Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Тубылгылылар тагын очрашты...

Чистай районында 1929–1989 елларда – нибары 60 ел гына яшәп калган татар авылы бар. Тубылгы дип атала ул. Бүгенге көндә җир йөзендә (28 ел!) булмаса да, шул авылда туып-үсеп, хәзер дөнья буйлап сибелг...

Чистай районында 1929–1989 елларда – нибары 60 ел гына яшәп калган татар авылы бар. Тубылгы дип атала ул. Бүгенге көндә җир йөзендә (28 ел!) булмаса да, шул авылда туып-үсеп, хәзер дөнья буйлап сибелгән кешеләрнең документларында гына һәм иң мөһиме… аларның хатирәләрендә яши ул. Ә иң сөендергәне һәм гаҗәпләндергәне шул – авыл халкы туган авылын, туган нигезен онытмый, әби-бабаларының каберләрен ташламый, елына бер булса да кайтып, зиярәтне җыештырып, нәсел рухларына догалар кылып, Сабан туе оештырып, уйнап-җырлап киләләр.

Бу шимбәдә тагын җыелыштылар тубылгылылар. Балалары, оныклары белән кайткан иде алар. Сабан туе уеннары җыр-моңга үрелеп барды. Бер-берсен күрми торган авылдашлар, тагын бер кат очрашып, кочаклашып-елашып, бер-берсенең хәлен белештеләр.
Бу күренеш – татар авылының торак пункт булуы гына түгел, татар кешесе өчен иман, ана, җир-ана, туган тел кебек үк кадерле төшенчә булуын искәртә. Димәк, Тубылгы да авылдашларның канына сеңгән кадерле төшенчә, яшәү урынын алыштырганнан гына ул, кадерле булудан туктамый…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев