«Татармультфильм» беренчелекне бирми: Шүрәле клибы - иң яхшысы /видео/

Сезнең балагыз әле һаман да чит илдә җитештерелгән мультикларны үз итәме? Баксаң, инде үзебезнекеләр ясаганнарына ияләштерә башларга вакыт икән. Әнә, Татарстан мультфильмнары Россия фестивальләрендә катнаша һәм җиңү яулый.
«Татармультфильм» студиясендә ясалган «Туган урман» музыкаль клибы иң яхшы музыкаль клип, дип табылган. Аңа XXII Россия анимацион киносы ачык фестиваленең жюри әгъзалары шундый бәя биргән.
Безнең республикада ясалган әлеге клип 2014–2016 еллар нәтитиҗәсендә шундый бәя алган. Өч минутлык анимацион роликта Шүрәле үзенең туган урманы, яшәгән урынына булган мәхәббәте турында җырлый.
«Татармультфильм» клибы 100 анимацион эшне уздыра. Шунысын да әйтик, безнең республика белән беррәттән җиңүче исеменә БДБ, Европа, Америка илләре вәкилләре дә ярышкан була. Тик безнекеләр башкаларга беренчелекне бирми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.