Урман букеты

Идрис Туктар
– Абыем, урман букеты күрәсең киләме синең?
– Кайда? Нинди букет?
Икенче сыйныфта укучы сеңлем Нурия, кулымнан тотып, мине урман ешлыгына әйдәде.
– Ул матурлыкны синең күргәнең бардыр инде, абыем, әйеме? Әйе, урман саргаеп, көзге матурлыгына күмелә башлаган икән шул.
– Сарыдан тыш башка төсләрне күрмисең дәме, абыем?
– Күрәм — алы да, кызыллары да бар.
– Юк, абыем, ул син әйткәнчә генә түгел әле. Әллә кайлардан ук күренеп, җәелеп утырган зур-зур урман букеты күзләреңә әле һаман ягылмыймы? Ә-ә-әнә. Ике зур чыршы алдындарак ич инде…
– Урман букеты? Аңламыйм…
– Әйдәле тизрәк ул букет янына, күрсәң, үзеңнең дә исең китәр.
Нурия әйткән урман букеты янына җитәрәк, икебез дә туктап, гаҗәпсенеп карап тордык: өч колачлы имән, төрле чәчәкләрдән җыелган гадәттән тыш зур һәм купшы букетны хәтерләтеп, кояш нурларына коенып утыра иде.
– Күрдеңме инде, абыем? Ай-яй яй!..
Әкрен генә җил исеп китте. Урман букетының яшел, сары, ал, саргылт-кызыл, күгелҗем яфраклары, лепер-лепер килеп, үзара әкрен генә сөйләшеп алдылар. Өзелеп, очып-очып төшкән яфраклары урман букетының тирә-ягын чуар келәмгә әйләндергәннәр. И матур да инде!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Кызара инде куралар Җәй – җиләк чоры. Кура җиләгеннән тәмле пирог та әзерик әле. Бу ризыкны бигрәк тә балалар үз итәчәк.
-
Ялкаулыкка каршы – 20 минут 20 минут җитә!
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.