! шулаймы! Соңгы контроль эштә Самат абыйсы:


– Галимова, 359-га 276-ны кушсаң да, 276-га 359-ны кушсаң да бер үк җавап чыга. Син нәрсә яздың монда? Башлангыч сыйныф материалын да белмисең! – дигән иде.


Менә хәзер белде Айгөл. Уку башлансын гына, Самат абыйсының каршысына басып дөп-дөрес итеп әйтеп бирер, шаккатып торсын әле!  Усак яфрагына  үрелде кызыкай. “НЕ с глаголами пишется раздельно почти ВСЕГДА, кроме...” дигән юлларны укыды. Бу кагыйдәне онытып җибәрә Айгөл. Яфрак исенә төшерер хәзер. Монысын да кәрзингә салды. Нарат ылысына охшаш яфракта “2015 нче елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгелибез”,– дигән җөмләне укыды. Дәрестә Айгөл 69 дигәч, ачуланган иде тарих укытучысы:


– Сез матур, якты мәктәпләрдә укысын, тыныч тормышта яшәсен өчен миллионларча кеше корбан булган. Ә сез шушы даталарда да ялгышасыз,– дип, утлы табага бастырган иде. Моннан ары ялгышмас Айгөл. Дөрес итеп әйтер, онытса, яфрагын алып карар.  Бу яфрак та кәрзингә төшеп ятты. Химия, физика, география дәресләре өчен дә кирәкле яфракларны җыйды кызыкай. Ниһаять, кәрзине тулды. Ә агачтагы яфраклар кимеп тә карамый, киресенчә, Айгөл өзгәннәре урынына яңалары чыга тора. “Тукта, кайтып бушатыйм да тагын килермен, кызларга да дәшим, аларның белмәгәннәре байтак бит”, – дип уйлады Айгөл нурлы агачка карап...


– Кызым, Айгөлем, тор инде. Хәтсез йокладың. Икенде белән ахшам арасында йокламыйлар, башың авыртыр.


Айгөл күзләрен ачты. Төш кенә күргән икән бит. Ә нинди рәхәт төш иде!


– Әби, әби,– диде ул  ашыгып.  – Тыңла әле, төшемне, тыңла.


– Айгөл түкми-чәчми әбисенә төшен сөйләп бирде. Әбисе аның аркасыннан сөйде:


– Кызым, бик хикмәтле төш күргәнсең бит. Агач яфраклары, кызым, китап битләре. Алар төрле төстә, төрле нурлар сибә дисең. Төрле фәннәр алар, кызым. Барысы да нинди дә булса яңалык, гыйлем бирә. Аларны өйрәнгән кеше белемле була. Белемле кешенең барыр юлы ачык, якты һәм нурлы, кызым. Алган саен яфрак урынына яфрак үсә дисең. Бусы инде белемне күпме алсаң да, ул бетми, яңалары барлыкка килә дигән сүз. Ә яктылык сибүче агач – китап була инде. Яфракларны җыеп яхшы иткәнсең, син белем җыйгансың, кызым...


Айгөл хәйран калып тыңлады әбисен. Бәй, нишләп әле ул “икеле” алырга тиеш? Яфракларны ничек тиз җыйды бит, китапны да укый алыр. Әйе, әйе, курыкмыйча урманга да  берүзе барды бит төшендә. Ул булдыра алачак!


Айгөл әбисен кочаклап калды:


– Әбием, рәхмәт төшемне юравыңа. Мин башкача бервакытта да “икеле” алмаячакмын! Сүз бирәм, әбием! Мин китап белән дуслашам!



Лиана Вәликаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев