Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Утлы йомырка

Абдулла Алиш

 

Абдулла Алиш

 

Безнең әбинең ак тавыгы бар. Ул көн дә кыткылдый-кыткылдый йомырка сала. Әби ак тавыгын бик ярата, аны төрле тәмле җимнәр белән сыйлый, ә йомыркаларын иләккә җыя бара. Ул иләктә ак тавыкның йомыркалары бик күп:

 

— Бер, ике, өч, дүрт... сигез, тугыз, ун...

 

Бер дә санап бетерерлек түгел... Ул йомыркаларның ничә икәнен әби үзе дә белми торгандыр әле...

 

Беркөнне әби, ах-вах итеп, ишектән килеп керде.

 

— Иләктә унбиш йомырка бар иде. Ундүрткә калган. Унбишенчесе утлы йомырка иде. Мин аны вакытлыча гына иләккә куеп торган идем. Эх, харап булдык,— ди әби.

 

Мин әйтәм: «Әллә ул янган?» — дим. Әби үзенекен сөйли:

 

— Күрше карчык биргән иде, берүк сакла, дигән иде. Менә хәзер югалган, ахрысы, кем дә булса берәү алган,— ди.

 

Мин бер сүз дә эндәшми торам. Ә әби минем күзләремә туп-туры карый. Алай текәлеп карагач, минем күзләрем оялалар.

 

Әби һаман-һаман сөйләнә:

 

— Башкасы булса бер хәл иде, утлы йомырка бит, утлы йомырка. Ә менә бит пожар чыгачак. Ул авылыбыздагы бөтен өйләрне яндырып бетерәчәк. Йомыркасы аның миңа берни түгел...

 

Минем колакларым ут кебек яна башладылар. Үземә дә әллә ничек эссе булып китте. Ахры, күргәндер.

 

— Әйтергәме, әйтмәскәме?

 

Әйтер идем — ул йомырканы мин сорамыйча алдым, әби орышыр. Әйтмәс идем — ул утлы йомырка белән кибет яначак. Бөтен авыл, безнең өй дә, Җәмилләр өе дә яначак.

 

Мин йодрыгым белән күзләремне уа башладым һәм:

 

— Әби, утлы йомырканы мин алган идем! — дип елап җибәрдем.

 

Әби әйтә:

 

— Харап булганбыз, әйт, кая куйдың? ди. Мин әйтәм:

— Җәмил белән кибеттән конфет алып ашадык.

Шунда ук әби каядыр чыгып йөгерде. Ахрысы, кибеткә киткәндер. Ә мин оялуымнан көн буе өйгә кайтмыйча йөрдем. Авыл өстендә бер нәни генә төтен күрсәм дә, куркып китәм. Ярый әле, морҗадан чыккан төтен була.

 

Пожар чыкмады. Кич белән генә өйгә кайтсам, әле һаман йокламаганнар. Барысы да өстәл тирәли тезелешеп чәй эчеп утыралар.

 

Сеңелем Гөлчирә:

 

— Әнә утлы йомырка кайтты! — дип көлә.

 

Ә башкалар көлмиләр. Мине чәй эчәргә чакыралар. Мин, песи кебек булып, бер кырыйга барып утырам. Әби көлә-көлә чәй ясый:

 

— Әй юләр, юләр, йомырканың утлы булганын кайчан күргәнең бар? Утлы булгач, аннан чебеш ничек чыксын? Тик зурлардан сорамыйча әйбергә тияргә генә ярамый,— ди.

 

Ә мин тагын кып-кызыл булам. Нигә сөйли торгандыр бу әби. Әйтерсең инде аны хәзер мин белмим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев