Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Татарстан турында шигырьләр

ТАССРга - 100 ел

ТАТАРСТАН

Ренат ХАРИС

Татар иле Татарстан,

Син яңадан калыктың.

Син - рухы, көче, намусы

Татар дигән халыкның.

 

Күп илләрдән калыштың син,

Күрдең алар узганны...

Әкрен генә күмә барды

Сине тарих тузаны.

 

Һәм син яңадан калыктың!

Иртә чыктылар ясин...

Әй, Бөек Болгар оныгы,

Тарихлы да, яшь тә син.

 

Көчле дә син, җитез дә син –

Атлан акбүз атыңа

Һәм куа чык алга киткән

Ил-дәүләтләр артыннан!

 

Яшелле, аклы, кызыллы

Әлемең җилфердәсен,-

Әй, Казан ханлыгы улы,

Тарихлы да, яшь тә син!

 

Олпат та син, горур да син,

Ниятең пакьдин пакьтер -

Син шатлыктан елый белгән

Баһадир кебек матур!

 

Татар иле Татарстан,

Син яңадан калыктың;

Син - рухы, көче, намусы

Татар дигән халыкның!

 

 

БАЛКЫП ЯШӘ, ТАТАРСТАН!

Хәнәфи БӘДИГЫЙ

 

Саумы, туган җирем!

Саумы, Казан, гүзәл башкала!

Һәр яңа көн иркен Идел-йортта

Дуслык җыры белән башлана!

 

Татарстан!

Сабантуйлар иле!

Тукай, Сәйдәш, Җәлил Ватаны!

Якты нурлар сибеп, балкып торсын

Илебезнең матур, ал таңы!

 

Татарстан!

Республикам минем!

Тынычлык һәм дуслык бакчасы!

Казан, Чаллы, Әлмәт, Арчаларың,

Авылларың ямьле барчасы!

 

Татарстан!

Нинди горур исем!

Яңгырыйсың матур җыр кебек!

Дөнья мәйданында даннар яулап,

Мәңге яшә шаулап, гөр килеп!

 

Татарстан!

Туган җирем минем!

Бәхет-шатлыкларның ал таңы!

Ай-кояштай сүнми, балкып яшә,

Халкыбызның данлы Ватаны!

 

 

КАЗАН - БЕЗНЕҢ ГАЗИЗ БАШКАЛАБЫЗ

Лена ШАГЫЙРЬҖАН

 

Сиңа атап шигырь чыгарабыз,

Сиңа атап җырлар башкарабыз.

Син бит үзебезнең Үзәк-бәгырь,

Мәңге яшә, Казан - башкалабыз!

 

Заманында иңләп-буйлап Җирне,

Урман, суын, һаваларын гизеп,

Кая гына барып чыкмый идек,

Татарларның бөеклеген белеп...

 

Без татарлар бергә тарих кичеп,

Гыйбрәт алдык бик күп нәрсәләрдән.

Таркалмаслык ныклык кирәк икән,

Таран белән китереп бәрсәләр дә...

 

Без яуладык хокук - Туган җирдә

Яшәтергә Туган телебезне!

Борынгылык мөһерен сукканчы ук

Дөнья таныган иде инде безне...

 

Казан - татарларның хәләл бишеге,

Күпләр өчен рухи мәктәп тә ул.

Казан - безнең җырлы-сандугачлы

Моң бакчабыз, шигъри Мәккә дә ул!..

 

Без Казан дип шигырь чыгарабыз,

Без Казан дип җырлар башкарабыз.

Лондон, Париж - бөек пайтәхетләр,

Әмма

Казан безнең - милли башкалабыз,

Мәдәни һәм төрки башкалабыз!

 

 

ТАТАР ИЛЕ

Рифат СӘЛАХ

 

Син – шатлык та безнең,

Син – әрнү дә,

Сиңа булды бүген бер гасыр.

Татарларның бәхете дә булдың,

Сагышы да булдың, и ТАССР.

 

Күпме татар синнән читтә калды,

Чит итмәдең ләкин берсен дә.

Колач җитмәс иркен Татар иле,

Бу гүзәллек балкый бер синдә!

 

Башка җирдә телләр

Киселгәндә,

Ана теле сиңа сыенды.

Кочагыңа алып бар татарны

Өләшерсең әле җылыңны.

 

Ничә буын синдә туып-үскән...

Чал тарихка йөз ел аз әле.

Үткәннәрең белән киләчәкне

Нурга күмеп кенә яз әле.

 

Син үсәрсең, син ныгырсың әле,

Гасырларның ватып чикләрен.

Алтын Урда, Казан, Болгар илем –

Алары да синең үткәнең!

 

Син – дөньяның иң мәһабәт җире,

Син – алышта батыр арыслан!

Алда бөек меңьеллыклар көтсен,

Мәңге яшә, гүзәл Татарстан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев